Үлем хәлендәге почталар

Соңгы елларда почталарның аяныч хәлдә калулары турында сөйләп тә, язып та торалар. Почталарда эшләргә килүчеләр юк, булганнары да китәргә мәҗбүр, ни өчен дигәндә, аларның хезмәт хаклары бик түбән. Бер туганыбызның кызы, авылдан килеп, почта хезмәтендә эшләр өчен укып, урнашып эшли башлаган иде. Хезмәт хакы 25 мең генә түләнә икән. Аның вазыйфасына кермәгән грузчик эшләрен дә башкарасы була, ди. Шул дәрәҗәдәге түбән хезмәт хакының фатирга түләргә дә җитмәгәне күренеп тора. Билгеле, укып алган белгечлеге буенча эшли алмыйча, ул эштән китәргә мәҗбүр булды. 

Казан шәһәренең Гвардия урамындагы 73нче почта бүлегендә соңгы вакытта кайсы көндә керсәң дә: «Бүген бер генә оператор хезмәт күрсәтә, тудырылган уңайсызлык өчен гафу үтенәбез» дигән язуны укырга туры килә. Клиентларга хезмәт күрсәтүче дүрт бүлек булса да, соңгы вакытта бер генә оператор эшләгәне күренә. Чиратта торучыларның күбесе таякка таянган өлкән яшьтәге әби-бабайлар. Транспорт карталарына акча күчерергә килүчеләрне кабул итәр өчен бер минут вакыт җитә дияргә була. Ләкин йомышлар арасында төрлеләре бар. Паспорт белән башкарыла торган эшләргә күп вакыт китә. Шул сәбәпле, сәгатьләр буе чиратта басып торасы. Утырып торыр өчен өч кенә урындык куелган. Элеккеге елларда урындыклар торган җирдә кибет товарлары сату өчен шкафлар куелган. Элемтә бүлеге кибет түгелдер бит инде? Мондагы товарны сатып алган кешене күргәнем юк. Алардан башка да йорт саен диярлек кибет эшләп торганда, почталарга кибеттә булганны китереп тутыру мәгънәсезлек кебек күренә. 

Шул ук почта бүлегендә примерочный бүлмәсе дә ясап куелган. Анда утырып торырга урын бар икән, мин шунда кереп утырып тордым. Монысы нинди ният белән куелгандыр, әллә анда кием-салымнар да сатмакчы булалармы, дип аптырадым. 

Почта җитәкчесен чакыртып чыгарып, өлкән яшьтәге кешеләр басып торалар, нишләп урындыклар куймыйсыз, дигән сорауга: «Урындыклар юк», – диде. «Нигә бер генә оператор эшли?» – дигәч: «Эшләргә кеше юк», – дип җавап бирде бу ханым. Бердәнбер оператор да эштән китсә, почтасыз калмабызмы икән дип уйландыра башлады. 

Үзләренең җитәкчеләре тарафыннан шундый аяныч хәлдә калдырылган почта мөдиренә карата авыр сүз әйтәсем килми. Киресенчә, аны кызганып та куйдым әле. Башка урыннардагы почталарның да хәле мактанырлык түгел. Бигрәк тә авыл җирләрендәге почталарның ябылуы турында ишетеп торабыз. Почталар рәтләп эшләмәгәч, гәҗит-журналларга язылучылар да бик нык кимеп бара.

Почталарда эшләүчеләр булмауның сәбәбе билгеле – хезмәт хаклары бик түбән. Ике-өч оператор эшлисе эшне берүзе башкаручы операторга аларның да хезмәт хакы түләнә микән андый вакытта?

Шул ук вакытта үз участогыбызда күп еллардан бирле эшләүче почтальоныбыз Екатерина ханым Шәмсетдиновага зур рәхмәтле булып калабыз. Яздырылган гәҗит-журналларыбыз бастырылган көнендә үк көндезге сәгать 12ләр тирәсендә безнең почта тартмаларына салынган була. Хезмәт хакы бик түбән булганга, ул өч участок эшен алып барырга мәҗбүр булуы турында әйткән иде. 

Хөкүмәтнең бер тармагы булган почта бүлекләренә карата игътибарсызлыкны ничек аңларга? Почта – колхоз түгел бит ул. Колхозларны таркаткан кебек, почталарны да таркатып булмый торгандыр бит инде? 

Рәфкать ИБРАҺИМ,

Казан шәһәре

Комментарии