- 23.12.2009
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2009, №51 (23 декабрь)
- Рубрика: Тормыш сулышы
Сынган кылыч, суынган көл – минем илем икән, Кабер ташында “үлгән тел” – минем телем икән. Гөлназ ВӘЛИЕВА.
Кышның зәмһәрир салкыннары булуга карамастан, алар Бауман урамына җыелды. Кулларында Татарстан аләме, кабер ташы рәсемнәре төшерелгән плакатлар, төрле шигарьләр… Күмелгән кабер өстенә ташны кайчан куялар? Ташларга “татар теле”, “суверенитет”, “татар мәктәбе”, “Татарстан Конституциясе”, “татар югары уку йорты” дип язылган иде. Милләтенә битараф булмаган кешегә бу плакатларны күрү авыр булгандыр дип уйлыйм. Шәхсән үзем битараф кала алмадым.
19 декабрьдә узган “Сыкрау маршы”на җыелган яшьләр күп түгел иде. Бәлки, көннең салкын булуы кемнедер өендә бикләнеп калырга мәҗбүр иткәндер, ә кемдер бөтенләй белми калгандыр… Ләкин пикетта кешенең аз булуы бүгенге хакыйкатьне ачып сала. 5 миллион татардан 9-10 кешегә генә кирәк микәнни ул тел? Татар –бүген халык түгел, ә кечкенә бер халыкчык булып күз алдына килеп баса. Әлеге “Сыкрау маршы”ның максаты яшьләр игътибарын милләт-тел проблемаларына җәлеп итү, битараф булмауга өндәү, татар мәктәпләрен ябуга, татар теле дәресләрен кыскартуга, милли университет булмауга, БДИ татар телендә тапшырылмауга ризасызлык белдерү иде. Шул исәптән милләт-тел проблемаларына битараф булмаган яшьләр барлыгын күрсәтү дә – төп максатларның берсе.
Әлеге пикетны оештыручы егет – “Азатлык” татар яшьләре берлеге рәисе Наил Татар ризасызлык белдерүне болай дип аңлатты:
– Соңгы ике ел эчендә Татарстанда 111 татар мәктәбе ябылды, ә бөтен Русия күләмендә караганда 2007 елда гына да 645 татар мәктәбен яптылар. Бу мәкерле эш әле дә дәвам итә. Татар теле дәресләре кыскартыла. Нәтиҗәдә, телгә ихтыяҗ кими һәм ул юкка чыгарга мөмкин. Шуңа күрә дә татар теле дип язылган кабер ташына сорау билгесе куйдык. Халкыбыз алга таба да тел-милләт проблемаларына битараф калса, ул символик таш плакатта гына калмаячак. Тел бетсә, милләт дә юкка чыгачак. Суверенитет һәм Конституциябезне югалттык, Милли университет булдырылмады. Татар, уйлан!
Наил әйткәннәр белән килешәсе килми. Танышларым белән гел татарча гына аралашкач, тел юкка чыгып барган төсле дә түгел. Дөрес, мәгариф системасы хәзер башка юл алды һәм хәзерге мәктәп 10 ел элек булганнан күпкә аерыла. Шуңа күрә, уйлана башласаң, сүзләрендә хаклык барлыгын аңлыйсың.
“Сыкрау маршы” Бауман, Чернышевский, Кремль урамнары буйлап Сөембикә манарасына кадәр хәрәкәт итмәкче иде, ләкин яшьләрне Кремль эченә кертмәделәр. Плакатлар белән керергә ярамый икән анда! Шимбәдә туристлар да бик күп булган. Алар каршында Казанны начар итеп күрсәтергә дә ярамый. Эзли башласаң, сәбәпләр күп инде ул.
– Наил, бу марш хакында башка матбугат чараларына да хәбәр итәсең калган, журналистлар халыкка бу турыда тәфсилләп сөйләр иде…
– Бик күп татар газеталарына әйттем, күп журналистларны чакырдым. Ләкин “Эфир” телеканалы, “Новая газета” һәм сездән башка бер журналист та килмәде. Юкса, иң беренче чиратта, алар битараф булмаска, халыкка аңлату эшен алып барырга тиеш.
Игътибар иткәнсездер, чыннан да, “Сыкрау маршы” хакында күп кенә матбугат чаралары дәшмәде. Сәбәп көннең салкын булуында гына микән?
Эльвира ФАТЫЙХОВА
Кризис файдасы
Аптыраттылар бит бу авыл кешесен кризис дип. Кая барсаң да шул сүз. Ләкин халык телендә ул бик начар әйбер. Нәрсә икәнен аңламыйлар, тик нидәндер курка авыл кешесе, нәрсәдән икәнен үзе дә белми. Кайберләре кассадагы саткан үгез акчасы янар дип, кайсысы авылда яшәү авырлаша, эш бетә дип хафалана. Мине шәхсән кризис түгел, ә халыкның аңа мөнәсәбәте гаҗәпләндерә. Шуның турыда уйлап йөри торгач, бер көнне Аллаһының бер хикмәтедер, бер кеше белән очраштым. Ул көнне район үзәгенә юл алдым. Минем белән авылыбыз аксакалы Нигъмәтулла бабай утырып барды. Район үзәгенә 25 чакрым. Сүз арты сүз чыгып, кризиска да килеп җиттек без. Үзем шәһәргә еш барганлыктан, андагы тормышны аз булса да күз алдыма китерәм.
– Халык эш урынында калу өчен ни генә эшләми, каян гына акча табып гаиләмне ашатыйм, ипотека кредитын ничек итеп түлим икән дип, шәһәрдәгеләр куркуга калды. Урынсыз берәр сүз ычкындырсаң, ник дәштем икән дисең! Нишләтте бу кризис безне? Ул я аяктан егачак, яки көтмәгән зур үзгәреш кертәчәк, – дип тезеп киттем.
Сөйләгән барлык сүзләрне дә күңел түренә кертеп, фикерләп бетергәч:
– Айрат, беләсеңме, ул кризис дигән әйбернең авыл кешесенә зыянга караганда файдалы яклары күбрәк кебек. Мисал өчен, үткән елның көз айларында кризис канатланып җәелә башлады. Кисәк ягулык, бензин бәясе төште. Бензин жәлләп бер мәртәбә район базарына бармаган кешеләр район үзәгеннән кайтып кермәде. Төзим дигән кешегә төзү материалларының бәясе төште, кирпеч кенә ничә сумга арзанайды бит, хет лапасыңны кирпечтән сал. Шәһәр халкы эш бетә дип куркып яткан вакытта авыл кешесе бер дә аптырап калмый. Теләге булган кешегә авыл җирендә эш бетми ул. Әле шушы кризис чорында гына дәүләт, авыл кешесенең хәленә кереп, 58 мең сум акча бирә. Халык шул акча бәрабәренә шәхси эшен ачып җибәрә ала. Күрше Борбаш авылын гына алсак та, бу 58 мең белән кызыксынучылар артканнан-арта бара. Үз хуҗалыкларында терлекчелек, куян үрчетү, умартачылык белән шөгыльләнәләр. Эш эзләп шәһәргә барасы да, эшемнән куалар дип куркып та торасы юк. Бар да синең кулда, – диде Нигъмәтулла бабай.
Әйе, чыннан да, бу кризис дигән әйбернең авылда яшәүче крестьян кешесенә әлегә кадәр зыяны тимәде. Моннан соң да шулай булыр дип уйлыйм. Чөнки барысы да Аллаһы кулында. Әгәр инде авылда яшәп кризистан зыян күрүчеләр булса, газетага язып җибәрегез, аннан чыгу юлларын бергәләп эзләрбез.
Айрат ГЫЙБАДУЛЛИН.
Балтач районы, Алан авылы.
ТАТФАК “МӨГЕЗЕ”
Сабантуйга барып җиткәнче ике битем өшеде. Декабрь аенда шундый мөгез чыгармасалар, беткәндер яз-җәй айлары… Үзем шунда чабам, үзем Казан дәүләт университетының татар филологиясе бүлеге студентларын тиргим: тапканнар вакыт Сабантуй ясарга…
Бу бәйрәмдә көрәш мәйданда түгел – сәхнәдә булды, баш батырга тәкә түгел – китаплар бирделәр. Шуңа да “Шигъри Сабантуй” бит инде ул. Факультетта үткән шигърият атнасына йомгак ясау, иң талантлы яшьләрне билгеләү кичәсе икән. Атна дәвамында студентлар “Казан утлары” журналы редакциясе коллективы белән очрашкан, Тәлгать Галиуллин белән Ренат Харис җитәкчелегендә яшь шагыйрьләр иҗатына күзәтү ясаган, шигырьне сәнгатьле уку кичәсе оештырган… Кыскасы, сессия алдыннан студентларның болай да тыгыз вакытын тагын да кысканнар икән татфакта. Инде менә чараны төгәлләп маташалар.
– Шигырь белән җенләнүче яшьләр кимегән, шуңа да зал тулып ук бетмәгән, – диде татар филологиясе факультеты деканы урынбасары Радик Сабиров “Шигъри Сабантуй” ачылышында.
Борчылмагыз, аның каравы, язучылары арткан, диясем килгән иде дә, дәшмәдем инде. Сәхнәдә бүген калкып иртәгә сүнә торган эстрада йолдызлары шикелле, шагыйрьләр дә сәгатьләп арта хәзер. Һәркемнең үз гомерендә бер тапкыр булса да шигырь язып караганы бардыр инде. Мин дә яздым аларны, әле дә язам. Үземне шагыйрь дип кычкырып йөрмим генә. Кемнеңдер рифмасы чагышмыйча, мәгънәсе артыннан куып тотып булмаса да, үзен горур рәвештә шагыйрь яки шагыйрә дип атаучылар бар, исең китәр.
Шулай да талантлы кызлар, егетләр үсеп килә. Әйтик, Булат Ибраһимов. Үзем жюрида утырган булсам, аңа, һичшиксез, беренче урынны бирер идем. Көчле фәлсәфә, шигырьләрендәге тирән мәгънә, аларның идеаль структурасы, рухы белән көрәшче-шагыйрь булуы ошады. КДУның татар филологиясе факультетының икенче курс студенты Булатка икенче урынны гына бирделәр. Кызганыч…
Беренче урынны шул ук факультетның 4 курс студенты Резидә Гобәева алды. Ә өченче урында – журналистика һәм социология факультеты студенты Айгөл Закирова. Күпме татфак студентының борынына чиртте бит беренче курс кызы. Афәрин, Айгөл! Төрле дәрәҗәдәге һәм төрле яшьтәге шигырь язучыларны бер казанга салып кайнату бик үк гадел дә булмады кебек. Ярый, булган кадәр булсын…
Жюрида Татарстан китап нәшрияты баш мөхәррире Ленар Шәех, “Идел” журналы бүлек мөхәррире Рифат Сәлах, “Сөембикә” журналы бүлек мөхәррире Гөлсинә Хәмидуллина, шагыйрә Илсөяр Иксанова, татар филологиясе факультеты мөгаллиме Нурфия Йосыпова бар иде.
Минемчә, андый кичәләрне зуррак масштабта, оешканрак төстә уздыру кирәк. Хәтерләвемчә, элек бу конкурска Башкортстаннан, башка чит төбәкләрдән дә киләләр иде. Факультет күләмендә үткән очракта да, анда катнашучылар гына бер-берсен тыңлап утырмасын иде. “Шигъри Сабантуй” инде берничә ел рәттән декабрь аенда уздырылса да, әле дә тел шартлатырлык һәм башка факультетларга үрнәк итеп күрсәтерлек дәрәҗәдә оешып җитә алмый. Әйдәгез, киләсе елга берәр әкәмәт ясагыз, зуррак мөгез чыгарыгыз әле, студентлар!
Эльвира ФАТЫЙХОВА
Төрки дөньяда кеше хокуклары
11-13 декабрьдә Төркиянең Бурса шәһәрендә “Төрки дөньяда кеше хокуклары торышы һәм үтәлеше” дип аталган халыкара симпозиум үтте. Бу җыенга төрки 22 илдән хокук яклаучылар килгән иде, симпозиум эшендә 500ләп кеше катнашты. Халыкара хокук яклаучылар җыены Төркиянең дәүләт министры Фарук Челик җитәкчелегендә узды.
Оештыручылар арасында шулай ук Бурса шәһәре хакимияте һәм ТИКА ( “Төрек эш берлеге һәм үсеш идарәсе”), төрки дөньяның кеше хокукларын яклаучы “Ahiska Turk Dernekleri Federasyonu” оешмасы бар иде. Халыкара симпозиум башка милләтләр дәүләт тоткан илләрдә яшәүче кардәшләребезнең мәнфәгатьләре ни дәрәҗәдә кысылуны тикшерде, аеруча Кытайда (Шәркый Төркестан), Гыйрак, Иран, Болгария, Греция, Русиядә милли һәм дини хокуклар бозылу фактлары күрсәтелде.
Халыкара җыенда Казан татарлары һәм аларның милли-дини хокукларын чикләү турында да аерым сүз булды, бу хакта “Инсан хаклары федерациясе” рәисе Абдуллаһ Буксур сөйләде. Ул Русиядә яшәүче татарларның һәм рус булмаган башка халыкларның милли мәктәпләре ябылуын, татарларның атом калдыклары ташлана торган урыннарда яшәргә мәҗбүр булуын ассызыклады. Абдуллаһ Буксур шулай ук Милли Мәҗлес рәисе Фәүзия Бәйрәмовага каршы җинаять эше ачылуын кискен гаепләп чыкты һәм аңа каршы суд эшен туктатырга чакырды. “Инсан хаклары федерациясе” рәисенең татарлар турындагы бу тәкъдиме Симпозиум кабул иткән махсус белдерүгә дә кертелде.
Роза КОРБАН, Төркия-Әнкара.
Комментарии