- 23.11.2025
- Автор: килгән хатлардан
- Выпуск: 2025, №11 (ноябрь)
- Рубрика: Тормыш сулышы
Фән һәм техника өлкәсендә Татарстан Дәүләт премиясенә Университет доценты һәм танылган психолог Рамил Гарифуллинны тәкъдим итү процессының барлык этаплары да тәмамланып килә. Беренче этап Казан Федераль Университетында яшерен тавыш бирү юлы белән үтте. Галим, Казан университетына бик рәхмәтле, уку йортының Гыйльми советы аның фәнни монографияләр сериясен югары бәяләгән һәм шушы олы бүләккә тәкъдим иткән. Университетта дөрес кандидатны сайлаганнар дияргә була: күренекле психолог Рамил Гарифуллинның хезмәтләре киң танылу алды, әйтергә кирәк, ул Русиядә психология өлкәсендә ике яңа алым булдырды: ул манипулятив һәм постмодернистик психология, шәхеснең аддектив бәйлелеге, ягъни кешенең теге яки бу проблемалардан чыга алмавы, алкогольгә, комарлы уеннарга һәм башка негатив әйберләргә бәйлелеге сәбәпләре турында фәнни психологик теория булдырды ул. Нәкъ менә шушы бәйлелекләрдән котылуда нәтиҗәле алымы өчен аны Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы республикабызның фән һәм техника өлкәсендә дәүләт премиясенә тәкъдим итте дә. Шулай ук галимнең хезмәтләренә Татарстан Рәисенең Коррупциягә каршы сәясәт бүлеге җитәкчесе дә уңай бәяләмә бирде. Рамил Гарифуллин Украинада хәрби хәрәкәтләрдә катнашучыларны реабилитацияләү буенча да уникаль программа авторы.
2025нче елның ноябрь уртасында ТР Фәннәр академиясе президиумының махсус утырышы Дәүләт премиясенә кандидатларның хезмәтләрен караячак. Галим анда саллы эшен күрсәтергә җыена. Ул гади генә кандидат түгел, аның хезмәтләре практикада сыналган, фәнни даирәләрдә дә яклау, югары бәя алган. Моны дәлилләү өчен аларның берничәсен генә санау да җитә.
Беренчедән, галим бар фәнни казанышларына да үзе генә ирешә. Бүләккә тәкъдим ителгән монографияләр дә бары тик аның үз хезмәт җимеше, автордашлар ярдәмендә яки бергәләп язылган коллектив хезмәт түгел. Юкса автордашлык гаризалар мондый бәйгеләрдә еш очрый.
Икенчедән, бүләккә дүрт монография (бер генә түгел!) тәкъдим ителгән. Алар яман гадәтләргә бәйлелектән котылуга һәм аларны профилактикалау турында оригиналь һәм фундаменталь теориядән гыйбарәт, шулай ук Русия психологиясендә яңа юнәлешләрне яктырта. Иң мөһиме, бу эшләр фән даирәсендә дә танылу алган. Әйтик, галим хезмәтләренең фундаментальлеге һәм оригинальлеге медицина профессоры, Медицина фәннәре академиясенең (ГИДУВ) наркология һәм психотерапия кафедрасы мөдире А. М. Карпов рецензиясен мисалга китерү дә җитәдер.
Галим эшчәнлеге Русия психологиясендә ике яңа юнәлешне үстерде: конкурска тәкъдим ителгән монографияләре дә манипуляция һәм постмодерн психологиясе турында. Моны бу фәннәрнең тарихы, хронологиясе һәм үсеш анализы, шулай ук әйдәп баручы психология профессорлары Р. Ф. Сөләйманов (КИУ), психология профессоры Л. М. Попов (КФУ), һәм фәлсәфә профессорлары Л. А. Бессонова (ТИСБИ) һәм М. А. Лыгина (РГУ) рецензияләрендә раслыйлар.
Аннан соң Рамил Гарифуллинның монографияләренең зур өлеше җитди федераль нәшриятларда бастырылган, мәсәлән, АСТ ( Р. Р. Гарифуллин, «Психология блефа, иллюзий, манипуляций» 2007), «Феникс» (Кодирование личности от алкогольной и наркотической зависимости) һәм башкалар.
Бу гына түгел, күренекле психологның хезмәтләре инде гамәлдә кулланыш тапты, сыналды һәм уңай нәтиҗәләр күрсәтте. Бу ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан расланды.
Кыскасы, галимнең премиягә тәкъдим ителгән эшләре гуманитар фәннәрдәге абстракт һәм бәхәсле мәсьәләләргә түгел, ә Татарстанда алкоголизм, наркомания, коррупция белән бәйле тәгаен проблемаларны хәл итү ысулларына, шулай ук СВОда катнашучыларны психологик реабилитацияләүгә багышлана.
Бу монографияләрдә тәкъдим ителгән тикшеренүләрнең төп эчтәлеге, нигезләмәләре һәм нәтиҗәләре фәнни журналларда (РИНЦ, Web of Science, Scopus, ВАК һ. б. ) бастырылган. Моннан тыш 18 монографиясе һәм 4 дәреслеге чыккан.
Кыскасы, Казан Федераль университеты доценты һәм танылган психолог Рамил Гарифуллинның эшчәнлеге, фәнни хезмәтләре аерым игътибарга лаек. Аның күп кенә эшчәнлеге, казанышларының фәнни һәм гамәли бәйләнештә тормышка ашырылуы белән ул Дәүләт премияләренә дәгъва итүчеләр арасында аерылып тора.
Сәйдулла КУТУШЕВ

Комментарии