Алло, «Безнең гәҗит»ме?

Алло, «Безнең гәҗит»ме?

ДЕПУТАТЛАР ТАТАРСТАННЫ ЯКЛЫЙМЫ?

Татарстан Дәүләт Шурасы депутатлары, президент атамасын сакларга кирәк, дип карар кабул иткәннәр иде. Русия ДәүДумасына Татарстаннан сайланган җиде депутат республика парламентының карарын яклады. Аларга ихлас күңелдән рәхмәт белдерәбез. Тавыш бирүдә катнашмаган депутатлар (Илдар Гыйльметдинов, Әлфия Когогина, Азат Ягъфәров, Ирек Богуславский), Русия канунын яклап, «төбәкләрдә президент атамасын гамәлдән чыгарырга» дип тавыш бирүчеләр (Олег Морозов, Максим Топилин, Елена Ямпольская, Руслан Гаджиев) дә бар. Боларын депутатлык вазифаларыннан азат итәргә кирәклеге көн кебек ачык...

Сәгъдулла ШӘЙХУЛЛА-ӘНӘЛЕ,

Казан шәһәре

ЗАКОННАР КЕШЕГӘ КАРШЫ

Быел яңгырсыз, авыр ел булса да, тавык-үрдәкләр зур булып үсте. Кәҗәләр өчен бигрәк уңышлы ел булды: өчәр бәрән китерделәр, икесе бишәрне китерде. Бәрәннәр белән бергә кәҗәләрнең башы 25кә җитте. Бу юлларны язмас та идем. Күптән түгел Латин Америкасы актрисасы Наталия Орейрога Русия гражданлыгы бирелде. Хәзер аның бер гектар җир алырга хокукы бар. Бала тапса – ана капиталы, фатир һәм башкалар бирелә. Минем кәҗәләр һәм үзем 5 сутый җирдә яшибез. Законнар бездә кешегә каршы. Миңа көлке булып тоела. Президент әзрәк уйлансын иде. Үз тирәсендәге миллиардерлар сүзе белән яшәмәсен, әзрәк гади халыкның, илгә файда китерә торган халыкның да сүзен тыңласын иде. Мин, мал асрарга кирәк дип, күпме генә җир сорап карасам да, миңа бирүче юк аны. Бер баеган кеше, файда китермәсә дә, эш урыныннан файдаланып, яхшы җирләр, унышар фатир ала. Ә без күпме бил бөксәк тә, тиешлесен дә бирмиләр. Наталия безгә кирәкмәгән кебек, хәзерге Татарстан чиновникларыннан да безгә файда юк.

Мәүлидә ГАЙСИНА,

Минзәлә районы, Хуҗәмәт авылы

ӘДӘП-ӘХЛАК КИРӘК

Газетаның 44нче санында (10 ноябрь, 2021) Актаныштан берәү «Алло, «Безнең гәҗит»ме?» сәхифәсенә «Телебезгә игътибарлырак булсак иде!» дип шалтыраткан. Нигә телгә бәйләнеп торырга, без әдәп-әхлаклы булырга тиешбез! Чыгалар сәхнәгә: күкрәкләре, арт саннары күренеп тора. 70нче елларда Актаныш районында практикада булдык, биш-алты кеше бер әбидә фатирда тордык. Аңарда, гомумән, татар әбиләренә хас сыйфатлар бер дә юк иде. Безнең әйберләрне дә урлый, авызында бер матур сүз юк иде.

Шул ук 44нче санда Балтач районы, Шода авылы имамы хакында язылган «Ни хәлең бар, авыл мулласы?» дигән язма да бар. Иремне шунда эшкә җибәргәч, 1979нчы елда бер ел Куныр, Шода авылларында яшәргә туры килде. Андагы эчүчелек, андагы урлашу! Бурычка алалар – кайтармыйлар. Диннең «д» хәрефе дә юк иде. Шода халкына мөрәҗәгатем бар. Авылыгызда белемле хәзрәт эшли, мәчеткә йөрегез, балаларыгыз да дини белем алсыннар. Элек тә бит мәчетләр мәхәллә исәбенә яшәгән. Имамнарга авыл халкы акча түләгән, мәчетнең утына, суына да түләгәннәр. Мин мәхәллә тарихын язу өчен архивларда йөргән идем, документларда бөтенесе язылган.

Соңыннан Мари Республикасында яшәдек. Алар бөтен яктан бик көчле, тырыш халык, дип искә ала ирем дә. Мин дә анда бөтенләй башка дөньяга килеп эләккәндәй булдым.

Наҗия ХӨСНИЕВА,

Казан шәһәре

ПАСПОРТНЫ СОРЫЙ АЛАЛАРМЫ?

Сәүдә үзәкләренә кергәндә QR-код сорый башладылар. Кайбер җирдә, шуңа өстәп, паспортны да күрсәтергә кушалар. Кайберсендә: «Бу чынлап та сезнең кодмы? Паспорт номерыгызның соңгы ике саны ничек?» – дип кенә сорыйлар. Кодны тикшереп торучы шулай документны да таләп итә аламыни?

ФИРДАНИЯ,

Казан шәһәре

Редакциядән. Русия кануннары буенча, шәхесне ачыклый торган документны күрсәтүне сорарга хокуклы затлар:

– полиция хезмәткәрләре һәм илкүләм гвардия гаскәриләре («Полиция турында»гы Федераль Закон нигезендә, кеше җинаять кылуда шикләнелсә яки эзләүгә бирелгән берәрсенә охшаган булса, аны тоткарларга яисә җинаять яки административ эш ачарга сәбәп булса, шәхесен ачыклауны таләп итә алалар);

– нотариуслар;

– дәүләт сак органнары хезмәткәрләре;

– суд приставлары-башкаручылары;

– башкарма хакимият федераль органнары хезмәткәрләре, РФ субъектлары башкарма органнары һәм хәрби идарә органнары (әгәр шул җирлектә хәрби режим кертелгән булса);

– шулай ук банкта операция-касса хезмәткәрләре, күпфункцияле үзәктә эшләүчеләр, Бердәм дәүләт имтиханын оештыручылар, почта хезмәткәрләре, җәмәгать транспортында контролерлар, эш җирендә җитәкчеләр шәхесне ачыклый торган документны карау хокукына ия. Алкоголь һәм тәмәке сатучылар да, сатып алучының яше шикләнерлек дип тапса, аның документын сорый ала.

QR-кодны сканерлаганда, кешенең исем-фамилиясенең беренче хәрефләре, паспорт номерының беренче һәм актык саннары күренә. Шуңа күрә ишек төбендә тикшереп торучылар, код чынлап та сезнекеме икәнен ачыклау өчен, паспортыгызны күрсәтүне сорый алалар.

***

Узган атнада укучыларыбыздан менә шундый шалтыратулар кабул итеп алдык. Соравыгызга җавап тапмасагыз – борчылмагыз, димәк, аңа җавап эзләнә. Сезнең белән һәр атнаның чәршәмбесендә 10нан 13:00 сәгатькә кадәр турыдан туры элемтәдә аралашабыз. Сорауларыгызны, зарларыгызны һәм фикер– тәкъдимнәрегезне башка вакытта да җиткерергә мөмкин. Ләкин катлаулы мәсьәләләр бары тик шул элемтә вакытында гына кабул ителә. Редакциябезнең телефоны – (843)239– 03– 53. Шулай ук кесә телефоныннан да шалтыратырга була: 8927– 039– 03– 53.

Игътибар, эпидемия чорында редакциягә килми торуыгыз сорала. Мөмкин булса, телефон аша сөйләшергә, ихтыяҗ туганда гына очрашырга.

Мөрәҗәгатьләрне Фәнзилә МОСТАФИНА кабул итеп алды

Комментарии