- 23.11.2011
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2011, №46 (23 ноябрь)
- Рубрика: Тормыш сулышы
Сезгә бу хатны Арча районының Шушмабаш авылы халкы яза. Без әлеге үтенечебезне сезнең редакция аша ТР прокуроры К.Ф.Әмировка, Эчке эшләр министры Ә.Ә.Сәфәровка, хатыбызның беренче өлешен мәгариф министры А.Х.Гыйльметдиновка да юллыйбыз.
Телевидение аша РФ Президенты Д.А.Медведев коррупциягә каршы көрәш турында сөйли, ә бездә коррупция дигәннәре «чәчәк ата» гына башлады. 2009нчы уку елыннан мәктәп директоры итеп Шәймәрданова Рәзилә Габделнур кызын куйдылар. Директор булуга, ул үз мәнфәгатьләрен кайгырта башлады – ирен Әнисне дә укытучы итеп урнаштырды, шулай ук, Әнисне ДОСААФ линиясе буенча инструктор итеп тә куйдылар. Ә аның психик авыруы буенча исәптә торуы билгеле – ул II группа инвалид. Мондый авыру кеше мәктәптә эшләргә тиешме? Аңа машина йөртү хокукын кем биргәндер тагын?!
Күптән түгел, мәктәпкә прокуратурадан район эчке эшләр бүлегенең икътисади җинаятьләргә каршы көрәш бүлеге хезмәткәрләре килеп тикшерү үткәрде. Сәбәбе – директорыбыз 70 яшьлек әнисен – Тәскирә апаны төнге каравылчы итеп эшкә «урнаштырган». Дөресрәге, аның хезмәт хакын гына алып барган. «Югары» урында утырган кешеләрне шулай бит инде ул: килделәр, тикшерделәр, ачкан эшне яптылар. Чөнки директорыбыз гади генә кеше түгел. Әйтүләре буенча, аны Мәдәният министрлыгындагы җаваплы эшкә дә аласы булганнар икән…
Яңа директор эшли башлаганнан бирле бу икенче тикшерү, ә мондый тикшерү җитди сәбәп булмаса килми бит!
Балаларыбыз җәй буена мәктәп яны участогында хезмәт итә, ә алар үзләре үстергән җиләк-җимеш, яшелчәне мәктәп ашханәсе өстәлендә күргәннәре дә юк. Яшелчәләр – базарга, ә акчасы турыдан-туры директорыбызның кесәсенә керә. Спонсорлар күрсәткән ярдәм, закон буенча, Район мәгариф бүлеге аша исәпләнергә тиеш булса да. Анысын да директор үз файдасына хәл итә. Бу эшләр тынгач, мәктәпкә мулла чакыртып, мәктәп тынычлыгы өчен дип, аш уздырдылар, сәдакә өләштеләр. Ә мәктәпнең тынычлыгы мулладан тормый ул – йөрер юлларың туры, кулларың чиста булса…
Шушында ук җирле үзидарә башлыгы Фуат Сәмигуллин турында да әйтми булмас. Күпләребезнең «Яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү» программасы буенча әзерләп тапшырган эшләре кайда тузан җыеп яталардыр?! Ә Фуат төзелеп беткән өенә шул програма буенча акча алып, 800 меңлек иномаркада җилдерә, Казанда фатиры да бар, машинасы да икәү. Фуатның әнисе Рәйхана апа сөйләве буенча, беренче «иномарка»ларын Мамадыш базарында өчпочмак сатып алганнар, чөнки Фуатның хатыны шул яктан. Ә бу 800 меңлеген Фуат төнлә таксист булып эшләп алган, имеш. Менә шулай, безнең җирле үзидарә башлыгыбызның эше каты, йокларга да вакыты юк! Фуат эш урыныннан да явызларча файдалана: җирле үзидарә бинасының бер бүлмәсен бер эшмәкәргә арендага биреп тора, ә шәхси эшмәкәр белән үзидарә арасында бернинди килешү юк. Монда да шундый ук тамаша – шәхси эшмәкәрдән аренда өчен алынган акча туры Фуат кесәсенә керә.
Быел җәй эссе булды, суга тилмердек. Авылыбызда су бетүгә, Фуатыбыз кара диңгез буена ял итәргә китеп барды. Су өчен дә җирле үзидарә түгел, ә күмәк хуҗалык җавап бирә икән. Шул суны да карамагач, ул җирле үзидарә башлыгы безгә нигә кирәк икән?!
Бу хатыбыз югарыда күрсәтелгән кешеләргә барып ирешер һәм тиешле чара күрелер дип, Сезгә бик зур ышаныч белдереп калучы Шушмабаш авылы халкы.
АНОНИМ ХАТЛАР ЯЗМАГЫЗ!
Бу хат Советлар Союзы елларындагы «донос»ны хәтерләтмәдеме сезгә?! Безгә менә шундый рухта бөтен авыл исеменнән язылган аноним хатлар бик күп килә. Берәүләр фәлән адреста яшәүче квартирантның хуҗасы салым түләмәүгә пошына, дәүләтнең бюджетына акча аз керә, имеш. Икенчеләр танышларының эш белән тәэмин итү үзәгендә исәптә торып та, рәсми рәвештә теркәлми генә эшләп, ике җирдән акча алып ятуына чыдый алмый. Имеш, хөкүмәтне алдап, аның бюджетыннан акча талый. Өченчеләр, бер мөгезле эре терлек исәбенә дәүләттән 50-60 мең пособие алып, 4-5 үгез асрап, тизәк арасыннан арына алмаган тырыш, әмма бай күршеләренең шул акчаны үгез алуга түгел, ә машина алуга тотылганын фаш итә. Имеш, күршесе дәүләт акчасын үзләштергән. Кыскасы, бик күпләр шул бюджет өчен кайгырып эчтән сыза, нервылары какшап авыруга бирешә, ахыр чиктә бөтенләй кешелектән чыгып урынга ава һәм үзен бәхетсез иткән хөкүмәтне, аның системасын каргый.
Менә бу хат та шул сериядән. Бөтен авыл халкы исеменнән язылган хат астында ник бер имза, ник бер фамилия булсын. (Гәрчә, без хат авторын, үзе теләмәгәндә, беркайчан да атамыйбыз.) Аның каравы кемнең күпме «урлавы» ачык күрсәтелгән. 70 яшьлек әбинең полиция юлында йөрүенә дә, укучыларның ашханәдә үзләре үстергән яшелчәне ашый алмавына да бик борчыла автор. Аны бәхетсез тәмамланыштан саклап калу өчен генә булса да, бу хатта язылган фактларны ачыклап кайту өчен, Шушмабаш авылына юнәлдек.
Начарлык эзләп йөргәндә…
Мәктәп директоры район мәгариф бүлегенә чыгып киткән булса да куып чыгармадылар, ишек төбен саклатмадылар. Укыту эшләре буенча урынбасар Лилия Фатхрахманова, кадерле кунактай кабул итеп, үзебез күрергә теләгән һәр укытучы белән күрештерде, кирәкле телефоннарны табарга ярдәм итте һәм болай дип ычкындырды:
– «Безнең гәҗит»не укып барам. Сез тиктомалга гына килмисез – начарлык эзләп йөрисез. Безне начар итеп язмагыз инде! Директорыбыз булсын дип йөри, тырыша, күңелен төшермәгез.
Менә шушы урында безнең начарлык түгел, ә гаделлек эзләп йөрүебезне, алар арасында шактый аерма барлыгын аңлатырга туры килде.
Хәзер газета аша бер сер ачам: аноним хат артыннан килгәндә, бернинди начарлык күрәсе, гаделлек эзләп йөрисе килми, җәмәгать. Җитеш тормышта яшәүчедән, ничек булдыра ала шулай тырышучыдан көнләшүчеләр һәрчак җитәрлек була. Бу хатны да шундый кешеләрнең берсе язмагандыр дип анык кына әйтеп булмый. Шунлыктан, ачуланмагыз, берәүдән дә гаеп эзләмичә, вакыйгаларны да ничек бар шулай гына бәян итәчәкмен.
Директор ханымның ире Әнис, чыннан да, мәктәптә укытучы һәм машина йөртү буенча инструктор булып эшли икән.
– Район башлыгыбыз аркылы мәктәпләрдә ДОСААФ филиаллары ачылды. Техника-транспорт йөртү буенча бар категориягә ия булганга, мине бирегә инструктор итеп куйдылар, – диде Әнис. – Үз теләгем буенча түгел, бу эштә хатыныма ничектер ярдәм итәргә, аңа этәргеч булу мөһим иде. Кирәк булса, бүген үк бу вазифамны башка кешегә бирергә әзермен. Ә белемем буенча мин география укытучысы. Балаларга хезмәт дәресе укытам, автотүгәрәк алып барам.
–II төркем инвалид икәнсез…
– Әйе, ләкин эшкә сәләтле дип саналам. Сез әйткәнчә, психик авыруларга мөнәсәбәте юк. Әфганда булган кеше мин. Әгәр укытучылык сәләтләремдә шикләнәсез икән, укучыларга кереп, алардан белешегез. Алар мине бик ярата.
Мәктәп директоры Рәзилә Шәймәрданова белән исә район мәгариф бүлегендә очраштык.
– Сезнең мәктәптә ике тапкыр икътисадый җинаять буенча тикшерү уздырганнар икән. Нинди сәбәп белән икәнен атый аласызмы?
– Беренчесендә колхозның бәрәңге акчасы нәрсәгә сарыф ителгәнен ачыкладылар. Анысы ачыкланды. Ә икенчесендә…
Директор ханым үзе ничек әйтергә белми азапланганын күреп ярдәм итәргә булдым.
– Икенчесендә әниегезнең мәктәпкә каравылчы булып эшкә урнашу факты буенча.
– Әйе. Аның урынына сеңелем декрет ялында булганда эшләп торган иде. Әни урнашып, сеңелем эшләве ярамады, шикаять иттеләр.
– Мәктәп яны участогында үстереп сатылган яшелчә, җиләк-җимеш саткан акча нәрсәгә сарыф ителде?
– Әгәр ул акчаны мин үзләштергән димәкче буласыз икән, бу берничек тә мөмкин түгел. Аларның барысы да район мәгариф бүлегенә хисап рәвешендә язып тапшырыла.
– Мәктәбегезнең иганәчеләре кемнәр?
– Безнең мәктәпне тәмамлап, тормышта үз урынын тапкан кешеләр. Аларга ярдәм сорап үзебез дә барабыз, үзләре ярдәм итүчеләр дә күп. Безнең мәктәпкә 10 авылдан йөреп укыйлар. Укучыларыбызга тиешле шартлар оештыру өчен бар мөмкинлекләрдән дә файдаланырга тырышабыз.
Шушмабашта чакта урамдагы берничә кешене туктатып директорга булган мөнәсәбәтен дә сорадым. «Тырыша инде үзенчә», «бик энергичный хатын», «булсын дип йөри», «бер сүз дә әйтмим» кебек җаваплардан соң аның хакында начар фикер тумады.
Бар республикада сездәге проблема
Җирле үзидарә башлыгына килгәндә, күпләр бу урынны бик дәрәҗәле, акча күп тама торган җир дип исәплидер, күрәсең. Әле узган атнада гына республикабыздагы 68 җирле үзидарә башлыгының үз вазифасыннан баш тартуын исәпкә алсак, алай булмавын күрербез. Узган ел дәвамында җирле үзидарә башлыкларын 2051 тапкыр җәзага тарту очрагы күзәтелсә, быел соңгы 10 ай эчендә генә дә бу сан 2300дән артып киткән. Хәзер, җитмәсә, оптимизация нигезендә авыл җирлекләрен дә берләштерәләр икән. Шуңа күрә үзидарә җитәкчеләрен ничектер җәлеп итү, үз урыннарында калдыру өчен аларга ноутбуклар бирү, республика буенча 134 машина тарату турында да сүзләр йөри. Ә менә су мәсьәләсе – сездә генә түгел, бөтен республикада иң проблемалы урыннарның берсе. Ни өчен дигәндә, су белән тәэмин итүче торбалар күптән искергән һәм аны алыштыру өчен миллионнар кирәк. Үзен-үзе тәэмин итеп яшәүгә калып баручы җирлеккә ул миллионнар каян килергә мөмкин?! Үзара салым дигән әйбер шуның өчен уйлап табылган. Ә ул салымны талап алырга туры килә…
Шушмабаш авылы җирлеге башлыгын төш вакытында мәдәният йортында эзләп таптым. Сәркатип белән икәүләп, кулларын кап-кара буяуга батырып, КВНга рәсемнәр ясаган чаклары иде.
– Бу эшкә килгәнче Казанда «Вамин» системасында эшләдем. Яшермим: акчаны яхшы алдым. Ләкин үз гаиләмнән читтә яшәргә туры килде. Атна башында чыгып китеп, атна ахырында гына кайтып яшәү үзәккә үтте. Хатны язган кеше өч ел буе шулай эшләп, яшәп карасын иде. Әйе, төннәрен Казанда таксист булып та эшләдем. Үз гаиләмнән читтә яшәвемнең максаты да акча эшләү, гаиләмне җитеш тормышта яшәтергә тырышу иде, шуңа бер минутны да бушка уздырасы килмәде. Ә мондагы хезмәт хакы 10 мең дә түгел. Аның каравы гаиләм янында. Су мәсьәләсенә килгәндә, 60нчы елларда салынган су системасын берәүнең дә үз карамагына аласы килми. Дөрес, Агрофирма аны карап тота, ниндидер проблемалар булганда ремонт та ясый, ләкин без су өчен җавап бирмибез. Авыл җирлеге идарәсе бинасында эшмәкәргә арендага бирердәй буш бүлмә юк. «Яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү» программасы буенча әзерләп тапшырган эшләр тузан җыеп ятмый, үз чиратын көтә, – дип аңлатма бирде Фуат Сәмигуллин.
Мәдәният йорты каршындагы иномарканың үзенеке булуын башлыгыгыз инкарь итмәде. Андый машиналар сез әйткән бәянең яртысы кадәр дә тормый. Кара диңгез буена бару өчен дә миллионнар кирәкми.
Йомгак сүз. Күптән түгел генә полиция-ФСБда аноним доносларны «битараф булмаган гражданнар»дан форматында кабул итәргә кирәк дигән суз купкан иде… Совет заманын кайтарасыз дип, тавышы куп булды. «БГ»ны шундый хатлар белән эшли торган урынга әверелдермәсәк иде. Кешедән көнләшеп, аның тормышка ябышып ятуын, тырышып-тырмашып яшәвен фаш итәргә тырышмагыз. Ә иң яхшысы, аноним хатлар язмагыз безгә. Юкса, сез хурлаган кешеләрне үзегездән үк якларбыз. Әгәр үз иминлегегез өчен куркасыз икән, без сезне фаш итмибез. Бу хакта кисәтегез генә. Фактларын тикшерербез, җавабын табарбыз. Әмма аноним ул доноска охшап кала. Бу, исә, олы гөнаһларның берсе.
Эльвира ФАТЫЙХОВА.
АНОНИМ ХАТЛАР ЯЗМАГЫЗ!,
Комментарии