Сакланып калырбызмы?

 

Калалар салаларның җелеген суырды. Шәһәрләр, күпчелек очракта каһәрли-каһәрли, авыллардан эшче көчләрне үзенә йота барды. Бөек Тукаебызның җирдә эшләүчеләрнең калада тир түгеп, сәламәтлекләренә «сәлам» әйтүләре турында биш шигыре бар. Башка шагыйрьләр, язучылар да бу хакта күп яздылар. Яшь Роберт Миңнуллин да: «Бу шәһәрдә авыл егетләре, бу шәһәрдә авыл кызлары...» дип, әллә заказ буенча, әллә чын күңеленнән поэмага тартым шигъри әсәрен иҗат итте. Аның үрнәгенә ияреп, күпләр горурланды, хурланырлык билгеләре куелса да. Менә шулай итеп, авыл-шәһәрләр маршруты барлыкка килде. Хәзер авылларга ял итеп, йоклап хәл җыяр өчен генә кайталар шикелле. Хәлләр глобальләшеп бара. Татар авылларының милли йөзе ташка үлчим генә инде. Сталин чорларында афәттән котылганнарның әйләнеп кайтасылары килми. Гаделлеккә омтылсаң, нахакка бәйләнеп йөрүчеләр җитәрлек. Әгәр дә сүз тыңлаучылар рәтендә басып тормасаң, яңа сталинчыл әзмәвер дәвере. Авылларның юкка чыгуы, бәлки, чыгарылуы сәясәткә бәйле.

Шәһәр җире – элеккеге авыл. Шәһәрләшү давылы бара. Шулай итә-итә милләтебезгә куркыныч яный шикелле. Татар авылында урыс кышы... Инде теле дә.... Анам теле теленә. Өмет Тибет тавына менәсе кешенеке шикеллерәк. Альпинист булып кына сакланып калып буламы?

Нәкыйп ГАБДЕЛБӘР,

Казан шәһәре

Комментарии