Мичче бабай һәм шоколад

Хатыным Резида сөйләде

Миңа ун яшьләр тирәсе иде бугай, өченче класста укый идем. Күрше авылдан әтинең бер дусты мичче иде, ул безгә мич чыгарды. Мич түгел, сәнгать әсәре инде менә! Матур-матур бизәкләр, шүрлекләр... Өстә шырпыдыр, әтинең тәмәкеседер өчен шүрлек, аста безнең бияләйләрне киптерә торганнары... Безгә кергән һәр кеше ул мичкә карап соклана иде.

Бик пөхтә, эшләгәндә дә чисталык саклап кына эшли торган бабай иде ул. Уртача буй, җыйнак кына ак сакал. Бабай димәссең: бик җитез, кулында кирпеч уйнап тора. Бер ай бездә яшәп, мич чыгарды ул, туганыбыз кебек булып китте. Без аңа балчык изеп бирәбез, кирпечләрне китереп куябыз.

Көн дә мунча керә, биш намазын калдырмый. Үткән гасырның алтмышынчы еллары бу, дин тыелган заман. Иртәнге намазына әни, төн уртасында торып, су җылыта. «Килен, рәнҗер булсаң торма, үзем җылытырмын, – ди иде бабай. – Югыйсә минем намазым бозыла».

Беренче тапкыр чәй эчәргә утыргач, өстәлгә карап-карап торды да бу бабай: «Мин чәйне шоколад белән генә эчәм бит», – дип куйды. Әти сельпода эшли иде, барысы да аның кулында. Йөгерде. Кичкә бабай алдында зур гына шоколад плиткасы ята иде инде. Көн дә бер плитка нормага әйләнеп китте. Ул шоколад кайвакыт безгә дә эләккәли иде. Әй тәмле иде ул, телеңне йотарсың, авызда эреп кенә китә иде...

Былтыр шул бабай ашаган шоколад исемә төште дә, үтереп шоколад ашыйсым килә башлады. Кибеттән шоколад сатып алдым. Рәхәтләнеп, тәмләп шул шоколад белән чәй эчтем. Без бәләкәй чактагы кебек үк түгел иде тәме, билгеле, шулай да...

Төнлә тешемә китереп бәрде бит бу. Бөтен тешләрем селкенә башлаган кебек. Яңак, колак, баш – алары нәрсә дип авырта тагын? Төнен йокы юк, көндез ашап булмый. Берничә көн шулай түзеп йөргәннән соң, бардым теш табибына. Үземнең табиб туры килмәде, ялда икән. Кәнәфигә утыртып куйдылар. Тешкә түзәр хәл юк, ә тегеләр ашыкмый әле, аларга нәрсә. Шәфкать туташы әйтә:

– Ә бу шимбә без эшлибезме икән?

– Нигә эшләмәскә, нәрсә булган? – ди табиб ханым.

– Дөнья бетә бит. Белмисезмени, борынгы ацтеклар әйтеп калдырган. Эшләсәк, шырпы белән шәм алып килергә кирәк.

Бу сүзләрне ул бер дә шаярмыйча, шундый җитди итеп әйтә, икесенең берсе дә көлмәде, ә мин көләр хәлдә түгел. Ниһаять, табиб, сүз арасында гына яныма килеп, авызымны ачтырды да:

– Кайсысы авырта? – ди.

– Белмим, – мин әйтәм, – башның бөтен сул ягы.

Тешләрне селкетеп, суккалап карый башлады. Шуннан соң:

– Менә монысын алдырырга, – диде.

Теш алдырганым юк иде әле, куркуга төштем.

– Дәвалап булырлык түгелмени? – дим.

– Юк! – диде, өзеп. – Тамыры черек инде.

Дөнья бетәргә торганда нинди теш дәвалау тагын, ярамаганмы, дигәндер. Һәм тешне суырып та чыгардылар...

Ә минем күз алдымда тора: теге мичче бабайның бит тешләре бар иде, тезелеп киткән ап-ак тешләр иде. Ул ашаган шоколад нинди шоколад булды икән соң ул?

Марс ЯҺУДИН,

Чаллы шәһәре

Комментарии