Туган якны яраттыра торган китап

Туган якны яраттыра торган китап

Балага туган ягын яраттыру өчен нәрсә эшләргә? Белгечләр бу хакта төрле мәйданнарда фикер алыша, профессорлар лекцияләр сөйли, укытучылар класс сәгатендә әлеге теманы күтәрә. Сорау бөтенебезне борчый кебек, тик җавабын гына таба алмый тилмерәбез. Ә арчалылар… арчалылар тапкан әнә. Туган якны яраттыра торган китап чыгарган алар!

Бу китапта «туган якны яраттыру» кагыйдәсе язылмаган. Барысы да күпкә гадирәк: Арча ягында туган әдипләрнең әсәрләре тупланган, мәктәп укучыларына класстан тыш уку өчен әзерләнгән җыентык бу. Хәер, гади әсбап кына дию дә дөрес булмас – нигезенә тирән мәгънә салынган бит.

Идея район башлыгы Илшат Нуриевтан чыккан. «Бергәләп уйлаштык та, балаларның кече туган якларына мәхәббәтен азрак арттырып булмасмы, дигән уй белән, шушындый китап булдырырга ниятләдек. «Без бит – Арча яклары» өч томлыгы шулай туды. Әлбәттә, ул мәхәббәтне бер китап белән генә арттырып булмаганлыгын мин яхшы аңлыйм. Бөтенебез бер булып эшләгәндә, китабын да чыгарганда, авылларыбызны яңартканда, юлларыбызны ясаганда, клублар, ФАПлар төзеткәндә генә балаларда кече туган якка мәхәббәт уята алырбыз», – ди ул.

Узган ел китап чыгару идеясе туган һәм, озакка сузмый, эшне дә башлаганнар. Җыентыкны Арча районы, Наласа авылы егете яшь язучы Рөстәм Галиуллин белән «Мәгариф-Вакыт» нәшрияте җитәкчесе, язучы Мөдәрис Вәлиев бергәләп төзегән. Ә китапка керәсе әсәрне татар теле һәм әдәбияты укытучылары үзләре сайлап алган. Габдулла Тукай, Мәхмүт Галәү, Гомәр Бәширов, Гариф Ахунов, Мөхәммәт Мәһдиевләрдән башлап, хәзер иҗат итүче әдипләрнең дә, үзешчән иҗатчыларның да әсәрләре кергән өч томлыкка. Әле керми калганнары тагын күпме! Алары киләчәктә керер – район җитәкчеләре дә, язучылар үзләре дә «Без бит – Арча яклары» китабының дәвамы булыр, дип тора бит.

Узган атнада Арчада зурлап шушы җыентыкны тәкъдим итү кичәсен уздырдылар. Шушы җирлектә туып үскән әдипләр, журналистлар гына түгел, башка якныкы булып та, Арчаны хөрмәт итүчеләр дә күп кайткан иде китап туена. Язучы Мөдәрис Вәлиев үзе дә: «Монда күренүемне әдипләр аңлап та бетермәде бугай. Син Арчаныкымыни, дип аптырап сорадылар. Мин 40 елга якын инде Арчаныкы, чөнки мин – Арча кияве», – дип залны көлдереп алды.

Без әле җыентыкны кулга алмаган, ә Мөдәрис абый инде кызыктыра: «Бу китапны кулга алгач, аның шул хәтле авыр икәнлеген тойдым. Монда никадәр байлык!» Тагын бер мәгълүмат күңелне үсендерә, «мин үзем дә Арчадан бит» дигән горурлык хисе уята: бер төбәк әдипләренең әсәрләрен җыентык итеп туплау республикада беренче үрнәк, беренче карлыгач икән!

Изображение удалено.

Язучы Рөстәм Галиуллин китапның башка бер максатын да халыкка җиткерде. «Татарга милли горурлык җитми. Беренче чиратта – тыйнаклыгыбыз, икенче чиратта бераз наданлыгыбыз комачаулый. Милләтең белән горурлану өчен аның шәхесләреннән дә хәбәрдар булырга кирәк. Бу өч томлык нәкъ менә шуның башлангычы», – дип сөйләде ул.

Бу көнне ике бәйрәм бергә туры килде. Китап туе белән бергә яшь иҗатчыларга Гариф Ахунов премиясе тапшыру тантанасы да узды. Районның сәләтлеләрен барлый торган бу премия быел сигезенче тапкыр бирелә инде. Сүз уңаеннан, 2009нчы елда беренче тапкыр тапшырылган премияне Рөстәм Галиуллин да алган иде. Быелгы җиңүчеләрне елдагыча Гариф аганың кызы Наилә Ахунова сәламләде, Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов та кечкенә иҗатчыларга бүләк бирүдә катнашты. «Без бит – Арча яклары, дигән сүзтезмәне беренче тапкыр әти кулланган иде, ә бүген ул китап тышлыгын бизи», – дип билгеләп үтте Наилә Ахунова.

Арча язучыларының әсәрләрен туплаган өч томлы җыентык мәктәп китапханәләренә таратылган инде. Иманым камил, киштәдә тузан җыеп ятмаячак, кулдан-кулга йөреп укылачак ул. «Карале, безнең күрше абый язучы икән, күрше апа шигырьләр яза икән», – дип китап уку үзе бер рәхәт бит ул.

Фәнзилә МОСТАФИНА,

Казан – Арча – Казан

Комментарии