Алло, «Безнең гәҗит»ме?

Алло, «Безнең гәҗит»ме?

ҮЗ БАЛАСЫН КЫЗГАНМЫЙ

Тиздән яңа уку елы җитә. Каникул буена телефонда уйнап утырган укучыга зур тетрәнү бу. Кайбер балалар телефонга шул кадәр нык бәйләнгән, аннан башка яши дә алмыйлар кебек. Бер танышым шулай дип сөйләгән иде: «Улым малаена 50 мең сумлык телефон алып биргән. Баласы 6нчы сыйныфта укый иде. Телефон белән уйный башлагач, уку буенча өлгереше начарланды. Хәзер онык белән психолог шөгыльләнә...»

Чит илләрдә бу мәсьәлә ничек куелган соң? Франциядә ноутбук, смартфон кебек интернетка тоташтырылган җайланмалар 15 яшькә чаклы балаларга катгый тыелган икән. Ә бездә ата-аналар әле яхшылап тәпи йөри алмаган баласына да телефон тоттыра. Тыныч кына утырсын, янәсе. Ул нарасый интернетка кереп, махсус рәвештә ниндидер тыелган мәгълүмат эзли алмаса да, телефонның күзенә начар тәэсир итүе турында онытмаска кирәк. Аннан чыккан нурланышның баш миенә, гомумән, кеше организмына тискәре йогынтысы хакында да һәркөн язып торалар бит.

Сәгъдулла ШӘЙХУЛЛА-ӘНӘЛЕ,

Казан шәһәре

УЯУ БУЛЫГЫЗ, АЛДЫЙЛАР!

Кызылъяр базарына азык-төлек алырга бардым. Ипекәйләрнең ниндие генә юк: кайсы кызарып пешкән, кайсына тәмләткечләр кушылган, ак күмәчләр, кара ипиләр...

Монысы күпме тора, дим, берсенә төртеп күрсәтеп. Сатучы күзен дә йоммыйча, 65 сум, ди. Әйтүенчә, Сарман ипие икән. Ә ул кибетләрдә 35 сум гына тора бит. Накладнойны күрсәтегез дигәч, сөйләшәсе килми башлады. Баллы сулар да әлеге сәүдә ноктасында 25әр сумга кыйммәтрәк иде. Берсен дә алмыйча чыгып киттем.

Икенче очрак Чаллы шәһәрендәге «Продслава» дигән кибеттә булды. Ак май, каймак, лимонад ише әйберләр җыеп кассага килдем. Бик кыйммәт исәпләделәр кебек тоелды. Сумкамны бушатып, яңадан санаган идек, 303 сум акчаны кире алырга туры килде.

Менә шулай, җәмәгать! Хәзер кибеттән ипи-сөт алганда да уяу булырга кирәк. Юкса, алдалап, болай да санаулы гына булган акчаңны урларга гына торалар.

Мәүлидә ГАЙСИНА,

Минзәлә районы, Хуҗәмәт авылы

ПОЧТА ХАЛЫКНЫ МӘСХӘРӘЛИ!

Казан шәһәренең 73нче почта бүлекчәсе аша ала идем «Безнең гәҗит»не. Соңгы вакытта гәҗитнең кайбер саннары килми, каядыр югала башлады. Менә узган атнаныкын да китермәделәр. Мин 81 яшьлек карчык, авырткан аякларым белән үзем почтага өч мәртәбә барып сорадым. Бездә юк, диләр дә, вәссәлам!

«Безнең гәҗит»кә, чыга башлаганыннан бирле, язылып киләм. Һәр атна саен кунак көткән кебек көтеп алам. Бер җөмләсен калдырмыйча, кайбер мәкаләләрне кат-кат укып чыгам.

Инде үзегез дә почтаның начар эшләве аркасында гәҗитнең еш кына ияләренә барып җитә алмавы турында аңлатып язып торасыз. Нигә бу почта һаман яхшылап эшли алмый икән? Болай итеп халыкны санга сукмый, мәсхәрәли дигән сүз бит.

Зөлфирә НОТФУЛЛИНА,

Казан шәһәре

Редакциягә шалтыратып, кайсы саннарның югалуын, почтада ни дип җавап бирүләрен, тәгаен адресыгызны җиткерсәгез иде. Ә без «Татарстан почтасы»ннан күрелгән чаралар турында җавап таләп итәчәкбез.

***

Узган атнада укучыларыбыздан менә шундый шалтыратулар кабул итеп алдык. Соравыгызга җавап тапмасагыз – борчылмагыз, димәк, аңа җавап эзләнә. Сезнең белән һәр атнаның чәршәмбесендә 10нан 13:00 сәгатькә кадәр турыдан туры элемтәдә аралашабыз. Сорауларыгызны, зарларыгызны һәм фикер-тәкъдимнәрегезне башка вакытта да җиткерергә мөмкин. Ләкин катлаулы мәсьәләләр бары тик шул элемтә вакытында гына кабул ителә. Редакциябезнең телефоны – (843)239-03-53. Шулай ук кесә телефоныннан да шалтыратырга була: 8927-039-03-53.

Мөрәҗәгатьләрне Раиф ГЫЙМАДИЕВ кабул итеп алды

Комментарии