- 23.08.2016
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2016, №34 (24 август)
- Рубрика: Тормыш сулышы
ПЕНСИЯНЕ ДӨРЕС ТҮЛӘМӘГӘННӘР
9 ел ярым буе миңа минималь пенсия түләп килделәр. 2013нче елда мин аның артыннан йөреп, Казанда яңадан исәпләттереп, үзгәртә алдым, 1800 сумга артты ул минем. Ә элеккесен, түләнми калганын, кайтармадылар. Минем хәзер җанымны шул тырный: ничек итеп, кирәкле документларга ия булып та, кешене шулай алдаларга мөмкин, миңа бит райондагы пенсия фондында «хезмәт хакыгыз аз», дип килделәр? Уфадагы сеңлем бу мәсьәләдә судлашырга киңәш итә.
Әлфия ХУҖИНА,
Кукмара районы, Ятмас Дусай авылы
Русия пенсия фондының Кукмара районындагы идарәсе башлыгы урынбасары Зөхрә НӘБИЕВА аңлатмасы:
– Укучыгызны борчыган сорауга җавап бирер өчен безгә аның шәхси эшен яңадан карап алырга кирәк. Ә пенсияне кабаттан исәпләп чыгару тәртибе түбәндәгечә: кеше 2002нче елга кадәр югарырак хезмәт хакы түләнгән теләсә нинди рәттән килүче 5 елны алып, шул хакта белешмә алып килергә тиеш. Бәлки, пенсия билгеләнгән вакытта Әлфия ханымның иң күп түләнгән чорга кагылышлы документлары булмагандыр. Шулай ук ике эштә эшләп, белешмәсе бер генә эш урыныннан бирелгән очракта да пенсия кимрәк түләнә. Укучыгыз тиешле кәгазьләрне, әйтик, архивтан соратып алып, аларны бу айда китерә икән, аның пенсиясе сентябрьдән башлап кабаттан исәпләнеп түләнәчәк. Ә аннан элекке чорга, кирегә кайтып, зурайтылган күләмдә түләнми. Бу очракта суд та шушы нигезләмәгә таяначак, дип уйлыйм.
БЕР АЙДАН АРТЫК КӨТӘМ
6нчы июль көнне 27нче сан белән чыккан «Безнең гәҗит»не китермәделәр. Почтага шалтыраттым да, мендем дә, бүген дә сорадым – газеталар белән эш итүче кыз: «Казандагы почта идарәсенә шуны сорап заявка бирдек», – диде, һаман көтәләр икән. Моны почта начальнигы да белә.
Рәкыя ХӘМИТОВА,
Питрәч
Питрәчтәге 422770нче почта бүлекчәсе башлыгы Альбина ФЕДОТОВА белән элемтәгә кердек. «Ул көннәрдә аларның почтальоннары авырды, аның урынына йөргән кеше, күрәсең, гәҗитне салмаган. Казаннан килми калган санны соратып алдык, «Җибәрәбез-җибәрәбез», диделәр, тик шул көе калды», – диде Альбина ханым.
«Татарстан почтасы»ның Питрәч районындагы цех җитәкчесе Виталий ЗОЛИН да бу мәсьлә турында хәбәрдар икән. «Рәкыя ханым берара миңа үзе дә шалтыратты, соңыннан борчымагач, мин инде абунәчегә югалган санны табып бирделәр, дип уйладым. Без ул вакытта почтаның экспедиция цехына заявка биргән идек. Хәзер Казанның районара почтамптыннан сорап карарбыз. Укучыгыз борчылмасын, 6нчы июль санын, һичшиксез, үзем табып, өенә кертеп бирермен», – дип вәгъдә итте Виталий Золин. Ул сүзендә торган. Укучыбыз рәхмәт әйтеп шалтыратты инде. Почта хезмәткәрләре газетаны югалтмый, вакытында иясенә җиткерү өчен тырышсалар икән.
ТӘТЕШ КАЯ ТӘГӘРИ?
Тәтеш турында язган Илгизәр ГАЛИЕВкә («Тәкъдиребезгә язылган булганмы, әллә язылганны кемнәрдер бозганмы?», «Безнең гәҗит», №32, 10нчы август, 2016) «Афәрин!» дип әйтәсе килә. Хәзер ул районда яшәмәсәм дә, мин шәһәрнең данлыклы булуын телим. Анда җитәкчене дә хәтта Буадан китереп куйдылар бит, Тәтештә хуҗа булырлык кеше булмаган, күрәсең. Мәкаләдә язылганнар белән мин кешеләрдән ишетеп тә беләм, авылдашлар-туганнар белән элемтәдә торам. Су буенда торучы күркәм шәһәр – Тәтешне шушы хәлгә җиткерүләре өчен минем дә йөрәгем авырта.
Кадрия ЗАГИРОВА,
Казан шәһәре
ГАДЕЛСЕЗЛЕК БЕЛӘН КИЛЕШМИМ!
Газетагызны яратып укыйм. Аеруча сугыш чорына кагылышлы язмаларыгыз күңелемне кузгата. Сугыш ятимнәре диләр бит – мин дә шуларның берсе, 82нче яшемне тутырып киләм. Беркөнне радиодан ишеттем – Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин сугыш ятимнәре итеп 1939нчы елгыларны һәм аннан соң туганнарны гына санарга, ди. Мин 1935нче елгы. Әтием өч тапкыр сугышта булган: беренче Герман сугышы, аннан кайтып тормыйча Гражданнар сугышында катнаша, каты яралана, 1942нче елда яңадан китте дә, 1943тә Сталинградтан соңгы хаты килде – дошманны каматып алдык, хәзер зур һөҗүмгә барабыз, дип… Ә авылыбызда мемориаль такта куйганда минем әтиемнең хәтта исемен дә төшереп калдырганнар.
Солтания ХӘЛИТОВА,
Буа шәһәре
ЮНЕСКО ОЕШМАСЫ НИЧЕК КАРЫЙ?
Бездә элекке мәчетләр урынында чиркәүләр төзү Казан ханлыгы җимерелгән көннән үк башланган. Борынгы татар зираты өстенә корылган монастырь дисеңме, Зөя утравындагы мәчет дисеңме – санап китсәң, акылга сыймаслык вәхшилекләр. Зөя утравында урыслар килгәнче татарлар яшәгән, шул турыда туристларга мәгълүмат җиткерелсен дип, җитәкчеләргә мөрәҗәгать юлланган иде. Зөя утравында мәчет салу хыялына: «Әнә Болгарда тормышка ашырырсыз!» – дигән җавап ирештерделәр. Татар мәркәзе уртасында яңартылып төзелә башлаган чиркәү дә Казан ханлыгы чорында мәчет булган. Анда Изге ана иконасы табылган дигән риваятькә нигезләнеп, гаять зур, халыктан җыелган миллиард сумнар бәрабәренә чиркәү салына башлады. Элегрәк мәчет булган һәм басып алучылар тарафыннан чиркәү итеп үзгәртелгән бинаны, белә торып, халыкка янә дә православ дине бинасы дип тәкъдим итүне халыкара оешма ничек кабул итте икән? Бу хакта берәр тикшерү эшләре оештырылдымы? Ни өчен Татарстанда бер каршылыксыз татар рухын мыскыллау көчәя бара?
Расих ҖӘЛӘЛ,
Казан шәһәре
Узган атнада укучыларыбыз менә шундый сорауларны һәм фикерләрне җиткерде. Исегезгә төшерәбез, һәр чәршәмбе 10-13 сәгать аралыгында редакциябезгә шалтыратып, үзегезне борчыган мәсьәләләр белән уртаклаша аласыз. Телефоныбыз: (843) 272-42-17.
Мансур ХАФИЗОВ
Комментарии