«Алло, Безнең гәҗитме?»

«Алло, Безнең гәҗитме?»

НИК ТҮЛӘРГӘ ТИЕШ МИН?!

Чүпкә түләү кәгазе килде. Үзем бернинди килешү дә төземәгән идем. Беркайчан да машинага чүп чыгарганым да юк. Бөтенесен кар базына ташлап барам. Электән калган, кулланылмый торган бер кар базым бар минем. Шулай булгач, ни өчен мин чүп өчен акча түләргә тиеш? Кемнең кесәсен калынайтырга тиеш мин барлы-юклы пенсиям белән? Сугыш чоры балаларын шул кадәр «хөрмәт итәләр» инде.

Әлфия МӨХӘММӘДЪЯРОВА.

Биектау районы, Юртыш авылы.

Әлеге уңайдан Юртыш авылы җирлеге башлыгы Фәрит Габделхак улы Сафиуллин белән элемтәгә чыктык:

– Федераль закон бар, 1нче гыйнвардан үз көченә керде: бөтен кешедән мәҗбүри чүпкә акча алына хәзер. Кеше түгәме, түкмиме, чүп чыгарамы, юкмы – яңа туган балалардан алып, бөтен кешегә дә квитанция килә. Элегрәк кем килешү төзегән, шуларга гына чүп түккән өчен квитанция килә иде. Хәзер исә 100 процент, бөтен халыкны түләүгә утыртып бетерделәр. Бездә генә түгел, машина керә алмаган авылларга да килде ул чүпкә квитанция хәтта, – дип аңлатты җитәкче.

ЯЗМЫЙСЫЗ…

Элек сез ТМТВ белән Мәйдан каналларының программаларын яза идегез, хәзер язмыйсыз. Нигә язмыйсыз аны?

Ясминә ГАЛИУЛЛИНА

Казан шәһәре

Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ: телепрограммалар буенча тикшеренүләр, сораштыру бара. Нинди телеканаллар кирәк, ниндиләре кирәкми, әлегә бер фикергә килә алмыйбыз. Мөгаен анкета таратмый булмас. Шул гомум сораштыру нәтиҗәсендә генә ул битне яңартырбыз. Мин үзем ул телепрограмма битен жәллим, программа урынына кызыклы язмалар урнаштырырга мөмкин булыр иде. Югыйсә, хәзер һәр телеканал аерым расланган челтәр буенча эшли, тапшыруларын да шул челтәргә урнаштырып, даими вакытта күрсәтә. Элеккечә нинди тапшыру кайчан була икән, дип гәҗит битенә сызгалап куясы юк. Ә «ТМТВ» белән «Мәйдан» телеканалларына килгәндә, элек аларны бу ширкәтләр үзләре бирә иде, соңгы арада никтер җибәрми башладылар. Юкса, бу аларның кызыксынуында булырга тиешле.

МИЛЛИ ТӘРБИЯ ҖИТМИ

Мәгълүмат чараларыннан билгеле булганча, Казан шәһәренең ЗАГС идарәсендә теркәлгән гражданлык актларының 30 проценты катнаш никах вәкилләре икән. Теркәлүләрнең күпчелеген урыс һәм татар гаиләсе тәшкил итә. Казанда ел саен чит ил: Әзербайҗан, Үзбәкстан, Төркия гражданнары белән 500-700 катнаш никах теркәлә. Төрки дәүләт гражданнарының берсе дә рус хатын-кызлары белән катнашмый. Монда татар хатын-кызлары өстенлеге дисәм дә ялгыш булмас. Бу очракта милләтнең асыл затлары татар халкының санын киметәләр, милләт тамырын корыталар. Төп сәбәп – ата-аналарның милли тәрбия бирмәүләрендә, дип уйлыйм. Бер танышым бар иде: кызы чибәр, акыллы. «Үзебезнекеләргә – татарларга гына кияүгә бирегез инде моны, башка милләткә кияүгә чыга күрмәсен», – дим әнисенә. «Кемне яратса, шуңа чыгар, милләтенә карап торыр хәл юк инде!» – диде. Чынлап та, бераздан рус егете белән өйләнештеләр. Үз милләт вәкилең белән өйләнешмәүнең авырлыклары яши-яши генә чыга аның…

Сәгъдулла ШӘЙХУЛЛА-ӘНӘЛЕ,

Казан шәһәре

ЯЛГАН МИКӘН, ЮК МИКӘН?

Әле генә радио тыңладым. Анда бер халык дәвачысы үзенең халыкны ничек терелтүен сөйләде. Минем үземдә остеохондроз. Умырткамның өч җирендә бүсерләр бар. Шушы дәвалаучыга өч-дүрт тапкыр йөреп карадым мин. Ул берәр көй куя да: «Күзегезне йомыгыз», – ди. Ә үзе бу вакытта бүлмәсеннән чыгып китә икән. Аның безгә сеанс уздыра торган вакытта, машинасына утырып, бер сәгатькә чыгып китүен минем кызым күреп калган иде. Бер көй белән генә кешене ничек дәвалап булсын ди инде ул? Аның әле сеанслары да бик кыйммәт. Бер сеансы 1-2 мең сум. Килгән кешегә кредит алырга өнди. Дәвалыйм, ди. Аңа ышанып йөрергә була микән? Соңгы баруымда ишеге төбенә барып җиткәч, борылып кайтып киттем. Әле дә шулай дәвалый, диләр…

Исемем редакция өчен генә,

Биектау районы

УЙЛАНЫРГА МӘҖБҮР ИТӘ

Казанга еш йөрим. Юлда нинди транспорт очрый, шуңа утырырга туры килә. Юл һәлакәтләре булып кына тора, шуңа кайвакыт куркып та куясың – исән-сау кайтырга язсын…

Юлда вакытта карап барам, отельләр күп. Шуларда бөтен төрле бозыклыкны да күрергә була. Бисмилласыз уеннар, очсыз ризыктан пешерелгән ризыклар, җиңел холыклы хатын-кызлар… Аннан соң бу юлдагы төзү эшләре дә бетеп тормый. Болар барысы да бер үк фаҗигагә китерми микән? Юлга чыкканчы Аятел Көрсине укып барсаң, бәлки исән кайтырсың. Хәзерге юл-транспорт һәлакәтләренең очы-кырые юк.

Мәүлидә ГАЙСИНА

Минзәлә районы, Хуҗәмәт авылы

***

Узган атнада укучыларыбыздан менә шундый шалтыратулар кабул итеп алдык. Соравыгызга җавап тапмасагыз – борчылмагыз, димәк, аңа җавап эзләнә. Сезнең белән һәр атнаның чәршәмбесендә 10нан 13:00 сәгатькә кадәр турыдан туры элемтәдә аралашабыз, сорауларыгызны, зарларыгызны һәм фикер-тәкъдимнәрегезне кабул итеп алабыз. Редакциябезнең телефоны – (843)239-03-53. Шулай ук кесә телефоныннан да шалтыратырга була: 8927-039-03-53.

Мөрәҗәгатьләрне Айгөл ЗАКИРОВА кабул итеп алды

Комментарии