БАРЫСЫ ДА ХӘТЕРДӘ

БАРЫСЫ ДА ХӘТЕРДӘ

Тарихтан күренгәнчә, hәр буын кешесе нинди дә булса тарихи вакыйгалар аша зур сынаулар үтеп яши. Әби-бабаларыбыз – Октябрь революциясе чорын, әти-әниләребез 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы афәтен кичерсәләр, без – сугыштан соң туганнар, 1985 елда башланган «үзгәртеп кору» сәясәте авырлыкларын татып яшибез. Барысын да җимереп ташладылар, ләкин әле яңадан кору яисә башка уңай үзгәрешләр хәзергә күренми.

таркалды. Гомумхалык байлыгы юкка чыгып, хосусый милекчелек барлыкка килде. Завод-фабрикалар, зур сәнәгать оешмалары да аерым кешеләрнең шәхси милкенә әверелде. Барысы да халык өчен, кеше факторы иң алгы планда, дип башланган бу сәясәт, киресенчә, халыкның тормыш хәлен күпкә начарайтты. Илнең икътисады кризис кичерә. Завод-фабрикалар чимал җитештерүдән туктадылар. Яңа төр кешеләр – эшкуарлар барлыкка килде. Тик ул «алып-сатарлар» җитештерү белән мәшәкатьләнмиләр, кибетләр, офислар ачалар. Илдә зур күләмдә эшсезлек барлыкка килде. Ә ул үз артыннан эчкечелек, наркотиклар куллану, куркыныч авырулар тудырды. Бу нәрсәләр авылларга да үтеп керде. Татар авылларында да эчкечелек, хәтта хатын-кызлар арасында да киң таралды. Әхлак, намус төшенчәсе онытылып бара. Лениногорск районы авылларында да шул ук хәлләр күзәтелә.

СССР таркалуы нәтиҗәсендә, Урта Азия республикаларыннан качаклар кайтып тулдылар. Безнең авылга кайтучылар арасында, кайчандыр, яшь чакларында бәхет эзләп читкә китеп, җылы якларда җиңел тормышта гомер иткәннәре дә бар. Хәзер ул якларда тормыш шактый авырлашкан, ә безнең Татарстанда халкыбызның сабырлыгы, түземлелеге, тырышлыгы аркасында тормыш дәрәҗәсе югарырак.

Һәрвакыттагыча, нинди генә үзгәрешләр булмасын, иң авыры авыл халкы җилкәсенә төшә. Гомере буе көч түгеп, җан авазы белән көн күрүче, тормыш алып баручы ул – авыл кешесе. Инде аякка баса гына башлаган идек, җәмгыятьтәге «үзгәртеп кору» дигән үзгәрешләр, авыл тормышын кире якка борып, тормыш дәрәҗәсен түбәнгә тәгәрәтте. Яшәү чыганаклары саекты. Күпләп мал асрау да табыш бирми, чөнки хуҗалыктан сөтне бик түбән бәя белән җыялар. Бәясе кибеттә сатыла торган чишмә суыннан да түбәнрәк. Мал асрау гомер-гомергә табышлы эш булмады булуын. Тик элек авыл халкы да тырыш, уңган иде. Бернигә дә карамастан, ишегалды тутырып мал-туар асрады, намус белән хезмәтен башкарды, хезмәт хакы түләнмәсә дә ярышып эшләделәр. Элек авылда отпуск, ял көне, кыска эш көне дигән төшенчә бөтенләй юк иде бит. Гомергә авыл кешесе хокуксыз булды, хәзер дә шулай дәвам итә. Ул бары тик гомере буе эшләргә hәм дә кемгәдер баш ияргә тиешле бер зат кына. Авыл түрәләре бу ысулны мирас итеп алганнар күрәсең, буыннан-буынга күчереп баралар. Һәрхәлдә, безнең Чәшеледә бу шулай.

Күмәк хуҗалыкларда маллар саны бик нык кимегән, барысын да бетереп баралар. Мәсәлән, минем туган авылым Югары Чыршылыда да 100гә якын ат бар иде, бүген берәү дә юк. Соңгы елларда авыл кырларын чүп үләннәре, билчән, шайтан таягы басты. Эшкәртелмәгән, чәчелмәгән йөзләгән гектар уңдырышлы туфраклы иген кырлары – Җир ана сыкрап ята. Читтән килгән инвесторлар да булганын бетерү ягын гына карый. Гомумән, авыл проблемасын Дәүләт югарылыгында чишмичә, халыкның тормышын җайга салып булмаячак.

Җәмгыятьнең нинди булуына карамастан, кеше үзе тырышса, иренмәсә, тәүфыйклы булса, бервакытта да начар яшәми. Халык бик хак әйтә бит: «Аягың тыпырдаса, авызың чәпелдәр». Безнең авылыбызның да төп халкы муллыкта яши, ишегалды тулы кош-корт, мал-туар, төрле яшелчә-җимеш үстерәләр. Олы яшьтәгеләр вакытында пенсия акчасын алалар. Дөньялар гына тыныч булсын! Үзебезне үзебез кайгыртмасак, беркемгә дә кирәк түгелбез! Аллага шөкер, туган авылым Югары Чәшеледә борынгыдан килгән гореф-гадәтләрне саклап, нәсел-нәсәбебезне барлап, бердәм булып яшибез. Кемнеңдер ярдәмен, безнең өчен нидер эшләвен көтеп утыра торган заманнар узды, hәркем моны аңлый, тырыша, мөмкин булганын эшли. Читтә яшәүчеләр кайтып ата-аналарына, туганнарына булышалар, ял көннәрендә hәр йорт тирәсенә берничә иномарка кайтып туктый. Авылыбыз төзек, матур, хәтта лаеклы ялдагы өлкәннәр дә йорт-җирләрен яңартып, заманча җиhазлап, матур итеп яшиләр. Иң куанычлысы шул – яшьләр дә авыл, нәселенең тарихын өйрәнә, зыярәт кыла. «Ата баба нигезе – изге урын» булуын аңлап, нигезләрен саклап, йорт-ихата тирәсен карап торалар. Һәрхәлдә, яшьләрнең күпчелеге иманлы-тәүфыйклы. Бу әйберләр борынгыдан, затлы нәсел башыбыз Бикчура хан (Кара бәк) бабаларыбыздан күчеп килгән рухи хәзинә – мирас.

Иң зур байлык – үзеңнән соң иманлы, тәрбияле варислар калдыру, диелгән бит һәм моның хаклыгы безнең Лениногорск районы, Югары Чәшеле авылының яшәү рәвешендә чагыла. Яшь буынны иманлы итеп тәрбияләүдә авылыбызның тарихи «Чәшелем – асыл илем» исемле китабы да зур ярдәм булды. Авылыбызның бөек шәхесе Зиннәтулла ага Насыйбуллин 62 нәселнең 5-7 буынга кадәр нәсел шәҗәрәләребезне төзеп, hәрбер нәселнең тарихын, авылыбыз, ил тарихын язып, китап итеп туплап калдырган. Бәяләп бетергесез, титаник аның бу хезмәте, изге гамәле. Авыл халкы аңа бик тә рәхмәтлебез. Югары Чыршылы халкы, бергәләп, тагын да өстәмә мәгълүмат, фотосурәтләр кертеп, китапны зур тираж белән бастырып чыгарып тараттык. Бөтен дөньяга сибелгән авылдашларыбыз, нәсел дәвамчыларының катнашында ел саен июнь аенда шәҗәрә – авыл бәйрәме уздырабыз. Менә быел, Аллаhы боерса, 10нчы тапкыр үткәрәчәкбез. Үзе исән булса, авыл бәйрәмендә Зиннәтулла агабызның 100 яшьлек юбилеен үткәрер идек.

Зиннәтулла агабыз язган беренче тарихи китаптан соң, йомгак сүтелеп киткән кебек, ерак илләрдә, читтә яшәүче авылдашларыбызның нәсел дәвамчыларыннан тагын да күбрәк мәгълүмат килеп тупланды. Шуларга нигезләнеп 2008 елда «Иманлы төбәк җәүhәрләре» исемле зур күләмле, бай тарихыбызны тасвирлаучы китап бастырып чыгарып, бөтен дөньяга тарату бәхетенә ирештем. Бу хезмәтемне Татарстан Фәннәр академиясе дә яхшы бәяләде. Андагы чыганаклар нигезендә, Шөгер төбәгенең бөтен дөньяга танылган бөек галимнәренең исемнәре ачылып, халкыбызга җиткерелде. Шулай ук аларның, төгәлрәге, бөек галим, педагог, дин әhеле Ризаэддин Фәхреддиннең дә Бикчура хан нәселеннән булып, Югары Чыршылы халкы белән бер тамырдан булуыбыз ачыкланды.

Мин үз күңелемдә йөрткән нәрсәләрне йөрәгем аша үткәреп, авыл кешеләренә булган хөрмәтемне белдерәсем килеп яздым. «Үткәнеңә карасаң, киләчәгеңне күрерсең», – диләр бит. Үткәне барның киләчәге дә бар. Халкыбызның киләчәге якты, күркәм булсын!

Роза АБЗАЛОВА-СӘЛМАНОВА.

Татарстан Журналистлар берлеге әгъзасы, төбәк тарихын өйрәнүче.

Әлмәт шәһәре.

Комментарии