- 23.06.2017
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2017, №25 (21 июнь)
- Рубрика: Тормыш сулышы
Табип үтерүдә гаепләнеп, 6 ел да 3 айга иректән мәхрүм ителгән 87 яшьлек Мисбах абый Сәхәбетдиновның фаҗигале язмышы турында язма («Алай гына түгел, болай ул…» №3, 18 гыйнвар, 2017) газетабызда чыккач, укучыларыбыздан хатлар, шалтыратулар күп килде. Шәригать кануннары белән яшәүче бабайның шундый адымга баруы берәүне дә битараф калдырмады. Сәламәтлеге турында, иреккә иртәрәк чыгу мөмкинлеге бармы (УДО), дип сорап шалтыратучылар да күп булды. Ул кырыс режимлы 5нче төзәтү колониясендә (халык телендә Зөя төрмәсе дип йөртелә) билгеләнгән җәза вакытын үтә.
Узган җомгада, «Безнең гәҗит» белән хезмәттәшлек итүче журналист Наилә Вилданова әлеге төрмәдә булып, Мисбах абыйның үзен күреп, сөйләшә, хәтта кочып исәнләшә дә алган. Бу турыда әтрафлы язма әзерләнә. Хәзерге вакытта режимлы учреждение фотолары УФСИНның ТР буенча идарәсе матбугат үзәге белән килештерелә.
Бу санда Мисбах Сәхәбетдин улының безнең укучыларыбызны якынлашкан Рамазан гаете белән тәбрикләвен, һәркемгә сәламәтлек һәм берәүгә дә төрмәгә эләгергә язмасын, дип теләвен ирештерәбез. Иректә чакта да уразасын калдырмаган 87 яшьлек карт очрашканда 21нче көн уразада булган.
Шул шартларда да тоткан уразаларын Аллаһы Тәгалә кабуллардан кылса иде дияргә кала.
Рәсемдә: Мисбах Сәхәбетдинов белән Наилә Вилданова әңгәмә кора.

Комментарии