- 23.06.2011
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2011, №24 (22 июнь)
- Рубрика: Тормыш сулышы
Мин татар әдәбиятыннан имтихан сайладым, чөнки киләчәктә журналистика юлыннан китәргә исәбем бар. Нинди фән сайлаганымны белем алган 54нче гимназия җитәкчелегенә әйткәч, бер-ике атнадан мине чакырдылар да: «Син Чаллыда имтиханны берүзең бирәчәксең», – диделәр. Дөресен әйткәндә, башта бу сүзләргә ышанып бетмәдем. «Ничек инде Чаллы шәһәрендә татар әдәбиятыннан бер кеше генә имтихан биреп ятсын? Берәр бәләкәй генә район булса, ярар, бәлки ышанган да булыр идем, күңел тыныч булыр иде», – дигән уйлар тынычлык бирмәде.
Шушы уйлар белән имтиханга ныклы әзерләнүләр башланды. Сыйныф җитәкчем, татар теле һәм әдәбияты укытучысы Фатыйма апа Абзалова ярдәме белән, әдәбият теориясен, аның чорларын, бөек шагыйрьләребез, аларның иҗат җимешләрен, шунда күтәрелгән проблемалар, идеяләр буенча булган белемнәрне ныгытып чыктык.
Сизми дә калдык, имтихан көне килеп тә җитте. 3 июнь көнне мәктәпнең чыгарылыш укучылары химия фәненнән дә имтихан бирделәр. Химия бирүчеләр белән мине дә кушaрлар, дип фаразлаган идем баштан.
Имтиханнарны үзебезнең гимназиябездә түгел, башка мәктәпкә барып бирдек. Шул мәктәп янына килеп җиткәч, аның диварында эленгән 7-8 «исемлек» белән танышырга булдым. Ул «исемлектә» укучының исем-фамилиясе, нинди фәннән имтихан бирүе һәм бүлмә саны язылган иде. Әмма үземне таба алмадым. Гомумән, татар әдәбияты дигән битне күрмәдем.
Мине имтиханга алып барган укытучым мәктәпкә кереп, 2-3 минут сөйләшеп чыккач кына, татар әдәбияты дип язылган битне алып чыгып, диварга беркетеп куйдылар. Килеп карагач, ниһаять, үземне исемлектә күрдем. Кызыгы шунда ки, химия фәнен бирүчеләр исемлеге шыгрым тулы булса, татар әдәбияты дигәнендә бер генә исем, минеке генә тора һәм ул башка исемлекләрдән читтәрәк иде.
Сыйныфларга керү башланды. Берүзем, 303нче бүлмә дигән язу тоткан укытучы артыннан киттем. Артка да борылып карадым, тагын берәрсе әдәбият бирергә уйламаган микән, дип. Андыйлар булмады. Чит мәктәп укытучылары да кызыксына башлады: «Син үзең генә бирәсеңмени? Алай икән, уңышлар сиңа!», – дип мине дәртләндереп, бүлмәгә кертеп утырттылар. Бүлмәдә бер укучы да юк, мин берүзем һәм ике карап торучы укытучы.
Ничектер куркыта да башлаган иде. Кинәт БДИ биремнәрен таратучылар керделәр дә: «Он один? Удачи тебе, защищай Татарстан!» – дип, чыгып та киттеләр.
Бирем төргәге бер генә булыр дигән идем, берничәне җибәргән булганнар. Шуларның берсен сайладым да, Аллага тапшырып эшли дә башладым. Барлык эшкә дүрт сәгать бирелде. Биремнәрнең төрлесе булды: кайсыдыр уйландыргыч, кайсыдыр таныш, кайсыдыр җиңел.
Иҗат кешесенә вакыт җитми, дип тиккә генә әйтмиләрдер. Биремнәрне тиз-тиз эшли барасың, ә вакыт әллә кая ашыга. Барлык биремнәрне эшләп чыктым, хәтта тикшереп чыгар өчен, 5 минут та калган иде. Шушы 5 минут эчендә битләргә күз йөртеп чыктым да, эшемне өстәлгә илтеп куйдым. Мәктәптән чыккач, күңелне төрле хисләр биләп алды. Ләкин күңел тынычлык таба алды һәм мин өйгә кайтып киттем.
Зур рәхмәтемне укытучыма, Абзалова Фатыйма апага җиткерәсем килә. Фатыйма апа, рәхмәт сезгә! Имтиханны җиңеп чыктык!
Нәтиҗә ясап шуны әйтәсем килә: рус милләте кешеләре татар теле күбрәк укытыла, ә рус теле әзрәк, дип давыл куптарып йөри. Әнә, нинди зур, ярты миллионлы Чаллы шәһәрендә тик бер кеше – мин генә татар әдәбиятыннан имтихан тапшырдым. Бу хәлгә уйланырга гына кала, кадерле дуслар. Үзем татар әдәбиятыннан имтихан тапшыруыма чиксез горурланам. Ә Татарстанга минем кебекләр кирәк микән?!
Булат ГАЗИЗОВ.
Чаллы шәһәре.
azatliq.оrg

Комментарии