- 23.06.2011
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2011, №24 (22 июнь)
- Рубрика: Тормыш сулышы
Бердәм дәүләт имтиханы – мәгариф реформасының күзгә ташлана торган казанышыдыр. Иң әүвәл, элек уңышлы гына кулланылып килгән күршедән күчерү, шпаргалка куллану, укытучы абый-апалар ярдәменә таяну кебек сыналган ысулларны куркыныч астына куеп, шөбһәгә салды. Аннан килеп, шыр наданнарга тарта-суза «өч»ле төртү, әйбәтрәк билгеләрне кызганмыйча өләшү ише алымнар ярдәмендә процентлар белән үлчәнә торган имтихан күрсәткечләрен «җайлау» мөмкинлегенә кизәнеп, мөгаллим халкына шом иңдерде. Реформаторларның укучының уйлау-фикерләү сәләте, аң-белем дәрәҗәсенә объектив бәя бирүгә курс тотуы ата-аналарны да өркетми калмады, әлбәттә. Бигрәк тә, әлифне таяк дип белмәүче балаларын дәрәҗәле ВУЗга кертеп, дипломлы итү турында уйлаучы калын кесәлеләрне.
Кыскасы, бик күпләрнең кычытмаган башына тимер тарак булды бу БДИ дигән нәрсә. Шулай да, тирәнтен уйларга, иҗади фикерләргә өйрәтү кебек уңай яклары да булмады түгел. Сүз укыту-тәрбия эшендәге алга китеш турында түгел үзе. Бу хакта гәп куерту өчен педагог булып, шул казанда кайнарга кирәк. Имтиханнар тирәсендә БДИ китереп чыгарган киеренкелекне йомшарту, килеп туган вәзгыятьтән чыгуга юнәлдерелгән заманча яңа алымнар уйлап табуга гына тукталыйк. Болары да баш шәрифләрен бик шәпләп эшләтергә мәҗбүр иткәндер.
Заманча дигәндә, әлбәттә ки, интернет, мобиль элемтә челтәре кебек фән-техника казанышларыннан файдалану күз алдында тотыла. Билгеле инде, акчага корылган җәмгыятьтәге сату-алу мөнәсәбәтләре алгы урынга куела. Шул рәвешле, белем дәрәҗәсен объектив бәяләүне максат иткән БДИга каршы торырлык чаралар системасы туып, киң кулланыш таба.
Моннан берничә ел элек Балтач районындагы БДИ кабул итү пунктында булган хәл бөтен илгә мәгълүм булган иде. Тыштан бикләп, мөһерләр сугылган бүлмәләр эчендә оялаган студент һәм укытучылар имтихан җавапларын әзерләп торалар, арадашчылар аркылы сынау тапшыручыларга җиткерәләр. УБЭП хезмәткәрләре һәм тикшерүчеләр әлеге «хезмәт»нең түләүле булуын дәлилләп, берничә кеше ришвәт алуда гаепләнде һәм шактый кырыс хөкем дә ителде әле.
Бу «гадәттән тыш» вакыйганы Русиянең барлык мәгълүмат чаралары озак талкыды. Ләкин моңа берәүнең дә исе-акылы китмәде, чөнки мондый һәм моңа охшаш ысуллар һәркайда кулланыла. Чит өлкәләрдә яшәүчеләр бары тик бездә ришвәтнең шактый ким булуына гына гаҗәпләнгән, диләр. Әмма бу Татарстанда БДИдагы уңай билгеләр арзан йөри икән дигән сүз түгел. Матбугатта рәсми рәвештә исбатланган ришвәт кенә күрсәтелә, ә чын сумма, гадәттә, зуррак була.
Кыскасы, бездә дә, күрше төбәкләрдә дә «тәртипләр» бер чама. Аерма бары тик шунда – аларда тыныч, ә бездә Русиякүләм шаукым күтәрерлек очраклар әледән-әле ачыла тора. Һәм моны реформа уздырабыз дип лаф оручы югарыдагы мәгариф органнары түгел, ә милиция фаш итә. Хәер, монысы сәер түгел. Тере процентлы күрсәткечләрнең район, республика күләмендәгеләре дә ким-хур булырга тиеш түгел бит. Шуңа күрә, сынау тапшыручыларның үзләре белән заманча шпаргалкалар – кесә телефоны яисә цифрлы фотоаппаратлар алып кереп, «нәтиҗәле» куллануына күз йомуың хәерле. Чүпне өйдән читкә чыгару, дигән әйтем дә бар бит әле.
БДИ барышын контрольдә тотарга тиешле җитди кыяфәтле абый-апаларның законсыз гамәлләрне күрмәмешкә салышуын балалар да сизә, әлбәттә. Шуңа күрә, күбесе ни рәвешле телефонына килгән SMS хәбәрне күчерүе һәм, гомумән, сынауны ничек «тапшыруы» турында соңыннан ихлас уртаклаша. Апас район үзәгендә оештырылган пунктта имтиханнарның цифрлы фотоаппаратлар ярдәмендә бирелүе турында да сүз чыкмый калмый. Чыкмаслык та түгел, бу ачыктан-ачык эшләнә. Сынау бирүче «секретный» – конверттан алып бирелгән кәгазьне, ягъни җавап таләп итүче сорауларны фотога төшерә дә, флеш-картаны тәрәзәдән ишек алдына ыргыта. Ул шунда ук велосипедта «уйнап йөрүче» малай кулына эләгә. Анысы жәлт кенә капка артында торучы караңгы тәрәзәле машинага таба элдерә.
Аңлашыла ки, әлеге машиналарда ноутбуклы укымышлы кешеләр утыра. Дөрес җаваплар язылган «флешка» тиздән кире хуҗасына кайтарыла. Әлбәттә, моны контроль өстендә контроль булган мәктәп бинасында яшертен эшләп булмый. Хәзерге белем бирү системасы укучыга реаль билге куярга әзер түгел, дигән нәтиҗә ясыйсы гына кала. Димәк, үзгәртеп кору, алга китеш, реформа турында сөйләп торасы да юк. Хәзергә бер генә аерма сизелә – элек акча түләп югары уку йортына кертү «тәртибе» БДИда яхшы билге өчен ришвәт төртүгә алмаштырылды. Кем әйтмешли, ике чабата – бер кием.
Моны милициядә яхшы аңлыйлар. Шуңа күрә, Апастагы хәлләр турында мәгълүмат алыну белән, районга Казаннан УБЭП хезмәткәрләре килеп төшә. Ул көнне пунктта район мәктәпләреннән җыйналган 98 бала җәмгыять белеменнән сынау тапшыра. Сигез кабинетның һәркайсында – икешәр педагог, коридорларда тагын җиде кеше күзәтчелек итә. Өстәвенә, пунктның җитәкчесе һәм аның ике урынбасары бар. Кыскасы, тычкан да узарлык түгел. Ә менә флеш-карталар йөреп тора. Мәктәп һәм мәктәп тирәсендә эш кайный, хәтта УБЭП һәм алар белән килгән Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы вәкиле күзәтеп торуын да сизмиләр. Ул көнне ике арада ир уртасы кеше йөреп торуы күзгә ташлана. Җаен туры китереп, эләктереп алалар аны оперативниклар.
Мәктәптә шофер булып эшли икән. Янында әзер җаваплар язылган берничә бит кәгазь дә була. Аларда сынау бирүченең фамилиясе дә, кайсы кабинетта икәнлеге, ягъни адресы күрсәтелгән. Шунда дежур торучы укытучыга, аның аркылы адресатка җиткерәсе генә калган. Ләкин ошбу укучылар көтеп-көтеп тә ярдәмне алу бәхетенә ирешә алмыйлар. Аның каравы, соңыннан аларга ике министрлык вәкилләре сорауларына җавап бирергә туры килә. Берсеннән фотоаппарат та алына.
Эчке эшләр министрлыгы оперативникларына, әлбәттә, кемгә күпме түләнә, дигән сорау кызыксындыра. Ләкин хәзергә җинаять кодексының коррупцион маддәләре буенча эш кузгату турында хәбәрләр юк. Ләкин безгә мәгълүм булганча, әлеге законсыз гамәлләрне оештырган кешеләрне ачыклау буенча оператив-эзләү чаралары дәвам иттерелә.
Вакыйга Апаста аяз көнне яшен суккандай итә. БДИдагы хәлләр берәүне дә гаҗәпләндерми, дисәң дә буладыр. Әйтелгәнчә, бу мәгълүм һәм гадәти хәл санала. Ә менә тикшерүчеләр ни өчен Апасны сайлаган, дигән мәсьәлә күпләрне кызыксындыра. Төгәлрәге, милициягә кем һәм ни өчен «тишкән» дә, районны хур иткән дигән сораулар көнүзәк тема булып тора. Укучыларга, укытучыларга һәм дә ата-аналарга, гомумән, һәркемгә ошый торган «тәртипләр» бер кешедә генә ризасызлык уяту, чынлап та, гаҗәп бит…
Процентлы күрсәткечләргә карап фикер йөрткәндә, рус телен иң яхшы белүчеләр Төньяк Кавказ республикаларында яшәүче укучылар икән. Чөнки чечен авыл мәктәпләре балалары БДИны Мәскәүнең дәрәҗәле уку йортларында белем алган яшьтәшләреннән яхшырак «бирәләр». Таләпләр бер, билгеләр объектив икән, болай булырга тиеш түгел иде. Ләкин бар да риза, бар да канәгать бит әнә. Реформа да бара. Һәрхәлдә, бердәм дәүләт имтиханы кертелгәннән бирле, укучыларның белем дәрәҗәсе күтәрелде, дип отчетлар да язалардыр әле…
Наил ВАХИТОВ.

Комментарии