«Алло, Безнең гәҗитме?»

«Алло, Безнең гәҗитме?»

КАБЕРЕ НАЧАР ХӘЛДӘ

Озакламый Җиңү көне җитә. Безнең авылда 3 баласын сугышта югалткан, шуннан соң акылга җиңеләйгән, 30 ел буе ялан аяк авыл башына чыгып, балаларын көтеп яткан бер әбинең кабере бар. 1975нче елда ук җирләгән идек без ул Шәмсеруй Шәмгунова исемле әбине. Шул кабер бүген ташландык хәлдә. Аның чардуганы да, бернәрсәсе дә юк. Зиратка барган саен, шуны күреп, күңелем бик рәнҗеп кайта. Өч баласы да Хәтер китабына кертелгән шул ананың каберен рәткә китереп булмый микәнни? Без үзебез хәзер инде олы яшьтә. Ул әбинең 42нче елгы бер оныгы гына исән, ул да бик олы яшьтә. Авыл советына әйткән идем, безнең акча юк, дип дорфа гына җавап кайтарды.

Рәшит ВӘЛИЕВ,

Аксубай районы, Иске Кыязлы авылы

Иске Кыязлы авыл җирлеге башлыгы Газинур Дәүләтшин, миңа бу сорау белән мөрәҗәгать иткәннәре юк иде, диде. Әбинең исемен, үлгән елын язып алды. «Хәбәр иткәнегез өчен рәхмәт. Авыл җирлегенең акчасы юк инде. Тик бер чардуган ясап кую өчен генә әллә ни зур акча кирәкми, бу сорауны авылда күтәреп карыйсы булыр, язып алдым», – дип җавап бирде авыл башлыгы.

ЯРАТЫП КАРЫЙБЫЗ

ТНВ телеканалында чыга торган «Сәхнәдәш» тапшыруы бик күркәм тапшыруга әйләнеп китте. Алып баручы бик әйбәт алып бара. Илсөя Бәдретдинова, Сиринә Зәйнетдинова катнашкан чыгарылышларны аеруча да яратып карадык, бик әйбәт сөйләделәр. Тик менә Венера Ганиева гына сөйли дә, җырлый да алмады. Кешене бик шаккаттырасы килсә, авылларга чыгып, концерт куеп йөрсен иде ул…

Фәнил САЛИХОВ,

Минзәлә районы, Усай авылы

САБАН ТУЙЛАРЫ ҖИТӘ

Татарстан илбашы Сабан туен уздыру көннәрен имзалады. Бу уңайдан фикерләрем бар. Бәлки, кемнәрдер ошатып та бетермәс. Сабан туе башкалабызның һәр районында уздырылса, милли таләпләргә туры килсә иде. Татарстаныбызда 2 меңнән артык эреле-ваклы авыл бар дип санап чыгардым. Шул авылларның яртысында гына булса да милли бәйрәмебез уздырылса, ничек әйбәт булыр иде бит! Байтак җырлаучылар Сабан туенда чыгыш ясаячак шәһәр-авылларын билгеләп куйдылар инде. Елга бер тапкыр булса да бушлай җырласалар иде алар, Аллаһның рәхмәте төшәр иде. Алайса кайберәүләр хәтта үз туган якларында җырлап та зур акчалар каерып китәләр.

Нәкыйп ГАБДЕЛБӘР,

Казан шәһәре

КИҢӘШЛЕ ЭШ ТАРКАЛМАС

Соңгы вакытларда матбугатта өч телдә уку-укыту мәсьәләсе бик еш күтәрелә. Бу, чыннан да, бик җитди мәсьәлә. Ул гади мәктәп кенә булып калмасын өчен, тел галимнәренең фикерләренә, тәкъдимнәренә колак салырга кирәк. Галимнәр кергән төркемдә Рүзәл Юсупов, Марат Лотфуллин, Әнис Галимҗанов кебек кешеләр һичшиксез булырга тиеш.

Сәгъдулла ШӘЙХУЛЛА-ӘНӘЛЕ,

Казан шәһәре

АЛАМА ЫШТАННАН КӨЧКӘ КОТЫЛГАН ИДЕК…

12нче март көнне телевизордан Айрат Арслановка багышланган тапшыру тыңладым. Нишләп бу Айрат Арслановны бер дә искә алмыйлар икән, дип уйлый идем. Шундый сагындык без аның сөйләүләрен. Бәлки, халык оныткандыр дип уйлыйлардыр, юк, алар мәңге безнең истә. Шундый күңелем булды бу тапшыруны карагач. Аннары Вафирә Гыйззәтуллина җырларын бик тә ишетәсем килә. Ул ашамый-эчми мәйданда милләтне яклап яткан артистыбыз да бит әле. Рәхмәт аңа! Догаларыбыз рухына барып ирешсен иде.

Без хәзер олы яшьтәгеләр. Алама ыштан киеп, сәхнәдә селкенеп торганнарны карыйсы килми. Без ул алама ыштаннан туеп туктаган буын бит. Өйләрендә киеп йөрсеннәр, бакчага киеп чыксыннар, тик сәхнәгә киеп чыга торган кием түгел бит ул. Болай да бездә күңел төшенкелеге. Шуңа күрә яхшы, матур әйберләрне күбрәк күрсәтсеннәр иде. Бик матур җырчыларыбыз да бар бит.

Исемем редакция өчен генә,

Азнакай шәһәре

ФОНОГРАММА АЛДАУ ТҮГЕЛМЕНИ?

Хәзер сәнгатьтә үзешчәннәр күбәйде. Кайсы, сәхнәгә чыкмас борын, «кул чабыгыз», «кулыгызны күтәрегез», «аягыгызны тыпырдатыгыз» дип чыгалар. Кешенең зәвыгын юкка чыгара торган алымнар бит инде бу. Без үзебез чын җырчыларга – Филүс Каһиров, Ришат Төхвәтуллиннарга барабыз. Аларда тегесен-монысын сөйләп йөрүче дә юк. Көен дә үзем яздым, сүзен дә үзем яздым, дип мактанмыйлар, күбесе халык җырлары. Каравы да, тыңлавы да рәхәт.

Тагын бер фикерем бар. Берничә кешене генә алдасаң да, мошенник, дип хөкем итәләр. Ә фонограммага җырлаган булып селкенеп торучылар мошенник булып саналмыймыни? Алар да кешене алдый булып чыга бит, ничәшәр меңлек залларны алдый.

Фәрдия ГАЛИМҖАНОВА,

Чаллы шәһәре

Редакциядән: кызганыч, Русиядә фонограммага җырлау закон тарафыннан тыелмаган. 2005нче елда ук Дәүләт Думасына фонограммага җырлаган артистларны штрафка тарту турында закон проекты кертеп караганнар иде, тик ул үтмәде.

***

Узган атнада укучыларыбыздан менә шундый шалтыратулар кабул итеп алдык. Соравыгызга җавап тапмасагыз – борчылмагыз, димәк, аңа җавап эзләнә. Сезнең белән һәр атнаның чәршәмбесендә 10нан 13:00 сәгатькә кадәр турыдан туры элемтәдә аралашачакбыз, сорауларыгызны, зарларыгызны һәм фикер-тәкъдимнәрегезне кабул итеп алачакбыз. Редакциябезнең телефоны – (843)239-03-53. Шулай ук кесә телефоныннан да шалтыратырга була: 8927-039-03-53.

Мөрәҗәгатьләрне Фәнзилә МОСТАФИНА кабул итеп алды

Комментарии