Урлана язган мирас

Урлана язган мирас

Редакциягә килгән хатларны барлап утырам. Кәрим Кара псевдонимы белән язылган хикәяне укып чыгып күз яшьләремне сөрттем дә, шул хат-хикәядәге бер җөмләнең астына кызыл каләм белән сызып куйдым. «Җир йөзендә яхшылык яманлыктан күбрәк һәм өстенрәк булмаса, бу дөнья көнендә дөбердәп җимерелеп төшкән булыр иде инде», дип яза автор, элеккеге сыйныфташының ике тапкыр нахакка хөкем ителү тарихын бәян иткәннән соң. (Хикәя газетабызның якындагы калын чыгарылышларының берсендә дөнья күрәчәк.) Хаклымы ул? Яхшылык чыннан да күбрәкме? Бу сорауга һәркем үз күңел халәтеннән, хәзерге мизгелдә булган хис-кичерешләреннән, тормыш кыенлыкларыннан чыгып җавап бирер дә, фикерләр икегә аерылыр кебек.

Үзем дә, кичә генә утырышында булып, гадел хөкем карары ишеткәнгә күрә, яхшылыкның кайчан да булса бер җиңүенә ышанам. Тик ул гаделлекне юллап, елга якын, Авиатөзелеш районы суды бусагасын таптарга туры килде шул.

ХӘЙЛӘКӘР РӘИС

Редакциягә Руслан узган ел ук мөрәҗәгать итте. Аның ниндидер ярдәм көтүе дә түгел, ә үзенең нинди гаделсезлек белән очрашуын тасвирлап, башкаларга да гыйбрәт күрсәтәсе, сабак бирәсе килә иде. Руслан белән, җитәкләшеп диярлек, судларга йөри башладык. Шунда мин бу егетнең бик авыр язмышлы булуын, аны гомер буе рәхимсез язмыш ачысы озата килүен белдем.

Төп сүзем ул хакта булмаса да, сүз уңаеннан гына әйтим: Русланга ике яшь булганда, аның әтисе гаиләсен ташлап чыгып киткән. Шуннан бирле 20 елдан артык вакыт узса да, егет аның кайдалыгын да, кемлеген дә белми, белергә дә теләми. Малайга 5 яшь тулгач исә, аның әнисе вафат була. Әнисенең апасы Русланны тәрбиягә алып, карап үстерә. Мәктәпне тәмамлагач, Руслан хәрби училищеда укып чыга һәм хәзер ул КХТИ студенты. Үзе эшли, үзе укый, кыскасы, тормыш дулкыннарын берьялгызы ерып бара бу егет.

…Руслан, үзен хәтерли башлаганнан бирле, җәйләрен бабасы тәрбиясендә була. Алар яздан көзгә кадәр бабасы белән бергә бакчада эшлиләр, җир эшкәртеп мул уңыш алалар. Бакча территориясенә кечкенә генә йорт, мунча салына. Алмагач, кура җиләге, карлыган утырталар. Бер карасаң, вак-төяк әйберләр саныйм кебек, ләкин нәкъ менә шулар ахыр чиктә судта зур дәлил буларак чыгыш ясаячак та…

2008 елда бабай авырый башлый һәм урын өстенә егыла. Әлбәттә, бу вакытта бакча кайгысы булмый. Шулай да, вакыт-вакыт шунда килгәләп, шашлык ашап, йортта кунак булып китә Руслан. Башка туганнар да шәһәрдән ял итәсе килгәндә шунда юл ала. Түтәл казып уңыш үстермәсәләр дә, бакчада даими булып торалар. Алманы җыеп кайнатмалар ясыйлар, димәк, барыбер уңыш алып торалар.

2010 елның 4 августында бабай вафат була. Васыятендә бакчаны Русланга калдыруы турында хәбәр итсә дә, Руслан моңа әллә ни әһәмият бирми. Ул җирне үзенеке итеп законлаштырасын да белми һәм шулай итеп елдан артык вакыт уза.

2011 елның декабрь аенда гына, туганнары киңәше белән, Руслан шундагы бакчачылык җәмгыятенә барып, үзен анда исәпкә алуларын сорый, бабасының үлүен әйтә. Җәмгыятьнең рәисе – Наталья Буслаева, аңа А.Сафинның үлеме турындагы таныклык алып килергә куша һәм егетне бакчачылык җәмгыятенә алу мәсьәләсе гомум җыелышта, февральдә хәл ителәчәк, дип белдерә. Инде февраль аенда шушы ук рәис белән очрашкач, ул бабасының 18 мең 839 сум бурычы барлыгын белеп ала. Бабай урын өстендә булгач, аның кертемнәрен түләү онытылган була билгеле. Руслан бурычны түләячәген әйткәч, рәис ханым ике атнадан гомум җыелыш булачагын әйтеп, егеткә март аенда килергә кирәклеген белдерә. Март аенда исә, Русланның кулына белешмә тоттыралар. Шушы белешмәдән күренгәнчә, 15 гыйнварда булган гомум җыелыш нигезендә егетнең бабасы А.Д.Сафин бакчачылык җәмгыятеннән чыгарылган, ә 256нчы номерлы җир участогы аннан алынып, бакчачылык җәмгыятенеке итеп танылган икән. Кыскасы, бабайның үлгәнен генә көткәннәр диярсең, уйлашканнар да бик җиңел генә итеп, җирне тартып алганнар.

Руслан шуннан соң Авиатөзелеш районы прокуратурасына барып, булган вакыйгаларны прокурорга сөйли.

– Тагын Буслаевамы? – диде миңа прокурор һәм урынбасарларын янына чакыртып, аның буенча килгән барлык мөрәҗәгатьләрне карарга кушты. Мин аннан зарланып килгән беренче кеше генә түгел икәнмен. Алар тикшергәндәй итте, ләкин Буслаеваның бернинди хокук бозуларын ачыклый алмады. Шуннан соң мин судка бардым, – дип сөйли Руслан.

Судка гариза язганда ук инде аның җиренә башка бер кеше килеп төпләнеп, үз йортын салырга керешә. Күршеләр аңа бу җирнең варисы булу хакында әйтсәләр дә, ул бакчаны сатып алу турындагы кәгазьләрне күрсәтеп, үзенең җиргә законлы рәвештә ия булуын хәбәр итә. Руслан да килеп карый аның янына. «Рәис ханым янына барыгыз, ул җавап бирсен, минем бар да законлы», ди ул. Йорт салына. Элеккеге мунча да кораллар тора торган сарайга әверелә. Егетнең судка бармый чарасы калмый.

ОЗАК УЙЛАП ЙӨРСӘҢ…

Судларда нәрсә булганын инде үзем дә рәхәтләнеп сөйли алам, чөнки 6-7 утырышка бара торгач, бу тарихны җентекләп өйрәнү мөмкинлеге туды. Бердәнбер көнне шул суд бинасында утыручы сакчылар да үземне таный башладылар. «Безнең гәҗит» исәнмесез, «Безнең гәҗит» сау булыгыз, дип игътибарга күмделәр. Кыскасы, йөри торгач алар белән тәмам дуслашып беттек.

Судларның беренче өлешенә, Яңа елга кадәр булганнарына Н.Буслаева килеп тә тормады. Әле авырый, әле башка сәбәп… Шулай итеп, аннан башка гына судның беренче карары укылды. Анда гомум җыелыш карарын законсыз итеп тану һәм җирне кире Русланга кайтару турында әйтелә иде. Карар укылуын укылды, ләкин шул карардан соң ук, инде җир Русланга суд аша тапшырылып беткәч диярлек, бу җиргә йорт салып куйган ирнең аны 2013 елның 29 гыйнварында хосусыйлаштырылуы ачыкланды. Менә бит судлар нигә сузылган һәм рәис килми йөргән икән. Җирне тулысынча хосусыйлаштырып бетерү кирәк булган.

Шуннан соң инде Наталья Буслаева пәйда булды. Яңадан судлар башланды.

– Руслан безнең янга декабрьдә килмәде, – диде ул судта. – Мин әле ул торган йортка да әллә ничә тапкыр барып, бабасының кертемнәре бурычы булуы турындагы квитанцияләрне ишегенә кыстырып калдыра идем. Ул җиргә алар килеп тә карамады, ул ташландык булып, чүп җыеп ятты. Ташландык йорт булгач, анда яшьләр машиналарда килеп, төнлә музыка акыртып, тынычлыкны ала иделәр. Янгын чыгу куркынычы туды. Кыскасы, ул участоктан халык зарлана башлады, ике шикаять язылды. Шуңа күрә без аны А.Сафин исеменнән алып, башка кешегә күчерергә булдык. 3 ел дәвамында каралмаган бакчаны, устав нигезендә, аның иясеннән алырга хакыбыз бар. Дөресрәге, А.Сафин аның иясе дә түгел иде, чөнки ул хосусыйлаштырылмаган милек. Бу җирне аңа эшләгән урыныннан С.П.Горбунов исемендәге КАПОдан 1976 елда биргәннәр. Моңарчы ук аны үзеңнеке итеп теркәргә була иде.

Буслаеваның бакчачылык җәмгыяте уставыннан пунктлар китерә-китерә үз сүзләрен дәлилләп баруы бик тәэсирле булды. Тик ул уставның әле февральдә генә кабул ителүен белгәч, ни көләргә, ни еларга белмәдек.

ЯҢА ХУҖАГА – ТАШНЫҢ ЗУРЫСЫ

Бу участокта инде үз йортын салып куйган Виктор Василенко исә, җирнең иясе барлыгын белмәгән дә булып чыга. Ул рәис сүзенә генә ышанган, күршеләр кисәткәч тә аны үз проблемасы түгел, ә рәис хатынның проблемасы итеп кабул иткән. «Мин сатып алдым да хосусыйлаштырдым, эш бетте», – дигән ул.

Менә бу урында мин «сатып алдым» дип язарга тиеш түгел идем, чөнки бакчачылык җәмгыяте җирне сата алмый. Ул ташландык, иясез җирне кемгә дә булса тапшырып, аның кертемнәре хисабына гына көн итүче оешма. Ә бу очракта, В.Василенконың документларында, җир 100 мең сумнан артыкка бирелгән. Бакчачылык җәмгыяте рәисе бу акчаларны төрле кертемнәр, элеккеге бурычлар каплану хисабына чутланды дисә дә, 60-70 мең сум чамасы акчаны ни өчен алуын аңлатып бирә алмады.

Җирне хосусыйлаштыру мәсьәләсенә килгәндә, бу процесс күршеләр белән бергә, ике якның да ризалыгына бәйле рәвештә куелган имзасына карап эшләнә. Ә монда хосусыйлаштыру булган, ләкин күршеләр нишләптер моны белми калган. Белми калсалар да, документларда аларның имзасы тора. Ни кызганыч, алар бу хакта суд залында гына белде. Әле җитмәсә, Русланның яклаучысы Людмила Золотова, яңа хуҗа Виктор Василенконың, бер як күршенең җирен дә бераз гына үзләштерүен әйтеп салды.

шәһәре башкарма комитетыннан килгән вәкил исә, җирне В.Василенкода калдыру яклы иде.

– Без бу җир буенча судлар барганын белмәдек, белсәк тә ул безгә кагылмый, чөнки җир буенча тиешле документлар безгә бирелде һәм без аны Виктор Василенко җире итеп теркәп куйдык. Ә А.Сафин үз оныгына бу җирне васыять итә алмый иде, чөнки ул аның җире түгел, ул муниципаль милек һәм хосусыйлаштырылмаган булган. Димәк, ул вафат булып, җир ташландык хәлдә яткач, бакчачылык җәмгыяте уставы нигезендә аны башка берәүгә бирергә хаклы иделәр, – диде ул.

Шахитләргә килгәндә, Руслан да үз ягыннан бик күпләрне алып килде, Наталья ханым да әллә кемнәрне китереп, бу җирнең ташландык булуын исбатларга теләде. Ахыр чиктә суд, бөтен күрсәтмәләрне искә алып, Русланның соравын канәгатьләндерергә, җирне кире аңа кайтарырга дигән карар чыгарды.

Җир үзе хосусыйлаштырылмаган булса да, аның өстендә басып торучы иске йорт һәм мунча, агачлар, куаклар – Сафиннарныкы санала! Ә үз милкен бабай васыять итеп калдыра ала иде. Шулай ук А.Сафинны бакчачылык җәмгыятеннән чыгарган гомум җыелышның булу-булмавы да судья Г.Куханёвада шик тудырды. Җыелыш протоколын теләсә-кайчан ясап теркәп куеп була ләбаса. Буслаева тәкъдим иткән фотоларда ташландык җир сурәтләнсә дә, ул әлеге җирнең нәкъ менә Русланныкы икәнен раслый алмады.

– Бу безнең җир түгел, ул бөтенләй башка бер ташландык участокны күрсәтеп, үз дөреслеген расламакчы була, – диде егет.

Биредә иң нык кыерсытылган кеше – Виктор Василенко. Кайчандыр сугыш хәрәкәтләрендә катнашкан бу ир узган җәй буе төзегән, җирдә казынган, аны үлчәткән, рәсмиләштергән, күпме акча һәм вакыт сарыф иткән… Ә хәзер суд нигезендә ул бу җирдән китәргә тиеш. Әлбәттә, бакчачылык җәмгыяте рәисе Наталья Буслаева бу эшне Югары Судка шикаять итәчәк, ләкин ул суд дөреслек артыннан ялганны хуплап утырмас һәм карарны үз көчендә калдырыр дип өмет итәм.

Крылов мәсәлләрендәге кебек мораль: һәр ятим дә ялгыз түгел һәм яхшылык яманлыктан барыбер өстенрәк.

Эльвира ФАТЫЙХОВА.

Комментарии