«Арестант» сыерлар

«Арестант» сыерлар

Тәтеш районындагы бер хуҗалыкта сыерлар тотык итеп алынган. Суд приставлары санаган үзләрен. һәм салымнар буенча бурычлар өчен предприятиегә карата 65 эш кузгатылган. Җитәкчелек әлеге акчаны түләргә ашыкмый. Әҗәт күләмен суд органнары 150 сыер хакына тиңләгән. Мескен малларның гаебен ачыклау өчен, без Тәтеш районына юл алдык.

Хуҗалыкның исеме “Мираж” булса да, аны эзләп табу авыр түгел икән. Ул – районда иң зур аграр оешмаларның берсе. Мең ярым баш терлеге генә бар. Ат, дуңгыз асрыйлар, ләкин күпчелеге – сыерлар. Без авылындагы фермага кисәтү-нисез барып төштек. Терлекләрне әйбәт карыйлар икән. Чөнки маллар – бердәнбер керем чыганагы, бигрәк тә хәзерге чорда. Ферма мөдире Рамил Вәлиев журналистларыннан бераз өркесә дә, безне “экскурсиягә” алып китте. Корылык ел булгач, азык белән авырлык икән. Печәнне, беренче үләннәр чыккан чорга җитсен дип, бик чамалап кына бирәләр. Хәер, анысы быел болар өчен генә түгел, бөтен республика өчен зур проблема. Сүзне хезмәт хакы түләү-түләмәү ягына борам.

– Авыррак инде, – ди Рамил, килешлерәк, йомшаграк сүзләр табарга тырышып. – Ләкин эш кешесенә акча бар. Түлиләр.

– Вакытындамы?

– Вакытында дип… Менә гыйнвар-февраль өчен акча булмады, бозаулата алырга мөмкин иде.

“Мираж” җәмгыятенең бурычы бүген 2,5 миллион сум, шуның 600 мең сумнан артыгы – хезмәт хакы әҗәтләре. Ләкин Рамил миннән әлеге саннарны ишеткәч таң калды. Үз карамагындагы 150 сыерга арест салынуга да нык гаҗәпләнде:

– Юк ла инде, булмаганны! Хәлләребез алай ук авыр түгел бит! Көнчеләр имеш-мимеш таратадыр! – ди. – Ә үземнең сыерларны мин беркемгә дә бирмәячәкмен. Хәтта суд приставларына да!

Алай да “Тулырак аңлатмаларны директор гына бирә ала”, – ди Рамил. Бераз уйлап торгач, җитәкчесен хезмәт хакына караганда да сирәгрәк күрүен өстәп куйды. Фамилиясе Шәйхетдинов булган әлеге кешене хакимиятендә дә зарыгып көтәләр икән. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Ирек Еремеев районда авыр хәлдәге, кредитларга баткан оешмалар барлыгын яшерми. Аларны һәм банкирларны җыеп, проблеманы уртага салып сөйләшәләр, хәл итү юлларын эзлиләр һәм ахыр чиккә җиткерми табалар да икән. Кемгәдер түләүне кичектерәләр, кайберәүләр продукция белән бирә. Ләкин “Мираж” җәмгыяте җитәкчелеге мондый утырышларга килми.

– Сүз дә юк, авыр ел булды, – ди Ирек әфәнде. – Башта корылык, аннан карлы-буранлы кыш. Безнең хуҗалыклар көтелгән керемнең өчтән берен генә алды. Ләкин табигать казасы дип кул кушырып йөрергә ярамый бит. Бөтен кешегә дә авыр булды, ләкин түләп бетермәслек әҗәткә бөтенесе дә батмады.

Түрә “Мираж” оешмасы сыерлары язмышы өчен бик борчылуын дә әйтте. Таякның авыр башы аңа да төшәчәк бит. Республика җитәкчелеге терлек башын киметмәскә дигән бурыч куйды. Ә малларның язмышы приставлар күзлегеннән инде аермачык. Аларның кулларында суд карары һәм аны үтәү йөкләмәләре. 150 савым сыеры арест астында булса да, әлегә аларның иреген беркем дә чикләми. Маллар фермада март азагына кадәр калачак. Ләкин аннан соң буласы вакыйгалар шатланырлык түгел. Әгәр агрофирма бурычларын түләп, терлекләрен кире кайтару җаен тапмаса, савым сыерларын ит комбинатына озатачаклар. Шулай итеп, җитәкчеләрнең булдыксызлыгы гөнаһсыз хайваннар бәрабәренә хәл ителер кебек…

Ольга ИВШИНА.

Казан – Тәтеш – Казан.

 

Комментарии