Алло, «Безнең гәҗит»ме?

Алло, «Безнең гәҗит»ме?

ҖАНЛЫ САНДЫК

Җанлы сандыкларга охшатам мин тар ишекле, кешеләр белән шыплап тулган «ГАЗель» маршруткаларын. Бу җанлы сандык эчендә яшьләргә аеруча кыен. Чиста-пөхтә, «аккуратный» бит алар. Шушы ук машинада ютәлләүче, күзләре яшьләнгән (суыктандыр, бәлки), бер кулларында сумка, икенче кулларында таяк булган пенсионерлар да. Менә мин дә «Сөембикә» маршрутында йөри торган 35нче «ГАЗель»гә килеп кердем. Бер кулымда 10 ипи салынган сумка. Чаллы шәһәрендә мини-пекарнялар бик күп, кичә сатылмый калган ипине 12 тәңкәгә җибәрәләр. Авыл кибетендә мондый ипиләр 50 тәңкә тора. Икенче кулымда – 80гә 30 сантиметрлы тартмада «утеплитель». Шул бер «ГАЗель»гә сыйдык. Минем бер тәкъдимем бар. Бу йогышлы чир чорында яшьләр өчен аерым машиналар йөрсен иде. «Яшьләр өчен» дип язып куясың. Ә безнең кебек өлкәннәр өчен – аерым «ГАЗель». Бу ковидны күбрәк өлкәннәр тарата, картлар чире, диләр бит. Әйдәгез, яшьләрне саклыйк. Аерым маршрут ачыйк!

Мәүлидә ГАЙСИНА,

Минзәлә районы, Хуҗәмәт авылы

АЛЫП БАРУЧЫЛАРГА СҮЗЕМ БАР

Соңгы вакытта телевизордан тапшыру алып баручыларны тәнкыйтьләү күбәя башлады. Килешәм инде, төрле чаклары була. Ул бигрәк тә «Кәмит-Җәвит» тапшыруына эләгә. Минемчә, бу – җырчыларны үз тавышларына җырлата торган бердәнбер тапшыру. Монда бит сәхнәдәге кебек авыз ачып-ябып кына чабып йөри алмыйлар. Чама белән генә юморы да кирәк. Җәвит матур итеп алып бара, һәрбер килгән кунакка сүзен таба белә. Үз-үзен тотышы гына артыграк. Гел бармакларын тырпайтып сөйли, Шүрәле сыман кытыкларга килгән кебек тоела. Аннары көзге әтәч сыман сыңар аягында басып, тирәләп йөрмәсә, килешлерәк булыр иде, дим. Икенче сүзем – «Таяну ноктасы»н алып баручы Алмаз Гафиятовка. Тапшыруны матур алып бара, ашыкмый да, ипле. Ләкин сөйләгәндә, менә-менә авып китәм дигәндәй, ян-якка селкенеп сөйли. Мин ул сөйләгәндә гел «егылмаса ярар иде» дип теләп утырам. Бер минем генә фикерем түгел, кешеләр дә шулай ди. Үпкәләмәсен инде.

Флера МАКСУДОВА,

Азнакай районы, Урманай авылы

БЕЗНЕҢ ХАЛЫК ЧЫДАМ УЛ

«Безнең гәҗит»нең 5нче санында коррупция турында мәкалә басылган иде («Коррупцияне ничек җиңәргә? Жириновский өйрәтә», 10 февраль, 2021). Шуны укып чыккач, башка мондый уй килде. Депутатларыбыз коррупция дип баш ватып ятмасыннар. Аның башы, чыганагы эчтә – үзләренең арасында. Коррупционерлар законны үзләре чыгара. Аларга бернәрсә булмый. Бездә, халык телендә, «аның крышасы бар» диләр. Ә «крыша» дигәннәре ул – йә депутат, йә чиновник, йә прокурор, йә полиция җитәкчесе. Мәкаләдә Русияне Сингапур, Кытай белән чагыштырганнар. Алай чагыштырырга кирәкми. Ул бит җир белән күк арасы кебек. Менә шулай, җәмәгать. Миллионнар, миллиардлар китә торыр, аларны каплар өчен хөкүмәт бәяләрне арттыра торыр. Халык җилкәсе генә түзсен. Түзә дә, безнең халык чыдам бит ул…

Әхәт САБИРОВ,

Кама Тамагы районы, Көрәле авылы

ТУКАЙ БҮЛӘГЕН – МИҢГОЛ ГАЛИЕВКА!

Соңгы санда «Тукай бүләген Фәүзиягә бирегез!» дип шалтыратканнар. Мин ул бүләкне Миңгол Галиевка бирер идем. Әдәбият өлкәсендә Фәүзиягә булса, сәнгать өлкәсендә – Миңгол абыйга. Мин элек мәктәптә эшләдем. Миңгол Галиев гомер буе балаларда, гомумән, төрле буында татар җырына мәхәббәт тәрбияләде. Татар җырына гына түгел, татар теленә, татар моңына. Мин укучыларымны «Татар кызы», «Татар егете» бәйгеләренә әзерләдем. Еш кына Миңгол абыйга мөрәҗәгать итә идем. Ул хәтта бернинди көе булмаган бер укучыга «Герман көе»н өйрәтте! Жюри әгъзалары: «Ничек матур җырлады!» – дип бәя биргән иде. Бер укучым артист булып китмәсә дә, аны Илназ Минвәлиев, Бәширә Насыйровалар үзләренең концертларына алып йөртте. Миңгол Галиев балаларда моң тәрбияләде. Аның моңа ниндидер сәләте, үз методикасы бар. Ул беркайчан да кире какмас, мәрхәмәтле, шәфкатьле кеше. Татар җырына, татар моңына, татар теленә мәхәббәт тәрбияләүчеләрдән Миңгол абый беренче урында торадыр ул.

Наҗия ХӨСНИЕВА,

Казан шәһәре

БЕРНИНДИ ТҮЛӘҮ БУЛМАДЫ

Газетаның беренче санында «Мәскәүдә «сугыш чоры баласы» категориясе законга кертелде» дигән хәбәр чыккан иде. Ул законны каян алып яздыгыз икән? Мин сугыш чоры баласы, 1941нче елгы. Андый түләүне ишеткән дә, алган да юк. Әгәр булса, алу өчен кая мөрәҗәгать итәргә икән? Ә җәмәгать транспортында бушлай йөрү, бушлай теш куйдыру, санаторийләргә юллама алу инде күптәннән, Лужков заманында ук кертелгән иде. Ул сугыш чоры балаларына гына түгел, бөтен пенсионерларга кагыла.

Исемем редакция өчен генә,

Мәскәү шәһәре

Редакциядән: «Сугыш чоры баласы» категориясе Мәскәү шәһәренең 2020нче елның 11нче ноябрендә гамәлгә кергән 23нче Законында телгә алынган. Мәскәү мэриясе сайтында таныша аласыз. Шулай ук шәһәрегездә хезмәт һәм халыкны социаль яклау Департаменты бар, аларга шалтыратып белешергә дә мөмкин. Бу документта сүз, «сугыш чоры баласы» категориясе булдырылу сәбәпле, «Мәскәү шәһәренең аерым категория кешеләргә социаль ярдәм күрсәтү турында»гы 70нче Законга үзгәрешләр кертү турында бара. Мәсәлән, 2021нче елның 1нче гыйнварыннан Мәскәүдә сугыш чоры балаларына ай саен 1643 сум түләнә башлый, диелгән. Ләкин бу түләү моңа кадәр бернинди льготаларга да ия булмаган сугыш чоры балаларына гына каралган. Сезгә ниндидер башка социаль түләү (мәсәлән, 2020нче елда 1928нче елның 1нче гыйнварыннан, 1945нче елның 3нче сентябренә кадәр аралыкта туганнарга айлык түләү билгеләнгән иде) килеп бара икән, монысы эләкмәячәк. Тулырак үзегездәге Департаментка яки социаль яклау бүлегенә шалтыратып белешә аласыз.

***

Узган атнада укучыларыбыздан менә шундый шалтыратулар кабул итеп алдык. Соравыгызга җавап тапмасагыз – борчылмагыз, димәк, аңа җавап эзләнә. Сезнең белән һәр атнаның чәршәмбесендә 10нан 13:00 сәгатькә кадәр турыдан туры элемтәдә аралашабыз. Сорауларыгызны, зарларыгызны һәм фикер-тәкъдимнәрегезне башка вакытта да җиткерергә мөмкин. Ләкин катлаулы мәсьәләләр бары тик шул элемтә вакытында гына кабул ителә. Редакциябезнең телефоны – (843)239-03-53. Шулай ук кесә телефоныннан да шалтыратырга була: 8927-039-03-53.

Игътибар, эпидемия чорында редакциягә килми торуыгыз сорала. Мөмкин булса, телефон аша сөйләшергә, ихтыяҗ туганда гына очрашырга.

Мөрәҗәгатьләрне Фәнзилә МОСТАФИНА кабул итеп алды

Комментарии