- 23.02.2012
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2012, №7 (22 февраль)
- Рубрика: Тормыш сулышы
Һәр кешегә кайчан да булса туган туфрагыннан башка җиргә күчеп китәргә туры килә. Я укырга, я эш эзләп чыгып китә ул. Һәм шушы вакытта иң мөһиме – аны ялгыз калдырмау. Шул уңайдан Казанда төрле районның якташлык җәмгыятьләре ачыла. Арча да үз очрагында артта калмый.
XX гасырның туксанынчы еллары. Арча районы хакимияте башлыгы Вагыйз Минһаҗев Казанда Арча якташлык җәмгыятен ачып җибәрү теләген белгертә. Ләкин төрле сәбәпләр аркасында аның теләге чынга ашмый. Берникадәр вакыт узгач, 2001 елның мартында шушы җәмгыятьне яңадан булдырып карыйлар. Бәхет елмая. Якташлыкның президиумы барлыкка килә, аның әгъзалары сайлана. Җитәкчелек башлыгының вазифасын Тәлгать Шиһабиев үз өстенә ала.
– Безнең төп максат – Арчадан чыгып Казанда, Татарстан читендә тормыш күрүче якташларыбызны берләштерү. Алар белән гомуми эш алып бару. Безгә күп очракта эш таба алмыйча мөрәҗәгать итәләр. Аларны теге яисә бу эшкә урнаштырырга тырышабыз. Кайберләренә матди яктан да булышабыз. Шулай ук Арчадан килгән студентлар белән дә эшлибез. Кемнәргә тиешле дәрәҗәдә стипендия түләнелми, кемгәдер тулай торакта урын бирмиләр – шул мәсьәләләрне хәл итәргә тырышабыз, – дип сөйли ул.
Һәр елның март аенда якташлык җәмгыяте төрле-төрле тамашалар уздыра. 2012 ел да читтә калмаячак. 20 мартта «Казан» милли мәдәният үзәгендә Арча якташлык җәмгыяте зур тамаша үткәрә. Аның барышында якташлар белән очрашу, тәмле чәйләр эчү, моңлы җырлар җырлау, дәртле биюләр бию каралган. Шулай ук Арчаның үзеннән дә килгән катнашучылар тамашачыларны үз чыгышлары белән куандырачак. Тамаша 17:00дә башлана. «Мондый чараларга, гадәттә, күп кеше җыела. Залда алма төшәрлек тә урын калмый. Быел да бөтен якташларыбызны көтеп калабыз», – диде Тәлгать Шиһабиев.
Якташлыкның эше концертлар уздыру белән чикләнми. Ул шулай ук мәдәният, сәнгать проблемаларын чишәргә омтыла. Былтыр, мәсәлән, Арчадан чыккан язучылар белән бергә әңгәмә формасында түгәрәк өстәл утырышы үткәрелгән. «Ни өчен соңгы елларда әсәрләр бик аз языла?», «Аларның санын арттырыр өчен нәрсә эшләргә кирәк?» дигән сораулар көн кадагына куелган. Шушы утырышта яңгыраган тәкъдимнәр, фикерләр бергә тупланып киләчәктә китап булып бастырылачак.
Якташлык башкарган эшләрнең җимешләре Казанда гына түгел, Арчада да бихисап. Һәр елны Сабан туена президиум әгъзалары җыелышып туган районга кайталар. Язучыларга, артистларга бүләкләр тапшыралар, юбилярларны котлыйлар.
Казанда Арча якташлык җәмгыяте кебек үк башкалар да эшләп килә. Әйтик, Актаныш, Буа, Апас җәмгыятьләре. Мондый җәмгыятьләр шушы берничә якташлык белән генә чикләнеп калмасыннар иде, чөнки Казандагы һәр икенче кеше районныкы. Мондый оешмалар булып, ярдәм кулларын сузып торганда, аларга да яшәү күпкә җиңеләер бит.
Динар ВӘЛИЕВ,
КФУстуденты.

Комментарии