Көрәшче

Көрәшче

Изображение удалено.

Республикабыз спорт дөньясында, бигрәк тә белән кызыксынучылар арасында Газизҗан Газыймов исемен белмәгән кеше сирәктер. Бик күп атаклы көрәшчеләренең остазы, тәрбияче, педагог, Балтач районының Яңгул мәктәбе физкультура укытучысы булып эшләгән легендар шәхес инде безнең арабызда юк. Шәхсән мин үзем Газизҗан Газыймовны күреп белми идем. Ә Балтач төбәге егетләренең күбесенең татар көрәше белән актив шөгыльләнүләре, күп бәйгеләрдә батыр калулары хакында соңгы 30-40 елда шактый ишетергә, газеталарда күп укырга туры килде. Балтачта татар көрәшенә игътибарның шулай зур булуы, биредә күп атаклы көрәшчеләр тәрбияләнүе Газизҗан Газыймов исеме белән бәйле икән. Дөресен әйткәндә, бу ачышны, әлбәттә, үзем өчен генә ясадым. Чынлыкта исә, әйткәнемчә, Балтач төбәгендә дә, республикада да татар көрәше фидакарьләре бу хакта бик яхшы беләләр.

Әйе, дөнья – фани. Без бу җирдә вакытлы мосафирлар, кунаклар гына. Ләкин кеше бакыйлыкка күчкәч тә, башкарган хезмәте, кылган гамәлләре белән халык күңелендә яши, онытылмый. Әле җирдә аны белгән кешеләр исән чагында аларның хәтерләрендә саклана. Ә инде китап ише нәрсә язылган булса, бу шәхес хакында истәлек озак гасырлар буе яшәргә мөмкин. Шуңа күрә дә мин, Газизҗан Газыймовның вафаты турында ишеткәч, спортчы-журналист Атлас Гафиятовка мөрәҗәгать иттем. Атласның көрәшчеләр хакында китап чыгарырга йөргәнен ишеткән идем. «Китабыңа Газизҗан Газыймов хакында язма керттеңме?» – дип сорадым. Газизҗан турында хәбәрне Атлас та әле ишетмәгән булган икән. «Көрәшчеләр хакында китапка ничек инде шундый кеше турында язмаска мөмкин?!» – дигән аптыраулы җавап ишеттем Атлас дустан.

Бик әйбәт. Димәк, танылган көрәшче турында әле истәлек китап битләрендә озак вакытлар сакланачак! Дөрес, Газизҗан хакында матбугатта күп язылган. Шулай да, мин вафатыннан соң да тагын бер кайтып газета битләрендә бу пәһлеванны искә алырга кирәктер дип таптым. 1944 елның 9 августында Балтач районының Балтач авылында ишле балалы Бибиҗамал белән Мөхәммәтгали Газимовлар гаиләсендә уникенче бала булып дөньяга аваз сала Газизҗан. Мөхәммәтгали ага үзе инде өлкән яшьтәге, гражданнар сугышында катнашкан, дөньяны күп күргән кеше була. Сугыш елларында ул колхозда амбар мөдире булып эшләп йөргән. Алыптай олы, ике метрга якын буйлы Мөхәммәтгали аганың уллары да, аталарына охшап, пәһлевандай гәүдәле егетләр булып үсәләр. Сабан туйларында батыр көрәшчеләр булалар. Төпчек бала булып туган Газиз дә, абыйларыннан калышмыйча, нык бәдәнле, көчле егет булып үсә. Сигезенче сыйныфны тәмамлагач, авылда тимерчелектә эшли башлый. Армиягә киткәнче Ленин исемендәге колхозда биш ел буе авыр чүкечләр белән тимер чүкеп беләген ныгыткан егет, солдат хезмәтендә спорт белән шөгыльләнеп, тагын да ныгып, чын пәһлеван булып кайта. Армиядә яшь солдатка «дед»лар җыйналып сабак укытмакчы була. Үзен уратып алган унбиш егетне чәчеп ташлый Газиз. Гаепсез булса да, гауптвахтага утыртып куялар үзен. Шулай да, сабакның нәтиҗәсе күңелле була: егеткә карата хөрмәт арта, ә үзен спортротага күчерәләр. Монда инде көне-төне дигәндәй, спорт белән шөгыльләнергә мөмкинлек туа. Газиз бокс төрен сайлый. Ирекле көрәш белән дә шөгыльләнә һәм ике төрдә дә ярышларда алдынгылыкны бирми. Армиядән кайткач, 1968 елда Газиз район мәгариф бүлеге тәкъдиме белән Мамадышта физкультура укытучылары әзерләү буенча кыска сроклы курсларда укый һәм Яңгул мәктәбендә физкультура укытучысы булып эшли башлый. Менә шул көннән бирле ул шушы мәктәптә кырык елга якын балаларга физик тәрбия бирә. Эшне башлап җибәргәндә бик җиңел булмый, чөнки спортзал бик бәләкәй, инвентарь юк. Шулай да, иң мөһиме – эшләргә, шөгыльләнергә теләк булу. Спорт белән кызыксынган малайлар, үсмер егетләр бар. Менә шул малайлар белән башлап җибәрә Газизҗан үзенең эшчәнлеген. Читтән торып Казан дәүләт педагогика институтының физик тәрбия факультетында укып югары белем дә ала. Максатчан хезмәт озак көттерми, үзенең матур нәтиҗәләрен дә бирә башлый. Мәктәп ишегалды чын мәгънәсендә спорт мәйданына әверелә. Кыскасы, җаның ни тели – шуның белән шөгыльлән. Ә бәйгеләрдә малайларның җиңү яулаулары эшкә дәртне тагын да үстерә. Нинди генә җиңүләргә ирешми Яңгул мәктәбе егетләре! Җитмешенче елларда республика күләмендә үткәрелгән «Алтын алка» призына хоккей буенча ярышларда Яңгул малайлары беренчелекне бирми. Ә сиксәненче елларда көрәшче егетләр үсеп җитә. Республика бәйгеләре аларның өстенлеге белән үтә башлый. Физкультура дәресләрендә генә түгел, дәресләрдән соң, кичен махсус шөгыльләнә Газизжан малайлар белән. Авыл егетләре дә бик теләп йөри ул түгәрәкләргә. Күрше авыллардан да киләләр хәтта. Күршедәге Борнак авылында ветеринар булып эшләгән Марат Әхмәтов – хәзер ул республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек промышленносте министры – кичен эшеннән бушауга, мотоциклына утырып, Яңгулга, Газизҗан Газыймовның көрәш түгәрәгенә ашыга торган була. Тирә-як авыллардан күпләр йөри бирегә. Дамир Сафиуллин, Илдар Рафиков, Фаил Әхмәдиев, Фидаил Шакиров… Бу егетләр инде көрәшче генә түгел, республикада җаваплы урыннарда эшләүче танылган шәхесләр булып киттеләр. Ә көрәшчеләргә килгәндә, Газизҗанның шәкертләре арасыннан иллеләп егет республика күләмендә үткәрелгән төрле ярышларда призлы урыннарны яулады, бишесе спорт мастерлары булдылар. Алар арасында Рөстәм Гарифуллин, бертуган Җамалиевлар, Рафиковлар, Ришат Мөбарәкшин, Илгизәр Габделганиевлар бар. Әле 1992 елда ук «Иң яхшы физик культура хезмәткәре» исеменә лаек булган Газизҗан Газыймовка, шәкерте Ранил Габдрахманов билбау көрәше буенча Русия спорт мастеры дәрәҗәсенә ирешкәч, 2006 елда «Татарстанның атказанган тренеры» исеме бирелә. 1993 елда Газизҗан Газыймов «Милли көрәш буенча иң яхшы тренер» дигән мактаулы исемгә лаек була, ә 1999 елда «Иң яхшы методист-инструктор» исемен ала.

Газизҗан Газыймовның уллары да кечкенәдән спорт белән шөгыльләнеп, көрәшеп үсәләр. Әтиләре кебек үк бик күп Сабан туйларында батыр калалар. Балаларның – малайларның да, кызларның да иң яраткан укытучысы була Газизҗан Газыймов. Хәтта кызлар да эч серләрен чишә торган булган Газиз абыйларына. «Бу уңайдан озак еллар аның хезмәттәше булган Фирдәвес апаның сүзләре бик хикмәтле: «Аны укучылар шулкадәр үз итеп сөйләшәләр иде. Кызларына кадәр: «Абый, шул егет бүген спортзалга киләме, мин дә килермен», – дип серләрен чишәләр. Хәтта көнләшеп тә куя идем», – дип язган Розалия Сафиуллина дигән бер автор Балтач районында чыга торган «Хезмәт» газетасына. Көнләшерсең дә шул.

Әйе, менә шундый олы йөрәкле, көчле педагог була Газизҗан Газыймов. Республика спорт тормышын үстерү, көчәйтү, аның данын арттыру өчен фидакарьлек үрнәге күрсәтеп эшләгән кеше ул. Бүген инде без аны сагынып искә алабыз. Аның эше тиз генә югалмас, ул тәрбияләгән спортчылар, көрәшчеләр күңелендә, көрәш сөючеләр хәтерендә озак яшәр аның турында истәлек.

Рафис КОРБАН.

Комментарии