Буталчык хезмәт хакы

Буталчык хезмәт хакы

Механизаторларның ел буе эштән бушаганы юк.

Мөнирә апа авылның бүгенгесе өчен борчыла.

«Вамин»да эшләүчеләрнең хезмәт хакын сыр, эремчекләтә алганнарын беләбез. Газеталарда да гел шулар турында гына язалар. Менә без бөтенләй алмыйча, очын-очка ялгап кына яшәгәнне беркем күрми. Сез килеп язып китсәгез, узган ел өчен булса да түләмәсләр микән, – дип шалтыраттылар безгә Питрәч районының Шәле авылыннан. Шулай итеп, без кабат шул якларга чыгып киттек.

Кабат дип әйтүем дә юкка түгел. Айзат Шәймәрдәновның «Имамсыз мөфтиле Шәле» язмасында (19.10.2011, №41) Шәле авылы мәчетендә имам булмавы турында язып чыккан идек. Татарстанның иң зур татар авылындагы эшчән халкыннан зарланып булмый, әмма биредәге дини вәзгыять аяныч хәлдә, дигәнрәк рухтагы мәкалә иде ул. «Безнең гәҗит»нең рәсми сайтында (www.beznen.ru) әлеге язма комментарийлар саны ягыннан рекорд сукты. Хәтта башка газеталарда да бу нисбәттән кайтавазлар басылды… Булган хәлләрдән соң ярты ел да узмады, безне янә Шәлегә чакырдылар.

ХЕЗМӘТ ХАКЫ КҮРГӘН ЮК?

Шәлегә бару белән, беренче эш итеп, механизаторларны эш урынында җыйнап, бераз гына «давыл кубарып» алдык. Үзәкләренә үткән тема күрәсең, берәү дә үзенең бушка эшләвен яшереп, куркып тормады. Газетадан хәбәрчене кем чакырганын да сорамадылар.

– Сентябрьдән бирле хезмәт хакы күргәнебез юк, – диде бер ир, исем-фамилиясен тулысы белән атап.

– Һәркем үз исемен әйтсә дә, биредә аларны язмаска булдым. Ни өчен икәнен ахырдан аңларсыз.

Сезнең хезмәт хакы ничә сум?

– Ничек телиләр – шулай язалар. Билгеле бер саны юк. 30 көн эшләп тә 4-5 мең сум хезмәт хакы язганнары булды. Менә шуннан соң ничек эшкә йөрисе килсен, – диде икенчесе. Берсен-берсе бүлә-бүлә сорауларыма җавап бирергә ашыктылар.

Сентябрьдән бирле түләмиләр икән, нигә һаман монда кайнашасыз? Берләшеп, эштән китәргә, судка барырга, гел җитәкче бүлмәсен таптап, эшләгәнне таләп итәргә дә була кебек…

– Моннан китеп кая барыйк? Безне беркайда да көтеп тормыйлар! Эш кирәк бит! Без әйтүдән дә файда юк. «Була-була», – дип ышандырып йөртәләр. Кайчан керсәң дә: «Иртәгә булачак», – дип чыгаралар. Иртәгесен тагын эшкә китәсең! Иртәгәләрне көтә-көтә ярты ел узып та китте.

Бер тиен дә алмыйча, ничек яшисез? Азык-төлек, фатир өчен түләүләр дә бар бит әле.

– Процентлап бирәләр аны. Бер тапкыр 6 % бирде. Икенчесендә 14 %! 800-900 сум инде. Ул акчаны газга түлимме, уткамы? Әллә ашарга алыйммы? Ир кеше бит мин! Гаиләне кем ашатырга тиеш? Хатынның, балаларның күзенә ничек карарга кирәк? Хатын акчасына яшәү бер дә җиңел түгел.

Димәк, ай саен 800-900 сум аласыз?

– Дүрт ай буе бөтенләй бер тиен дә күрмәдек. Соңгы айда гына әнә шулай бүлгәләп бирә башладылар.

Сентябрь-октябрьдәге хезмәт хаклары печән, салам, фураж, бозау алган өчен бурычларны каплау өчен китмәдеме соң?

– Юк! Алары җәйдә үк тотылып бетте инде аның.

Бөтен хуҗалыкта да шул хәлме? Әллә механизаторларга гына түләмиләрме?

– Сыер савучыларга вакытында түләп баралар. Күп булса, 13 сыер савучы бардыр. Анда барсагыз, алар шатлана-шатлана, акчаны вакытында алабыз, диячәк. Механизатор, слесарь, атчыларга хезмәт хакы юк! Сакчыларга да, төрле эштә эшләүчеләргә дә түләмиләр…

– Аның каравы, җитәкчебез, «хезмәт хакы түләнде» дип, районга сводка биреп бара! Ә хезмәт хакы күренми.

– Коллар кебек бушка эшләү туйдырды. Бу процентлар белән баш бутау да юкка түгелдер.

Җитәкче кеше үз урынында булмаудан файдаланып, «Рацин-Шәле» ҖЧҖ идарә бинасында очраган ике хатын-кыз белән шул ук хезмәт хаклары мәсьәләсенә сөйләшеп алдык.

– Мин дә улым өчен хезмәт хакы көтеп утырам, – диде берсе. – Бүген булачак дигәннәр иде. Акча гына кайтып җитмәгән икән әле. Гыйнвар аена да бирәчәкбез, диделәр. Син әйткән сентябрь-ноябрьләр өчен алдык, декабрь генә калды дип беләм. Кешенеке өчен җавап бирә алмыйм, үзебезнекен әйтәм.

Шунда ук «Рацин-Шәле» җитәкчесенә бәйле бер мәзәк вакыйганы сөйләп көлдерделәр.

– Безнең җитәкченең исеме – Мидхәт. Аның әле генә эшкә килгән вакыты иде. Бер хатын кергән дә моңа ялгыш Михнәт Шәүкәтович дип эндәшкән. Ачуы чыккан тегенең.

КЕМ КЕМНЕ АЛДЫЙ?

«Рацин-Шәле» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять директоры Мидхәт Фәхретдинов фикеренчә, «эшләмәүчеләр генә зарлана, ә эшләүчеләрнең зарланып утырырга вакыты юк».

– Хезмәт хакы нишләп узган елның сентябреннән бирле түләнмәсен?! Алдыйлар! Әз генә соңга калып булса да биреп барабыз. Реорганизация вакытында гына тоткарлыклар булды. Аңа кадәр гел вакытында бирдек.

Бүгенге «Рацин-Шәле» гыйнварга кадәр «Продкорпорация+» дип аталган икән. Үзгәртеп корулар булганчы хезмәт хакы белән тоткарлыклар килеп чыгуын җитәкче кеше шуның белән аңлатты.

Хәзер без үз акчабызга үзебез хуҗа, моннан соң бернинди тоткарлыклар булмаячак, – дип ышандырды ул.

Хәзер кайсы ай өчен бурычларыгыз бар?

Декабрьгә генә аласылары калды. Ул айга 800 мең сум бурыч бар иде, аның 200 мең сумын түләдек инде. Киләсе атнада бөтенләе белән каплап бетерәчәкбез. Шул бурычларны түләп бетерү максатыннан, хәзер атнага ике тапкыр акча таратабыз. Моңарчы хезмәт хакларын процентлап биреп бардык. Әйтик, кешенең, гомумән алганда, 50 мең аласы калган икән, 14-18 % итеп ваклап түли-түли, ахыр чиктә бурычларны каплап бетердек дисәң дә була.

Сыер савучыларга акча вакытында түләнеп бара икән. Бу хатын-кызларга хөрмәт күрсәтүме, әллә ир-атларны кешегә санамаумы? Нишләп хезмәт кешесен шулай аералар икән, дигән сорау да борчыды.

Күп колхозларда сөт тапшырып, шул сөттән кергән акчаны хезмәт хакы итеп түләп барганнарын беләм. Ул акча механизаторларга түләргә җитмиме?

Бердәнбер керем чыганагы сөт. Ул булмаса, акча да юк. Шуңа күрә сыер савучыларны үпкәләтмәскә, вакытында биреп барырга тырышабыз. Менә хәзер атнага икешәр тапкыр түли торган хезмәт хакы да шул сөттән кергән акча. Көненә 56 меңлек сөт тапшырабыз. Эшләр болай торса, хезмәт хакы белән бернинди проблемалар булмаячак.

Механизаторларыгыз күпме хезмәт хакы ала?

Төрлечә. Менә Фәриткә гыйнварда 14 мең сум чыккан, Наилгә – 12 меңгә якын, Кәрим ярдәмчесе белән бергә 20 мең сум алачак. Төрле эштә эшләүчеләр (разнорабочийлар) уртача 5-7 мең сум ала. Эштән киткәннәргә тулысынча расчет ясадык. Сез ышанмасагыз, ведомостьларны килеп карагыз. Бүген вакыт юк, иртәгә килсәгез генә.

Җитәкче кешеләр, гадәттә, эш күплеккә сылтап, иртәгә килегез, дияргә ярата. Көн дә иртәгәләп йөргән, хезмәт хакы ала алмаган халык сүзеннән соң мин дә бу тырмага басмаска карар кылдым.

Без көн саен килеп йөри алмыйбыз шул.

Инде тәмам аптырадым. Җитәкче эшчеләрне алдыйлар ди, ә алары үз чиратында сентябрьдән бирле хезмәт хакы алмавы турында тәкрарлый. Сез бу очракта кемгә ышаныр идегез?

ЯЛГЫШ НӘТИҖӘ

Идарә бинасыннан чыкканда, ишек төбендә торучы апаларга тап булдым. Авыл кешесе колхоз хәлен белми калмас… Сорау бирергә дә өлгермәдем, бер апа эчендә булганнарын чыгарып селкеде.

Монда хәзер берни калмады. Эшләгән үз кешебезгә хезмәт хакы түләмиләр. Җыен килмешәк белән авыл тулды. Фермада да чуаш хатыннары сыер сава. Әрмән, чегән, урыслар яши хәзер безнең авылда. Туры сүзле булгач, авылда яратмыйлар мине. Әле район башлыгына да барган идем. Шунда берәү «әби» дип атады. «Гомергә кияүгә чыкмадым, балаларым булмады, әби исеме алганым юк», – дип әйттем. Мөнирә апа дип эндәшәләр миңа авылда. Сүзләремне язсаң, син дә шулай диген!

– Безнең авылга тәмам каныктыгыз, җитәкчеләргә шәхси үчегез бардыр, ахры, – диде икенче бер хатын, кайсы газетадан килүебезне белгәч.

Питрәчтән кайтып берничә сәгать үткәч, Шәле авылыннан механизаторларның берсе шалтыратты. Чын-чынлап ачуланып болай диде ул:

Менә хәзер җитәкче кеше сез килгәндә трактор паркында кемнәр булуын барлап йөри икән. Эштән куарга җыенадырмы, ачуланырмы, белмим. Бөтенләй хезмәт хакы ала алмабыз, мөгаен! Яңалыклар булса, шалтыратырмын!

Аның башкалар өчен борчылуы аңлашыла, чөнки безгә хәбәр биргән кеше трактор паркында үзе бөтенләй юк иде. Механизаторлар исемен ни өчен язмавымны да аңладыгыз булса кирәк. Алардан «кемнеңдер» үч алуын теләмибез.

Берәүләр әйтмешли, бушка эшләгән, бушка яшәгән СССР заманы үткәнне халыкка да, җитәкчеләргә дә аңларга вакыт. Социализм төземибез, коллык заманы аннан да арттарак калды. Кеше яхшы яшәргә лаек, эшләгән акчасын да вакытында алырга тиеш… Күргәннәремә нокта куеп, гади эшчегә тулысынча ышанып, язмамны шулай дип тәмамлаган булыр идем, бәлки. Тик…

ИМЗАЛЫ ДОКУМЕНТЛАРДА БАР ДА КҮРЕНӘ

Җитәкче кеше бу вакыйгага күз йомып калмады. Тиз арада, үз дөреслеген раслап, хезмәт хакларын түләүне дәлилләүче ведомостьларны факс аша юллады. «Декабрь ае өчен аванс» дигән кәгазьдә миңа зарланган эшчеләрнең күпме хезмәт хакы алуы да күрсәтелгән, имзалары да аермачык күренә. 800-900 сум гына да түгел. 2 меңнән башлап, 30 мең сумга кадәр хезмәт хакы алучылар бар. Аптырап, тагын шул ук механизаторларның берсенә шалтыраттым.

– Ноябрь-декабрь ае өчен процент акчасы дип әйтте аны кассир, – диде ул.

Мидхәт абый Фәхретдиновка шалтыратып, әлеге аңлашылмаучанлыкка ниндидер аңлатма бирүен сорадым.

– Кассир ялгышып, декабрь аен ноябрь дип әйткәндер. Кәгазьдә кайсы ай өчен икәне язылган, үзегез дә күрдегез бит, – диде ул. – Мин документлар белән сөйлим. Имзалары бар, суммасы күрсәтелгән. Бераз гына түләүләр белән тоткарлык булган заманда кайберәүләр буталып калды. Шуңа күрә хәзер хезмәт хакы алганда да «сентябрь ае өчен алам», «октябрьгә алдым» дип әйтүчеләр бар. Әле менә узган атна җомгасында акча тараткач та берәүнең шулайрак дип сөйләшкәнен ишетеп, бухгалтериягә алып кереп, акчасын тикшерттем. Декабрь ае өчен генә бурычыбыз бар, калганын каплап бетергәнбез. Ә ул һаман, октябрь өчен алам, ди. Хәзергә хезмәт хаклары белән бер ай тирәсе тоткарлык бар, тиздән ул да бетәчәк. Сезнең килү безгә дә бик зур акыл булды, хәзер хезмәт хакы алган һәр эшчегә корешок язып таратачакбыз. Анда аның кайсы айга һәм ничә сум алганы язылачак. Бүтәнчә мондый буталчык килеп чыгуга юл куймаячакмын! – дип Мидхәт абый, ниһаять, бу хәлгә нокта куйды.

Эшчеләргә әйтәсе килгән сүзем шул: бухгалтерлар динозаврлар түгел, алардан курыкмагыз! Кемдер үз хезмәт хакының кайсы айга һәм ничә сум аласы калуын аңламый икән, сезгә чутлап күрсәтерләр.

Эльвира ФАТЫЙХОВА.

Казан-Питрәч-Шәле-Казан.

Буталчык хезмәт хакы , 4.0 out of 5 based on 1 rating

Комментарии