«Алло, Безнең гәҗитме?»

«Алло, Безнең гәҗитме?»

БУШЛАЙ БҮЛӘК ТӘ, АШАТУ ДА ЮК

Кызым гаиләсе белән Тукай районында тора. Ире белән өч бала тәрбияләп үстерәләр. Дөресен әйтим, тормышлары авыр, кредитлары да бар, керемнәре әз. Ә шуларга районнан бернинди ярдәм дә күрсәтелми. Яңа ел бәйрәменә мәктәптә дә, балалар бакчаларында да бүләк тә бирелми. Быел гына, соңарып кына булса да, бүләк бирделәр менә, ә моңарчы юк иде. Күп балалы гаилә буларак, мәктәптә бушлай ашату да каралмаган. Казанда төрле ташламалар бар бит, районнарда бер дә юк микәнни соң ул?

Гөлнур УСМАНОВА,

Казан шәһәре

Муниципаль районнарда мәктәпләрдә укучыларны ашату мәсьәләсе белән мәгариф идарәләре шөгыльләнә. Укучыбызның соравын бирү өчен, Тукай районы мәгариф бүлеге җитәкчесе урынбасары Эльвира ШӘЙДУЛЛИНА белән элемтәгә кердек. Яңа ел бүләкләре турындагы сорауны да аңа бирдек. «Быел райондагы бөтен бала да Яңа ел бүләге алды. Узган елларда бүләк бирергә финанс мөмкинлеге булмагандыр, быел менә акча булды һәм бүләкләр алынды. Хәзерге вакытта районда дүрт һәм аннан күбрәк баласы булган аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнүче укучыларны мәктәптә бушлай ашату турындагы карар проекты әзерләнә», – дип белдерде ул. «Ә өч балалы аз керемле гаиләләргә?» – дигән соравыбызга Эльвира Васыйл кызы: «Андыйлар районда бик күп бит. Башка җирләрдән дә күченеп киләләр. Шуңа күрә әлегә дүрт һәм аннан күбрәк балалы гаиләләр турында гына сүз бара», – дип җавап бирде.

ЛЕНИНГА ТИМӘГЕЗ!

Беркөнне «Болгар радиосы»ннан Татарстаннан сайланган Дума депутаты Фатыйх Сибгатуллин: «Ленин бабайны алып күмәргә кирәк», – дип сөйләде. Минем моңа бик ачуым килде. Иң авыр чорларда колхозлар төзүгә күпме көчен куйган бер картның мәетен мавзолейдан алып, җиргә күмәргә инде ничә еллар баш ваталар. Кагылмагыз, урынында ятсын, берәүгә дә кыенлык китерми бит! Мин үзем дә 1972нче елда барып күрдем аны.

Мөҗаһидан МОРТАЗИН,

Мөслим районы, Исәнсеф авылы

ТАТАРЛЫК ҖИТМИ

Матбугат чараларыннан билгеле булганча, ТР мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов үзенең эшен балалар бакчасындагы татар телен мәҗбүри өйрәтүне туктату турындагы боерык чыгару белән башлап җибәргән. Әлбәттә, татар балаларын – телсез, тәрбиячеләрне эшсез калдырырга әллә ни акыл кирәкми.

Сәгдулла ШӘЙХУЛЛА ӘНӘЛЕ,

Казан шәһәре

МӨСЕЛМАН КАНАЛЫ КАЙЧАН БУЛА?

Ялгышмасам, өч ел элек үк мөселман телеканалы турында сүз булып алган иде. Кайчан булачак икән соң ул канал?

Зәримә ГАДЕЛШИНА,

Казан

Мөселман каналы бүген интернетта сынау режимында эшли, аны huzurtv.ru сайтына кереп карарга мөмкин. Ә телевизордан яңа каналны март айларында карый башларбыз дип планлаштырыла – Татарстан мөфтиенең мәгълүмати сәясәт буенча киңәшчесе Ришат ХӘМИДУЛЛИН шулай дип белдерде. «Без бөтен лицензияләрне алдык. Хәзер телеканалның эчтәлеген формалаштырабыз, төрле тапшырулар төшерәбез. Алар кызыклы булсын дип тырышабыз, ә бу тиз генә эшләнә торган эш түгел. Мөселман каналын бөтен республика буенча эшләтмәкче булабыз. «Таттелеком» белән сөйләшеп, килешү төзедек инде. Безнең максат – бөтен кешегә дә кызыклы, чын мәгънәсендә халык телевидениесе булдыру», – диде Ришат әфәнде.

«АКЧАСЫН АЛДЫГЫЗ, ГАЗЕТАНЫ ҖИБӘРМӘДЕГЕЗ»

Бу елга «Безнең гәҗит»кә 2017нче елның 9нчы декабрендә үк язылып куйган идем. Инде гыйнвар бетте – әле газетаның бер санын да алганым юк. Почтага шалтыраткан идем: «Бездә газета юк, Казаннан җибәрмәделәр», – дип җавап бирделәр. Минем бөтен квитанцияләрем дә бар. Мин бит сезгә акчаны күчердем, нишләп миңа газетаны җибәрмисез?

Рәфинә САЛИХОВА,

Удмуртия Республикасы, Ижау шәһәре

Рәфинә апа безнең белән «сез – караклар!» дигән тонда сөйләште. «Газетага язылу өчен акчаны редакциягә дә, баш мөхәррирнең шәхси кесәсенә дә салмыйсыз бит, почтага барып языласыз. Акчасын да шунда ук түлисез. Почта безгә язылучыларның санын хәбәр итә һәм без шул санда газета чыгарабыз, кемгәдер газета җитми калган булуы мөмкин түгел», – дип күпме генә аңлатырга тырышсам да, ул безне ишетергә дә теләмәде. Ижаудагы почтага шалтыратудан шул ачыкланды: бу апа «Безнең гәҗит»кә генә түгел, «Ирек мәйданына» да язылган булган, ул да килмәгән. «Китергәндә югалган булса гына», – диделәр Ижау почтасында. Хәзер мәсьәләне Үзәк почта белән ачыклап бетерәчәкбез.

***

Узган атнада укучыларыбыздан әнә шундый шалтыратулар кабул итеп алдык. Бу санда үзегезнең сорауны тапмасагыз, аптырамагыз: димәк, аңа җавап эзләнә. Сезнең белән һәр атнаның чәршәмбесендә иртәнге сәгать 10нан 13:00 сәгатькә кадәр аралашабыз. Сорауларыгызны, фикер-тәкъдимнәрегезне 8 (843) 239-03-53 яки 8 927-039-03-53 номерларына шалтыратып җиткерергә мөмкин.

Фәнзилә МОСТАФИНА

Комментарии