Ел кешесе исемлеге тулы түгел

«Азатлык» радиосының Татар-башкорт редакциясе мөдире Р. И. Гыйльфановка

Татарстан Республикасы Аксакаллар Шурасыннан

Ачык хат

«Азатлык» радиосында («Ят агент» ред.иск.) татар-башкорт дөньясының 2020нче ел шәхесен сайлау өчен тавыш бирү бара. (https://www.azatliq.org/a/30988648.html). Без, Татарстан Республикасы Аксакаллар Шурасы, асылда «90нчы еллар калдыклары», ошбу 2020нче Ел шәхесе итеп Бөтентатар иҗтимагый үзәге (БТИҮ) рәисе Фәрит Зәкиевне тәкъдим итәбез һәм аны кандидатлар исемлегенә кертүне сорыйбыз. Сәбәбе шул ки, 2020нче елда урам җыеннарын үткәрү аеруча авыр шартларда узды. Шуңа да карамастан:

  1. БТИҮ 32 еллык тарихы булган милли традицияне – Хәтер көнен саклап кала алды. Каршылыклар бихисап булды. Зәкиев 3 мәртәбә Суд залында күзгә-күз көрәште. 15 мең сум штраф та салдылар. Әмма ул чигенмәде. Мәхкәмәнең 3нчесендә Суд аның хаклыгын танырга мәҗбүр булды. Ошбу ел октябрь аеның 18нче көнендә булса да БТИҮ Хәтер көнен үткәрде.
  2. БТИҮның Президентыбыз постын саклауда күп санлы чаралар үткәргәнлеге барыбызга да мәгълүм. Республикабыз президенты кәнәфиенә утырырга теләүче 5 кешенең 4се телебезне белми һәм белергә дә теләмәгәнлеге мәгълүм булды. БТИҮ Президент вазифасына кандидатларның татар теле буенча имтихан бирүләрен таләп итте. Шуңа да карамастан Үзәк сайлау комиссиясе аларны теркәде. Ягъни, Конституциябезнең 91нче маддәсен тупас рәвештә бозды, кандидатларның татар телен белүен тикшермәде. Сайлау комиссиясе рәисе Кондратьевка, кандидатларга хатлар язучы, пикетлар үткәрүче бары тик БТИҮ булды. Бүгенге көндә дә көрәш судларда дәвам итә.
  3. БТИҮ республикаларның Конституция Судын юк итү ниятенә каршы көрәш алып бара. «Конституция Судын юк итү – дәүләтчелекне бетерү», – дигән шигарь белән урамга чыктык. Татарстан Дәүләт Шурасына, Русиянең Федерация Шурасына, Путинга язган хатлар белән Фейсбукта «БТИҮ-ВТОЦ» төркемендә таныша аласыз. Тиздән БТИҮ Госдуманың Конституция Судларын республикаларда юк итү турындагы Канунын Русия Конституция Судына бирәчәк.
  4. Пандемия афәтенә карамастан, БТИҮ 2020нче елда Татарстан дәүләтчелеге, татар теле өчен көрәшне туктатмады. Төп милли чаралар үткәрелде.
  5. Әмма көрәш кискенләшкәннән кискенләшә. 2020нче елны көрәшүчеләргә штрафларны мулдан салдылар: пенсия хисабына 70 мең сум түләттеләр һәм 100 сәгать үзләренә эшләттеләр. Әмма, ут сүндерүчеләр тарафыннан оешмабызга 150 мең сум штраф салдыртсалар да, ни өчен көрәшкәнен белгән Бөтентатар иҗтимагый үзәге беркайчан да бирешмәс.

Рәүф ИБРАҺИМОВ,

Татарстан Республикасы Аксакаллар Шурасы рәисе

Комментарии