«Алло, Безнең гәҗитме?»

«Алло, Безнең гәҗитме?»

ЯШЬЛӘРГӘ ДӘ БИРЕГЕЗ!

12нче декабрьдә «ТНВ» каналында «Болгар радиосы» Милли музыкаль премиясен тапшыру тантанасы узды. Бу концертны караучыларда төрле фикер калгандыр. Мин дә концертны башыннан ахырынача караучы буларак, үз фикеремне җиткерергә булдым. Сәхнә бизәлеше, ут куюлар искиткеч матур иде. Тапшыруны алып баручылар сүзгә чит кесәгә керүчеләр түгел, теләсә нинди ситуациядән коры чыга белүчеләр. Зәринә Хәсәншина, Зөфәр Хәйретдинов, Ришат Төхватуллин, Филүс Каһиров, Фирдүс Тямаев башкаруындагы җырлар күңелемдә калды. Әмма бер фикерем бар: һәр ел саен премияне танылган, ничә дистә еллар сәхнә тоткан җырчыларга бирмәсеннәр иде. Минемчә, Салават Фәтхетдинов кебекләр бу премиядән үзе үк баш тартырга тиеш. Алга таба яшьләрне күбрәк бүләкләсеннәр иде дигән теләктә калам.

Рафилә ФӘТТАХОВА,

Кукмара шәһәре

РЕДАКЦИЯДӘН: «Болгар радиосы» премиясе тапшыру газета укучыларын битараф калдырмаган булып чыкты. Минзәлә районы, Усай авылыннан Фәнил САЛИХОВ та Рафилә апаның сүзләрен хуплап: «Яшь җырчылар, яңа җырлар күп. Венера Ганиеваның «Туй күлмәге» җыры күптән тузды инде. Мин олы яшьтә булсам да, яңалык көтәм. Яшьләргә урын бирергә кирәк», – дип шалтыратты.

ТУГАННАР ЯРЫШЫ

12нче декабрьдә Милли музыкаль премия тапшыру булды бит. Карадык, тыңладык. Премия бирерлек көчле җырлар ишетмәдем. Аннары, аның дөреслеге дә шик тудыра. 10нчы декабрьдә «Мәйдан» журналында җырчы Азат Абитовның бер фикере басылган иде. Ул: «Туган абыемның тәрәзә төбендә берничә сим-карта ята. Һәрберсеннән 100 тапкыр тавыш бирергә мөмкин», – дип сөйләгән. Димәк, бу халык сайлап алган, гадел ярыш түгел бит, туганнар ярышы.

Азат абый,

Актаныш районы

МЫСКЫЛ ИТӘЛӘР

2021нче елның гыйнварында Казанга иремнең күзенә операция ясатырга барасы бар. Моңарчы бер барган идек инде. Анда ятарга барганчы коронавируска анализ тапшырырга кирәк. Октябрьдә район больницасында тапшырган идек. Хәзер тапшырып булмый, Казанда гына тапшырып була ди. Район больницасында онкология белән авыручыларга гына тест ясыйлар икән. Казан бездән 100 чакрым ераклыкта, барырга-кайтырга да акчасы кирәк, тест үзе 2000 тәңкә. Нинди закон икән бу, нишләп без шулай итеп йөрергә тиеш икән? 65 яшьтән өлкәннәргә өйдән чыгарга ярамый дигән булалар үзләре, ә иремә 69 тула. Өстәвенә, ул өченче, мин икенче төркем инвалид та. Яңа гына инвалидлар декадасы узды, шушындый хәл була димени…

Сәрия АИТОВА

Балтач районы, Норма авылы

Сезнең соравыгыз буенча Балтач үзәк район больницасының баш табибы Газинур Дәүлиевка шалтыраттык. Ул исә болай дип җавап бирде:

– Коронавируска тест тапшыруның үзенең кагыйдәләре бар. Һәр авыруның үз кодировкасы була. Шулардан чыгып, табиб ковидка анализ алыргамы, алмаскамы икәнен билгели. Димәк, бу кешенең авыру кодировкасы туры килмәгән, шуңа күрә башкалага җибәргәннәр. Октябрь аенда биргән булса, хәзер дә бирә алырга тиеш, мин бу мәсьәләгә ачыклык кертермен, ул апаны беләм.

НИ ХӘЛ БУ?

Республикабыздагы министрлыкларга, төрле оешмаларга телефон аша сораулар бирергә туры килә. Шалтыраткач, татарча «исәнмесез» дип сәлам бирәм, урычса җавап бирәләр. Соравымны барыбер татар телендә аңлатам. «Урысча сөйләгез, мин татарча аңламыйм», – диләр кайберләре. Мондый оешмаларда эшләүчеләр үзләрен татар халкыннан өстенрәк дип саный, ахры. Кайбер татар фамилияле җитәкчеләр дә үз сәркатипләре итеп урысча сөйләшә торган хатын-кызларны ала. Әлеге җитәкчеләрдә татарның «т» хәрефе дә юк бит. Милләттәшләре турында уйласыннар иде.

Сәгъдулла ШӘЙХУЛЛА-ӘНӘЛЕ,

Казан шәһәре

КАЛГАНЫН ДА ТҮЛӘСӘЛӘР ИДЕ

Мин 2012нче елдан бирле пенсиядә. 42 еллык эш стажым бар. Менә 2018нче елда авыл хуҗалыгында эшләгәннәрнең пенсиясе арта дигән закон чыккан иде. Аның буенча пенсия 2 мең сумга артырга тиеш иде. Шул елны пенсия фондына бардым – стажың җитми, диделәр. Быел ноябрь аенда үзләре шалтыратып чакырттылар. Документлар тутырдым һәм декабрьдә пенсиямә 1400 сум өстәлеп килде. 2018, 2019нчы ел өчен калган өстәмә акчаларны алырга тиешме икән мин? Шалтыраткан идем, бирелми диделәр.

Ислам ХӘММӘТШИН,

Спас районы, Янбакты авылы

Соравыгызны Спас районы пенсия фондына юлладык. Анда безгә болай дип җавап бирделәр:

– Калган айлар өчен өстәмә пенсия акчасы бирелә. Өстәмә түләүләр Пенсия фондына акча керү белән үк күчереләчәк.

ЧИТ-ЯТНЫ ҮЗ ИТӘЛӘР

Татарстанның һәм Башкортстанның атказанган бер җырчысы «Ком сәгате» тапшыруында үзенең фикерләрен сөйләде. «Мин 15 ел Чаллыда яшәдем. Анда яшәү җиңел булды. Минтимер Шәймиев Сабантуйга чакырып, күрешкән вакытта уч төбемә өч бүлмәле фатир ачкычы бирде», – дип сөйләде. Безнең Татарстан читтән килгән кешеләргә акча, машина бирә. «Татарлар» тапшыруын карасаң, хушың китеп утырасың. «Безгә Татарстан ярдәм итә, без аңа өметләнеп торабыз», – дип рәхмәт әйтәләр. Гарипләр көн саен акча теләнеп ята, ә аларга акча юк. Шул проблемага игътибар итәргә иде.

Мөҗәһидан МОРТАЗИН

Мөслим районы, Исәнсеф авылы

БЕРЛӘШТЕРСӘМ БУЛАМЫ?

Күптән түгел аягыма операция ясаттым. «Уңышлы узса, мәчеткә сәдака салам», – дигән идем. Больницада озак яттым, шул арада кызым авырып, шулай ук больницага кереп ятарга мәҗбүр булды. «Ул тазарсын гына, сәдака бирәм», – дидем. Аллага шөкер, мин дә, ул да савыкты. Әйткән сүземне әле һаман да үтәмәдем. Ике сәдаканы бер итеп, мәчеткә салсаң буламы? Рөстәм хәзрәт җавап бирмәсме икән?

Наҗия әби,

Казан шәһәре

Сезнең соравыгызны «Гаилә» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин җавап бирде:

– Мондый ният – нәзер дип атала. Әйе, ике ниятне берләштерергә мөмкин. Әмма сәдака биргәндә ике ниятне дә истә тотып, «монысы үз сәламәтлегем, монысы кызым сәламәтлеге өчен» дип бирергә онытмагыз.

***

Узган атнада укучыларыбыздан менә шундый шалтыратулар кабул итеп алдык. Соравыгызга җавап тапмасагыз – борчылмагыз, димәк, аңа җавап эзләнә. Сезнең белән һәр атнаның чәршәмбесендә 10нан 13:00 сәгатькә кадәр турыдан туры элемтәдә аралашабыз. Сорауларыгызны, зарларыгызны һәм фикер-тәкъдимнәрегезне башка вакытта да җиткерергә мөмкин. Ләкин катлаулы мәсьәләләр бары тик шул элемтә вакытында гына кабул ителә. Редакциябезнең телефоны – (843)239-03-53. Шулай ук кесә телефоныннан да шалтыратырга була: 8927-039-03-53.

Игътибар, эпидемия чорында редакциягә килми торуыгыз сорала. Мөмкин булса, телефон аша сөйләшергә, ихтыяҗ туганда гына очрашырга.

Мөрәҗәгатьләрне Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА кабул итеп алды

Комментарии