- 22.12.2015
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2015, №50 (16 декабрь)
- Рубрика: Тормыш сулышы
(Баш мөхәррир Илфат Фәйзрахмановка һәм аның
кыю каләмдәшләренә хөрмәт йөзеннән)
Күп ел элек шушы исем белән
Күңелләргә килеп кердең син.
Халык мәнфәгатен алга куеп,
Иҗат юлын башлап киттең син.
Еллар узу белән, синең даның
Еракларга китеп таралды.
Бармы икән сине укымаган
Бер төбәге безнең татарның!
Син яклыйсың бәлагә юлыккан
Кайгы-хәсрәтләргә тарганны,
Милләт өчен янып эзәрлеккә
Дучар булган кыю татарны.
Девиз итеп бары дөреслекне
Иҗатыңны, гәҗит, дәвам ит!
Дөрес сүзең, туры кыйблаң аша
Мохтаҗларга һәрчак ярдәм ит!
Әлфинур ВАФИНА.
Казан шәһәре.
Комментарии