Алло «Безнең гәҗит»ме?

Алло «Безнең гәҗит»ме?

ОЯТ ТҮГЕЛМЕ ИКӘН?

Балтач районында Айрат Газимҗановны кыйнаулары турында язып чыккан идегез. Шушы язманы укыганнан бирле төннәрен йоклый алмыйм. «Дальний» полиция бүлегендәге хәлләрдән соң, беркатлылыгым аркасында, шушындый җәзалаулар беткәндер инде, дип уйлаган идем. Юк икән. Полицияләрдә шулай гадәткә кергәндер инде ул, күрәсең, шулай тиештер. Бетә торган хәл түгелдер инде бу. Шушы хезмәткәрләрнең дә әти-әниләре, балалары, туганнары бардыр. Дөнья куласа – безгә дә шундый хәл килер, дип, алар бер дә уйламый микәнни соң? Андые булмаса, башкасы булыр дип? Гел кеше арасында йөри бит үзләре дә, оят түгелме икән аларга? Әле бит бу дөньялыкта гына түгел, ахирәте дә бар. Курыкмыйлармы икән? Алар да мөселманнар бит!

Гөлҗиһан әбиегез ГАБДУЛЛИНА.

Казан шәһәре.

БАСЫМ БУЛЫРГА ТИЕШМЕ?

Ноябрь аенда безнең районда үзара салым буенча референдум уздырдылар. Казанда булу сәбәпле, анда катнаша алмадык. Хәзер кызымның эш урыныннан, мәҗбүриләп, 300 сум үзара салым җыялар. Ул мәҗбүри җыелырга тиешме? 20нче декабрьгә кадәр җыеп бетерергә кирәк, шуңа акчагызны түләгез, дип әйткәннәр. Мөмкинлек булмау сәбәпле, әлегә бу акчаларны бирмәдек. Кеше аларны үз мөмкинлегеннән чыгып түләргә тиештер инде. Фәләненче числога кадәр бирегез, дип әйтергә ярамыйдыр. Без аны түлибез, түләмибез димим, ләкин әлегә акчабыз юк. 300 сум кем өчендер мәзәк кебек кенә тоелыр, ләкин безнең өчен ул да зур акча. Кызыма «Акчаң юкмыни, биреп торыйммы?» дип басым да ясала эш урынында. Бу акчалар андый басым белән җыелырга тиеш микән?

Исемем редакция өчен генә.

Сарман районы.

Әлеге сорауны Сарман районы хакимияте башлыгы урынбасары Гүзәл Рәфкать кызы Гәрәевага бирдек.

– Референдум 29нчы ноябрь көнне узган иде. Катнашучыларның 79 проценттан артыгы үзара салым кертүне яклап тавыш бирде. Басым ясап, җыеп тапшырыгыз, дигән боерык бирмәдек. Кушылган эшне кем ничек аңлый бит. Без җитәкчеләргә халыкка болай дип аңлатырга куштык: «Елына ике мәртәбә республика финанс ярдәме күрсәтә. Заявкалар 1нче гыйнварда һәм 1нче июльдә китә. Республикадан бер сумга 4 сум исәбеннән акча кайта. Әгәр дә без 1нче гыйнварга кадәр үзебездән булдыра алган кадәр күбрәк акча җыйсак, безгә, димәк, республикадан күп итеп финанслау акчалары кайтачак. Җәй көне, җылы, уңайлы вакытта шушы акчага референдум вакытында каралган мәсьәләләрне эшли алыр идек». Менә шулай дип аңлатырга куштык. Шушы әйберне аңлатырга тиешле кешеләр ничек дип аңлатканнардыр, халык ничек итеп аңлагандыр – анысын төгәл белмим. 20нче декабрьгә кадәр тапшырырга дигән сүзне бөтенләй әйтмәдек, кайдан чыккан сүздер инде ул, булдыра алган кешеләр үзара салым акчаларын биреп бетерсә иде дигән мөрәҗәгать кенә булды, – диде ул.

ӘТИСЕ ТҮГЕЛМЕ?

Күптән түгел генә газетагызда Фердинанд Сәлахов турында интервью чыккан иде. Аңа кадәр «Ак чәчәкләр» фильмындагы Гөлшаһидәне зур соклану белән караган идем. Ул геройны бит Резедә Сәләхова уйный. Бу ике артистның фамилияләре бик охшаган. Болар бит әтиле-кызлы да булырга мөмкин! Бик матур кыз уйнады аны. Гөлшаһидә булып тумадымы икән ул туганда ук? Бик тулы әңгәмә эшли алмас идегезме икән аның белән?

Солтанәхмәт НИЗАМИЕВ.

Казан шәһәре.

Редакциядән: газетабызда даими рәвештә айга бер мәртәбә артистлар белән интервью биреп барабыз. Резедә Сәләхова белән интервью әле күптән түгел генә басылган иде. (28нче октябрь, 43нче сан) Шуңа күрә аның белән тулы интервьюны бераз соңрак чыгарырбыз.

ИКЕ СОРАУ

Якынлашып килүче бәйрәмнәр белән котлыйм! Яңа ел сезгә куанычлар алып килсен! Газетагызны өтеренә кадәр укып барабыз. Бик хәтәр матур язасыз, кайбер җирләре куркыныч та, берүк исән-сау гына эшләгез. Ике соравым бар иде. Беренчесе: җырчылар «Татар җыры»нда Алтын барсны алу өчен үлә язалар. Аны алу өчен җырчылар күпме акча түли икән? Икенчесе: журналист Гөлнара Зиннәтуллина яман шеш белән авырып киткән иде бит. Мин генә түгел, бөтен Мөслим халкы кызыксына – ул терелеп кайтты микән?

Мөҗәһидан МОРТАЗИН.

Мөслим районы.

Беренче соравыгызга «Барс медиа» оешмасының пиар белгече Лилия Кадыйрова җавап бирә:

– «Татар җыры»нда чыгыш ясаган кешеләрдән дә моңлыраклары бардыр, ләкин без җырчыларны билгеле бер критерийлар буенча сайлыйбыз. Кемнәр ел әйләнәсендә актуаль булган, ничә концертта катнашкан, интернетта видеороликларын ничә кеше караган, социаль челтәрләрдә ничә язылучысы бар, күпме чәчәк биргәннәр – бөтенесен дә исәпкә алдык. Алтын барсны беркем дә сатып алмый. Барысы да халыкның аларга булган мөнәсәбәтеннән чыгып бәяләнә. Менә Азалия Зиннәт «Иң яхшы клип» номинациясендә, ә Илдар Хәкимов «Гаилә кыйммәтләре» номинацияләрендә бәяләнде. Азалия Зиннәтнең клибы чынлап та яхшы эшләнгән, интернетта да бик күп кеше караган аны. Ә Илдар Хәкимовка бу номинация туры килми дип кем әйтә ала? «Гел үзенекеләргә генә бирәләр», – дип уйлаучылар ялгыша. Без башка оешма белән контракт төзегән җырчыларга да барс бирәбез, ләкин әйткәнемчә, аларны беренче чиратта халык белергә һәм аны яратырга тиеш. Складта тузан җыеп яткан җырчыларга Алтын барс бирмибез.

Икенче соравыгызга җавап табу өчен, Гөлнара ханым Зиннәтуллина белән телефон аша элемтәгә кердек.

– Миндә кан рагы, кызганыч, аннан тулысынча дәваланып бетеп булмый. Аллаһы Тәгалә күпме гомер биргән, шуның кадәр яшисең. Кан тамырым системасында начар күзәнәкләр эшләнеп чыга, нилектән икәнен беркем белми, менә шул күзәнәкләр сөякләремне иләк кебек тишеп бетереп, кальцийны юдыралар. Кальций исә, кан тамырым буйлап йөреп, теләсә кайсы органга утырырга мөмкин. Шуны булдырмас өчен химия ясатырга кирәк. Бер ел дәверендә ай саен химия алдым, аннары анализлар биреп тордым. Начар күзәнәкләр килеп чыккан саен, химия бирделәр. Ләкин химиянең икенче ягы да бар, ул сәламәт күзәнәкләргә һәм органнарга да тискәре йогынты ясый. Шулай да мин күңелсезләнеп, төшенкелеккә бирелеп утырмыйм. Көненә әллә никадәр чакрымны җәяү йөрим. Үзем күп ашыйм. Иң яраткан әйберем – ашау. Табиб та сорый аптырап: «Ашарга яратам дисез, кайда соң сезнең ашаганыгыз?» – ди. Мин җәяү күп йөрим бит, дим. Үземне начар хис итмим, Аллага шөкер. Әле менә иртәгә (23нче декабрьдә) ТНВның корпоративы була. Шунда барырга телим – биеп кайтам әле рәхәтләнеп. Тырнагымны да матур итеп ясатам.

НИГӘ БУШ ТОРА?

Казан шәһәренең Коләхмәтов урамы, 17нче йортыннан шалтыратам. 20 ел инде безнең йорттагы 95нче фатирда беркем дә яшәми. Коләхмәтов урамы, 15нче йортның бер корпусында да офис иде, бераз гына эшләделәр дә, дүрт-биш ел буе анда да буш тора, беркем эшләми хәзер. Минем соравым бар, ник буш тора алар? Аннан соң ишегалдындагы кибет каршында җимерелеп беткән машина тора. Аны ник беркем дә алып куймый икән? Безгә – кибеткә йөрүчеләргә бик комачаулый бит ул!

Гөлсинә.

Казан шәһәре.

Әлеге мәсьәлә буенча «Заречье» ҖЧҖ идарә компаниясенә берничә көн рәттән шалтыраттык, ләкин телефонны алучы булмады. Сорауларыгызга җавап табу өчен, әлеге оешмага үзегез барсагыз, яхшырак булыр. Оешманың адресы: Коләхмәтов урамы, 5нче йорт. Телефоны: 274-90-04, 554-67-99.

Узган атнада телефоныбызга менә шундый шалтыратулар булды. Бу быелгы соңгы кайнар элемтә иде. Алда – Яңа ел, димәк, сезнең белән чираттагы аралашуыбыз 13нче гыйнварда булачак. Бәйрәмнәрегез күңелле узсын, Яңа ел һәммәгезгә ак бәхетләр, исәнлек, куаныч алып килсен. Бу елны «Безнең гәҗит» белән бергә булганыгыз, шатлыкларыгыз һәм борчуларыгыз, фикерләрегез белән уртаклашканыгыз өчен рәхмәт! Киләсе елда да исән-имин аралашырга язсын!

Айгөл ЗАКИРОВА.

Комментарии