- 22.11.2022
- Автор: Раиф ГЫЙМАДИЕВ
- Выпуск: 2022, №46 (23 ноябрь)
- Рубрика: Тормыш сулышы
БИСТӘ ХАЛКЫН СЫЕР БИМАЗАЛЫЙ
Безнең Каенлык бистәсе Бөгелмә шәһәре кырыенда ук урнашкан. Әле ара-тирә сыер асраучылар бар анысы. Нигездә сарайда ябып тоталар, җәен арканлап куялар. Ләкин арада бер сыер менә 4-5 ел инде бөтен халыкны бимазалый. Хуҗасы иртә таңнан урамга чыгарып җибәрә. Ә теге коймаларны җимереп кереп, бакчада үскән яшелчәләрне ашап, таптап бетерә. Инде коймаларны да ныгытып карадык. Аңа карап тормый, быел да август ахырында минем бакчамдагы бөтен чөгендерне, суганны кырып чыкты. Авыл советына ничә тапкыр мөрәҗәгать иттек, сыерның бакчаларны таптап йөргән вакыттагы фотосурәтләрен дә бирдек үзләренә, бернинди чара күрелгәне юк. Сыер хуҗасы, авыл советы чакырткач та, килми икән. Бөтен бистә халкы интегә бит ул сыердан. Чәчәкләргә хәтле ашап бетерә. Нәрсә эшләп була бу очракта, берәр тәртибе бардыр бит инде аның? Ярдәм итсәгез иде!
Дөрес, мин соңга калып шалтыратам инде. Вакытында, августта ук мөрәҗәгать итәсе иде дә, ул чакта кәефем булмады. Әмма киләсе җәйдә дә шул ук хәл кабатланыр дип борчылам.
Наилә КАМАЛЕТДИНОВА,
Бөгелмә районы, Каенлык бистәсе
Наилә Камалетдинова күтәргән сорау белән Бөгелмә муниципаль районы хакимиятенә мөрәҗәгать иттек. Берничә көннән соң, районның «Каенлык авыл җирлеге» Башкарма комитеты җитәкчесе Фидаил Салманов имзасы белән түбәндәге эчтәлектә җавап хаты алынды:
«Каенлык авыл җирлеге территориясен төзекләндерү Кагыйдәләрендә билгеләнгәнчә, йорт хайваннарын һәм кош-кортларны махсус билгеләнгән урыннарда гына көтәргә рөхсәт ителә. Хәзерге вакытта бистәдәге шәхси ярдәмчел хуҗалыкларда асралучы мөгезле эре терлек саны кимеде. Шул сәбәпле гомуми бистә көтүе юк. Ә хайван асраучы аерым гражданнар үз малларын урамга чыгарган очракта, аларның кайда йөрүен даими күзәтеп торырга тиешләр. Терлекләрне Каенлык авыл җирлеге муниципаль берәмлеге территориясендә йөртү тыела.
Югарыда бәян ителгәннәрдән чыгып, контрольсез сыер хуҗасы Надежда Евстафьевага аңлату әңгәмәсе үткәрелде».
ЧИРАТ КАЙЧАН ҖИТӘР?
Безнең Буралы Чишмә авылына газ керткәннәренә инде ике-өч дистә ел узгандыр. Газ торбалары урамнар буйлап җир өстеннән сузылган. Алар буялмаган. Шалтыратып караганым булды. Чират җитми, диделәр. Ә кайчан җитә икән ул чират? Газ торбалары күгәреп беткән инде, каралып, яман булып тора. Газ булгач, куркыныч та бит әле, тишелеп чыгарга мөмкин, Аллам сакласын!
Минҗамал әби,
Сарман районы, Буралы Чишмә авылы
Сарман районы газ эксплуатация-җитештерү хезмәте җитәкчесе Айдар Хөсәенов болай дип җавап бирде:
– Ул торбаларның соңгы тапкыр кайчан буялганлыгы турында хәзер тәгаен генә әйтә алмыйм, дөрестән дә, күптән инде. Бүген без теләдек тә, бүген буйый торган әйбер түгел ул. Безнең бит югарыдагы җитәкчелек – «Газпром трансгаз Казань» дигән оешма, «ЭПУ Альметьевск газ» дигәне бар... Без турыдан-туры Әлмәт оешмасына карыйбыз. Бишьеллык планга кертеп бирәбез икән, финанс мөмкинлек чикле дип, югары җитәкчелек ул планны үзгәрттертә. Шуңа күрә Буралы Чишмә авылындагы газ торбаларын иртәгә, берсекөнгә буярбыз, дип төгәл ышандыра алмыйбыз. Дөресен әйтик, быел бөтен Сарман районында нибары ике чакырым озынлыктагы торба буялды. Ә барлыгы 500 чакырымнан артыграк торба бар. Шуңа ул авылга кайчан чират җитәсен дә әйтә алмыйм. Шулай да, чиратны тизләтергә тырышырбыз.
Редакциядән: Газ оешмаларының бай, акчалы икәнлеге һәркемгә мәгълүм. Ә монда торба буярга да акча юк, дип утырсыннар инде! Бик сәер хәл. Бу турыда «югарыдагы җитәкчеләре» беләме икән соң? Газетада басылып чыккан сорау-җавапны «Газпром трансгаз Казань» оешмасына да юллаячакбыз. Алар нинди җавап бирер, анысын соңыннан хәбәр итәрбез.
ХӘЛӘЛ РИЗЫКЛЫ КАРТЛАР ЙОРТЫ КИРӘК
Безнең күршедә бер ялгыз карчык яши. Ире күптән вафат инде, балалары юк. Аның картлар йортына барасы килә. Әби үзе намазда, иманлы, динле карчык. Ә Чаллыдагы картлар йортында хәләл ризык юк икән. Шуңа, белешә алмассызмы, дип, Сезгә мөрәҗәгать итәбез. Татарстанда дәүләтнеке булган хәләл ризыклы өлкәннәр йорты бармы икән ул?
Наилә ВИЛДАНОВА,
Чаллы шәһәре
Кызганычка каршы, Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының матбугат үзәге җавабына караганда, хәләл ризыклы андый дәүләт учреждениесе республикада юк икән.
КАТЫРМЫЙ, СУЫТА!
Без, өлкән кешеләр, татарча булгач, «Татарстан – Яңа Гасыр» каналын карарга тырышабыз инде. Анда «Хәбәрләр»дән соң һава торышын әйтәләр. Бер бик матур гына кыз, үзенең сөйләвен яратабыз да (шуңа исемен сезнең өчен генә әйтәм, язып тормасагыз да була), әмма гел күңелгә ошамый торган сүз әйтә бит. Йә суыта, йә туңдыра дими, катыра, ди. Ул татарча бик үк дөрес булмыйдыр. Шуңа игътибар итсеннәр иде.
Назилә әби булам, фамилиямне күрсәтеп тормагыз инде,
Әтнә бистәсеннән
ГАЗИЗ ТУГАН ТЕЛЕМ
Татар теленең бүгенге мескен хәле байтак милләттәшләребезне нык борчый. Ул турыда фикерләрен «Безнең гәҗит»не укучылар да шактый белдерә. Алар арасында академиклар, тел белгечләре, мөгаллимнәр, гади кешеләр бар.
Борчылмаслык та түгел шул! Русия Федерациясендә сан буенча икенче урында торган татарларның үз телләреннән мәхрүм ителә бару күренеше акыл белән фикерләүче кешенең башына сыймый торган хәл. Хәтта Инглиз басып алучылары да үзләренең колонияләрендәге җирле халыкларның телен бетермәгәннәр, аларны өйрәнгәннәр бит...
Сәгъдулла ШӘЙХУЛЛА-ӘНӘЛЕ,
Казан шәһәре
ЛАЕКЛЫ ҖЫРЧЫ
Быел 14нче ноябрь көнне Баулы шәһәренең «Ак каен» шифаханәсендә ял иткәндә, Татарстанның атказанган артисты Закир Шаһбан концерт белән килгән иде. Ул халык алдында чыгыш ясап, бик матур концерт куйды. Ял итүчеләр бик канәгать калды.
Аның Казанга, Татарстанга килеп сәнгать өлкәсендә хезмәт итә башлавына 30 ел булган икән. Үзенә әлегәчә «Халык артисты» исеме бирелмәгән. Хатыны Гөлүсә аның буенча эш башлаган идек, диде. Документлары мәдәният министрлыгыннан узган, ләкин хөкүмәт аппаратында каядыр терәлеп калган. Бу шәхес әлеге мәртәбәле исемгә, һичшиксез, лаек, дип саныйм. Гаҗәеп моң иясе Закир Шаһбан концертлары эчтәлеге, зәвыгы ягыннан да бик күп кенә башка артистларныкыннан бер башка өстен тора бит. Алар арасында «халыкныкы» исемен йөртүчеләр дә бар. Шулай булгач, Закир Шаһбанга да «Халык артисты» дигән лаеклы исем бирелсен иде инде.
Мөҗаһидан МОРТАЗИН,
Мөслим районы, Исәнсеф авылы
***
Узган атнада укучыларыбыздан менә шундый шалтыратулар кабул итеп алдык. Соравыгызга җавап тапмасагыз – борчылмагыз, димәк, аңа җавап эзләнә. Сезнең белән һәр атнаның чәршәмбесендә 10нан 13:00 сәгатькә кадәр турыдан туры элемтәдә аралашабыз. Сорауларыгызны, зарларыгызны һәм фикер-тәкъдимнәрегезне башка вакытта да җиткерергә мөмкин. Ләкин катлаулы мәсьәләләр бары тик шул элемтә вакытында гына кабул ителә. Редакциябезнең телефоны – (843)239-03-53. Шулай ук кесә телефоныннан да шалтыратырга була: 8927-039-03-53.
Мөрәҗәгатьләрне Раиф ГЫЙМАДИЕВ кабул итеп алды
Комментарии