- 22.11.2015
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2015, №46 (18 ноябрь)
- Рубрика: Тормыш сулышы
Туган як, туган җир, туган авыл! Шушы өч сихри сүзне берләштергән илаhи бер халәт hәрбер адәм баласының күңел түрендә яшидер.
Туган җирне сагыну, аңа табыну, җирсү хисе берләштерә безне. Авылыбызның үткәнен, бүгенгесен барлау, киләчәк буыннарга күркәм мирас калдыру нисбәтеннән, туган авылыбыз Бүләк (элеккеге Сасы-күл) турында булган мәгълүматларны китап итеп туплап чыгару өчен бар тырышлыгыбызны куйдык. Әлеге идеяне хуплап, авылыбызның мөхтәрәм затлары – бүгенге көндә Казан шәhәрендә гомер итеп, авыл белән тыгыз элемтәдә торучы Шакирә ханым Нигъмәтулловна hәм аның ире, академик, Татарстан Республикасы Президентының нефть һәм нефть ятмаларын табу мәсьәләләре буенча киңәшчесе Ренат Мөслимов иганәлек ярдәме күрсәттеләр. Авылыбыз өчен җан атучы әлеге фидакарь кешеләрнең беренче генә ярдәме түгел бу. Моңа кадәр авылның нәкъ үзәгендә район күрке булырлык мәhабәт мәчет төзетүчеләр дә, урамнарга асфальт юл түшәтүчеләр дә, Сабан туенда иганәлек ярдәме күрсәтүчеләр дә алар. Чиксез горурлык хисләре белән авылдашлар рәхмәт әйтеп баш ия аларга!
6нчы ноябрь көнне Бүләк авылы мәдәният йорты шыгрым тулы зал белән олы тантананы бәйрәм итте.
«Ыкның гүзәл Бүләге» исемле китапны тәкъдим итү кичәсенә тамырлары белән авылыбызга тоташкан бик күп мөхтәрәм шәхесләр кайтты. Башкортстан Республикасы Фәннәр академиясенең экс-президенты, Уфанефть институтының элекке ректоры Айрат Мингазович Шаммазов, озак еллар Азнакай шәhәре 8нче урта мәктәбенең, Балалар йортының җитәкчесе булып эшләгән Мисбах Минhажетдин улы Садретдинов, Әлмәт җир hәм милек Дәүләт комитетында озак еллар җитәкче урында эшләгән Миннефаил Газизулла улы Хәбибуллин, Тымытык авылында гомер кичерүче Ветераннар советы җитәкчесе Радик Фатих улы Солтанов үзләренең якты балачак хатирәләре белән уртаклаштылар. Шулай ук билгеле сәбәпләр белән кичәгә кайта алмаган мөхтәрәм авылдашларыбыз – Республика клиник хастаханәсенең Фонеатрия үзәге мөдире, медицина фәннәре кандидаты Әнфәс Габделихсан улы Рәүпов, шагыйрь Ләис Зөлкарнәй үз сәламнәрен ирештерделәр.
Безнең авыл талантлы шәхесләргә бик бай. Горурланып искә алырлык Советлар Союзы Герое Фәйзулла Хаҗи улы Әгълетдинов, мәрхүм шагыйрьләребез Фәиз Зөлкарнәй, Габбас Әхмәтҗанов, Фәhим Шәймәрдәновлар да биредә туган. Гомумән, җырга-моңга гашыйк, талантлы, тырыш кешеләр яши бездә!
Җырлы-моңлы әдәби кичә бик матур үтте. Шатлыгыбызны уртаклашкан район hәм авыл җитәкчеләренә, массакүләм телевидение, матбугат, китапханә җитәкчеләренә, китапны төзүгә олы өлеш керткән иҗатташ язучылар Марсель Мөхәммәтша улы Гариповка, Илдус Сабир улы Гыйләҗевкә, Ниhәт Фәррах улы Мозаффаровка, компьютерда текстларны җыючы кызлар Зөлфия, Лилия, Илмираларга, материал туплауда ярдәм иткән Роза, Ханә, Гөлмәдинә апаларга, мәдәният йорты хезмәткәрләренә, мул өстәлләр әзерләгән аш-су әзерләгән кызларга, кичәне алып баруда, оештыруда төп ярдәмчем булган сеңлем Ландышка, барлык катнашкан артистларга, авылдашларга зурдан-зур рәхмәт!
Китапны сатудан кергән акчаны Мөслимовлар авылыбызның зиратын төзекләндерү өчен тотарга тәкъдим иттеләр. Авылдашлар бертавыштан әлеге изге гамәлне хуплады. Шундый күркәм кешеләре булганда, авылымның киләчәге якты булыр, иншә Аллаh!
Гөлчәчәк САДРЕТДИНОВА-ХАҖИЕВА.
Азнакай районы.

Комментарии