Шаккаттыргыч хәлләр

Матбугаттан укып яки ишетеп белгән гаҗәп хәлләрне теркәп барган идем. Шуларның кайберләрен укучылар карамагына тәкъдим итәргә булдым әле.

Идел суы Казаннан – Ульянга, Зөя суы Ульяннан Казанга ага.

Иң зур тизлек белән йөри торган поезд Кытайда – 350 км/сәг.

Мәскәү укытучысы – 56 меңгә, Татарстанныкы 14 меңгә эшли (2012 ел).

Мәскәүдә уртача хезмәт хакы – 48 мең (2012 ел).

«Рубин» футбол командасы бер елга 4,6 миллиард сумга төшә (2013 ел).

Татарстандагы тугыз татар театрына киткән акча «Ак Барс» хоккей командасыннан кимрәк чыга.

РФ Дәүләт Думасы депутатының бер айлык хезмәт хакы, льготаларын санамыйча, 420 мең сум.

ТР Дәүләт Советы депутатының бер айлык хезмәт хакы – 240 мең сум.

«Роснефть» Дәүләт компаниясе җитәкчесе Игорь Сечинның бер көнлек хезмәт хакы – 4,5 миллион сум. «Газпром» Дәүләт компаниясе җитәкчесе Алексей Миллерның бер көнлек хезмәт хакы – 2,2 миллион сум.

Владимир Путинның бер айлык хезмәт хакы – 715 мең, ә Дмитрий Медведевныкы – 570 мең сум. Путинның декларациядә бирелгән еллык кереме – 4 миллион сум.

РФ Дәүләт Думасында бер депутатны асрау бер елга 18 миллион сумга төшә. Алар анда 450 депутат.

Бүген Русиядә 18 миллион чиновник бар. Аларны асрауга ил казнасының 15 процент акчасы китә.

Ил бюджетының 40 проценты хәрби чыгымнарга китә. АКШ белән Кытайдан гына калыша.

Рәсми рәвештә билгеле булганча, Русиядә 22 миллион хәерче бар.

Интернеттан алынган мәгълүмат буенча, Владимир Путинның бер яхтасы 1 миллиард 200 миллион доллар тора. Абрамович бүләк иткән яхтасы 50 миллион доллар. Аның унлап яхтасы бар. Сочидагы резиденциясе – 250 миллион доллар. Башка шәһәрләрдә 25кә якын төрле дворецлар бар. Йөзәрләгән гектарлы алты-җиде утары бар. (Владимир Путинның бу тамаша байлыклары булуга мин ышанып бетә алмыйм. Путин акылсыз кеше түгел бит ул. Нәрсәгә кирәге бар аңа бу тамаша байлыкларның. Бу турыда минем фикерем шулай. – Р.И.)

Соңгы елларда чит илләрнең Русиягә тиешле 100 миллиард долларлык бурычлары юкка чыгарылды. 2014нче елда Кубаның 35 миллиард долларлык, Төньяк Кореяның 11 миллиард долларлык һәм Ливиянең 4,6 миллиард долларлык бурычлары гафу ителде.

Дмитрий Песковның кул сәгате 37 миллион сум тора. Ул бер атналык ялында 26 миллионга арендага яхта ала.

1996нчы елдагы Президент сайлауларында Геннадий Зюганов җиңеп чыга. Ул үзенең җиңүеннән файдаланмый, Ельцин файдасына баш тарта.

Русиялеләр өчен иң яхшы дару – сугыш, профессиональ булмаган җитәкчеләр – Русиядә (Гонопольский, «Эхо Москвы» радиосы).

Литва Президенты Русияне террорчылар иле дип атады.

Эстония Президенты рус телен баскынчылар теле дип атады.

Апас районы үзәгендә Петр Iгә һәйкәл куелган.

Русиядә 90 төбәкнең тугызы гына үзен һәм калганнарын ашата.

Чечня сугышларында 200 меңнән артык чечен һәм ингуш кешеләре, Русиянең 20 меңнән артык хәрбие үтерелә. Шулар арасында бер генә дә хөкүмәт җитәкчесенең яки депутатның да баласы юк.

Дмитрий Муратов: «Украина сугышына киткән 31 сугышчының үле гәүдәсе кайтарылып, сер итеп җирләнде».

2004нче елның 1нче сентябрендә Беслан мәктәбендә 334 кеше (күбесенчә балалар һәм укытучылар) үзебезнең ФСБ вәкилләре тарафыннан үтерелде.

2002нче елның 23-26нчы октябрендә Мәскәүнең Дубровка урамындагы теракт вакытында 130-174 кеше (төгәл билгеле түгел) үзебезнең ФСБ вәкилләре тарафыннан агулы газ җибәрелеп үтерелә. Исән калганнары чукрак, сукыр калып, акылдан язучылар барлыкка килеп, алардан гарип балалар туа. Бу эшне «уңышлы» итеп башкарган ФСБ кешеләренә «герой» исемнәре бирелә.

33 процент мөселман кешесе (4 миллион кеше) булган Мәскәүдә алты мәчет бар, ә чиркәүләр 900дән артык. Әле тагын 200 чиркәү салу планлаштырыла.

Англиядә 3 миллион мөселманга 1500 мәчет бар, ә Пекин каласында 70 мәчет эшли.

10.07.2011нче елда «Булгария» теплоходы бата, 122 кеше һәлак була.

2015нче елда хаҗга баручылар арасында төзелеш краны мәчет өстенә авып, 107 кеше һәлак була һәм шайтанга таш ату вакытында 769 кеше тапталып үлә.

Рәфкать ИБРАҺИМОВ.

Казан шәһәре.

Комментарии