«Китаплы җәйдә» кунакта Рүзәл Мөхәммәтшин!

«Китаплы җәйдә» кунакта Рүзәл Мөхәммәтшин!

Быел китапханәләрдә Татарстан Республикасы Милли китапханәсе оештырган масштаблы «Китапстан» проекты старт алган иде. Җәйге китап марафоны 1нче июньдә башланып 31нче августка кадәр дәвам итте. Китапханәчеләр районыбыз мәктәбе укучыларына барлыгы 400гә якын брошюра өләште. Укучылар брошюра-юл күрсәткеч аша хәрәкәт итеп, үзләренең китап укуда алга китешләрен күзәтеп барды. Алай гына да түгел, алар уку белән параллель рәвештә төрле биремнәрне дә бик кызыксынып эшләде. Бала чакта китап укудан да күңелле нәрсә юктыр. Бигрәк тә ул китапта сиңа таныш хәлләр турында язылган булса, аны кат-кат укыйсы, алар турында иптәшләреңә сөйлисе, шигырьләрен күңелдән ятлыйсы килә. Андый китаплар – безне балачактан зур тормышка озатып калучы, гомер буе хәтердә яңарып торучы иң якын дусларыбыз, һәр кеше китапны үзенең иң якын дусты итеп күрә. Китап – канатлы ул! Китап, үзенең канатына утыртып, сине мең елга артка илтеп ташлый, яисә ул кешене йөз елга алга алып китә. Китап – әнә шундый могҗизалы нәрсә ул. «Яхшы китаплар уку – үткән заманның яхшы кешеләре белән сөйләшү ул», – ди Р. Декарт. Чынлап та, китап укучыларыбыз әлеге проект белән тыгыз элемтәдә булды, дуслары белән ярыша-ярыша китап алганнарын, аларны укып, бер-берсе белән фикер алышуларын читтән күзәтү безне елмаерга мәҗбүр итте. 
«Китапстан» проектының йомгаклау чарасы буларак башкалабыз Казанда һәм барлык районнарда «ЛитЛето», ягъни «Китаплы җәй» әдәби фестивале узды. Шул уңайдан, район үзәк китапханәсенә, якташыбыз, Республиканың Муса Җәлил исемендәге премиясе лауреаты, «Каралама», «Бүре мин» шигырь китаплары, «Мин дә китәрмен әле» хикәяләр, мәкаләләр, Универсиада вакытында дөньяны шаулаткан «Ак бүре» операсының либретто авторы Рүзәл Фәиз улы Мөхәммәтшин очрашуга кайтты. Рүзәл Татар Толлысы авылында туып, рус мәктәбен тәмамлап татар шигъриятенә килгән кеше. 
Китапханәнең уку залы укытучылар, укучылар, китапханәчеләр, язучының иҗаты белән кызыксынган, аңа битараф булмаган кешеләр белән шыгрым тулы иде. Алгы рәттә уллары белән горурланып Рүзәлнең әтисе Фәиз әфәнде һәм Миләүшә ханым утыра. Кичәгә Рүзәл хатыны Миләүшә белән кечкенә кызы Ләләне дә алып кайткан иде. Талгын гына Айгөл Сагынбаева, Филүс Каһиров, Артур Исламов башкаруында моңлы җырлар яңгырый. Бу мәгънәле, шул ук вакытта уйланырга да мәҗбүр итә торган җырларның сүз авторы да Рүзәл үзе булып чыкты. Кичәне балалар белән эшләү бүлеге методисты, «Китапстан» проектын әйдәп баручы Илзия Харисова алып барды. Очрашу әңгәмә форматында узып, Илзия биргән сорауларга Рүзәл бик җентекләп, уйланып җавап кайтарды. Без шушы сораулар аша якташыбызның «Иделем акчарлагы-2008» конкурсының Гран-при иясе булганын да, бүгенге көндә иҗат эше белән шөгыльләнүдән тыш, Татарстан Республикасының Министрлар кабинеты аппаратында Татарстан Республикасы халыклары телләрен үстерү секторы җитәкчесе булып эшләвен дә, аның яшәеше хакында да бик күп белдек. Күпсанлы тамашачылар соравы буенча, Рүзәл Фәиз улы килгән кешеләргә шигьри тәлгәшләрен бүләк итте.     
Билгеле булганча, Русия Президенты Владимир Путин 2023нче елны «Укытучы һәм остаз елы» дип игълан итте. Укытучы! Әлеге сүзне ишеткән һәркемнең күз алдына аның яраткан укытучылары килеп баса. Очрашуда Рүзәл Фәиз улына 7нче сыйныфтан татар теле һәм әдәбияты дәресен укыткан хөрмәтле Рәмзия Альберт кызы да бар иде. Укытучысы тарафыннан бары тик мактау сүзләре генә ишетү яшь егет күңеленә рәхәтлек, ә үткәннәргә алып кайткан хатирәләр йөрәгенә сагыш да иңдергәндер, мөгаен. Рәмзия Гарифуллина башкаруында укучысы иҗат иткән «Төнге этюд» шигырен тыңлаганда, чынлап та, тагын бер тапкыр Рүзәлнең талантлы, саллы сүзле, җитди шагыйрь икәненә инанасың. Кичә районыбызның тагын бер талантлы шәхесе, гомерен халыкка китапханә хезмәте күрсәтүгә багышлаган, җырлап яшәүче Зөлфия Габдуллина башкаруында матур җырлар аша үрелеп барды. 
Әдәби кичәләрнең кайчак бер җире китек булып тоела. Әлеге кичәдән күңел хисләр дөньясында тирбәлде. Аллаһы Тәгалә дөньяга килгәндә адәм баласына җиргә ни өчен килгәнлегенә ишарәләп, сәләтен бирә, диелә хәдистә. Шигырь язу – кошның очуына тиңләнә. Шуңа күрә шигырьне һәркем тудыра алмый, ә менә аны аңлау һәркемнең көченнән килә. Бары күңел түрең чиста булып аны үткәрә генә бел, ул анда үзе кереп урнаша. Тамашачылар арасында да кызыксындырган сорауларын бирүчеләр шактый иде. Алар арасында берсен-берсе уздырып сорау бирүчеләрнең мәктәп укучылары булуы, яшьләрнең татар әдәбияты, шигъриять белән кызыксынулары күңелне сөендерде. Иң активлары Рүзәлнең социаль челтәрләрдә бәхәсләр тудырган «Мин дә китәрмен әле» исемле китабына да ия булды. Чараны йомгаклап, мәдәният идарәсе җитәкчесе Рамил Барый улы Нуриев иң беренче чиратта шушы якты дөньяны бүләк иткән, яхшы тәрбия биреп, әдәбият күгендә нык адымнар белән атлап баручы Рүзәлнең әти-әнисенә, иҗатын хөрмәт итеп килгән тамашачыларга олы рәхмәтен, изге теләкләрен җиткерде.
Раушания ИЗМАЙЛОВА, 
методик-библиография бүлеге җитәкчесе

Комментарии