- 22.09.2023
- Автор: килгән хатлардан
- Выпуск: 2023, №37 (20 сентябрь)
- Рубрика: Тормыш сулышы
«Безнең гәҗит»не даими укып барам. Уку гына түгел, андагы язмаларны ятлап бетерәм. Анда язылганнарын күзаллап, анализ ясап укыйм.
Арча военкомы Алмаз Борһанов турында да «Безнең гәҗит»тән укып белдем (№ 28, 19 июль, 2023 ел). Аның тырыш, намуслы булуына сокландым. Кызганыч, хәзер андый кешеләр сирәк.
86 ел гомеремдә төрлесен күрдем. Үземә дә адәм кыяфәтле иблисләр белән аралашырга туры килгәне булды. Иманы булмаган мондый затлар ояла да, кешечә фикер дә йөртә белмиләр. Алдагы көндә үзләренең дә яман хәлгә каласын уйламыйлар. Алмаз Борһановның эш-гамәлләрен үрнәк итеп, халыкка таратырлык. Бездә кешенең тырышлыгын күрергә теләмиләр, ә менә кара эшләр тиз тарала.
Мондый чиста күңелле, намуслы, дини кешене Аллаһы Тәгалә ярдәменнән ташламасын. Теләкләрем фәрештәләрнең «амин» дигән сәгатенә туры килсен.
Хәлимә ҖАМАЛИЕВА,
Әгерҗе районы, Красный Бор бистәсе
Комментарии