Ат, Ишәк һәм Зебра акчаны шәп эшли

Ат, Ишәк һәм Зебра акчаны шәп эшли

Ерткыч җәнлекләрне һәм хайваннарны зоопаркта гына күреп була дип уйлаучылар ялгыша. Казанның Бауман урамында да моңа ирешергә мөмкин. Өстәвенә, монда аларны койрыкларыннан тартырга да, кочаклап-үбәргә дә, истәлеккә фотога төшәргә дә, алар белән әңгәмә корырга да була. Акчаңны түләсәң, әлбәттә.

БЕТ КЕБЕК ЯБЫШАЛАР

Шәһәрнең нәкъ үзәге булган Казан кирмәне яныннан яки Бауман урамыннан еш үтүчеләр яхшы белә: монда адым саен акча җыялар. Юк, теләнеп, мин бәлагә тарыдым дип алдап акча суырмыйлар. Кемдер баян тарта, кемдер бии, кемдер җырлый, кемдер кәгазь тарата. Ә кемдер үтеп баручылар белән фотога төшә һәм шуның белән акча эшли. Кем ничек булдыра, дигәндәй.

Ат, Ишәк һәм Зебра – болар ниндидер әкият геройлары түгел. Нәкъ шушы хайваннарны Бауман урамында еш күрергә мөмкин. Алар үткән-барган белән рәхәтләнеп фотога төшә, бии, җырлый. Ләкин күңел ачу тәмамлангач, фотога төшүчедән акча таләп итә. Ни кызганыч, алдан ук акча түлисе була икәнен әйтмиләр. Алай булса, алар белән кем фотога төшсен ди?

Бу хайваннар иң башта казанлылар өчен яңалык иде. Каршыңа йомшак хайван киеме кигән, ике аягында йөрүче Ат, Ишәк яки Зебра килеп чыксын әле! Һәркем дә бу могҗиза белән фотога төшәргә ашыкты, аның белән уйнады, биеде. Хәзер исә казанлыларның бу хайван-кешеләргә исләре китми. Аларның акча гына суыруларын беләләр бит. Тик шулай да кечкенә баласы белән Бауман урамыннан узып баручы ана бу хайваннар яныннан тыныч кына үтә алмый. Телевизордан гына күреп ияләнгән мультфильм геройларын тотып карау мөмкинлегенә ирешкән бала аның белән фотога төшми каламы инде? Шул фото өчен ана 100 сумын чыгарып сала. Ләкин кайчакта бу сумма 200гә дә, 300 сумга да җитә. Әйтик, Татарстан республикасы көнендә, Ворлдскилс чемпионаты вакытында бу җанварлар бер фото өчен 300 сум акча сорады. Хәзер дә бәяне төшерергә ашыкмыйлар.

Бет кебек артыңнан йөрүче, тояклары белән ябышучы, яшь кызларны кочаклаучы – бу сыйфатлар Ат, Зебра һәм Ишәккә туры килә. Фотога төшәргә теләмәүчеләргә дә, алардан качып йөрүчеләргә дә бәйләнә алар. Үзең теләмәсәң дә, кочакларга һәм шуның өчен акча алырга ашыккан бу хайваннардан котылу юлын да эзләде Казан халкы. Узган елның кыш айларында хокук саклаучылар акча таләп итүче бер Ишәкне тоткарлаганнар иде. Аның сәбәбен дә законсыз коммерция эшчәнлеге дип таптылар. Эш материаллары Казанның Вахитов районы җәмәгать судына җибәрелде һәм тикшерелде. Нәтиҗәдә, әлеге маддә буенча Ишәккә 500дән 2000 сумга кадәр штраф салынды. Шул вакытта бәйләнчек аниматорлар күз уңаеннан югалып торганнар иде. Кызганыч, озакка булмады.

Ә костюм кигән геройлар үзләренең акча эшләү рәвешен намуслы һәм гадел дип саный. Дөрес, алар үзләре турында төпченеп сораганнарын яратмый. Андый кешеләрдән качарга ашыгалар. Ләкин бер Ишәк сүзләренчә, алар киемнәрне прокатка ала. Прокатның бәясе кыйммәт, шуңа күрә фото бәясен дә арттырмыйча булдыра алмыйлар икән. Алай да, ишәк, ат һәм зебра киемнәрен сайлаулары да очраклы хәл түгел. Болары – иң арзанлылары. Башкалабызда узган зур вакыйгаларны көтеп ала алар. Чөнки акча эшләү мөмкинлеге бермә-бер арта. Туристлар күп, Ат, Ишәк һәм Зебра өчәү генә. Хәер, аларның саны көннән-көн арта, киемнәре алмашына һәм үзгәрә.

БЕР БЕЗДӘ ГЕНӘ ТҮГЕЛ

Мондый киемнәр киеп, халыктан акча каерып йөрүчеләр бер Казанда гына түгел. Әйтик, Санкт-Петербургта яшәүчеләр яз башыннан ук Нева проспектын шул бәйләнчек зебра, ат, аюлардан арындыруны сорап, хакимияткә мөрәҗәгать иткән. Мондагы кеше-хайваннар белән фотога төшсәң, 300-500 сумыңны әзерләп куй. Яңа ел бәйрәмнәрендә бәя 1000 сумга да җитә. Казан «хайваннары» андый ук оятсыз түгел әле. Әлегә 300 сум белән чикләнәләр. Бәйләнсәләр дә, акчаны каерып алмыйлар, телефондагы фотоны гына бетерергә мәҗбүр итәләр яки артыңнан матур сүзләр кычкырып калалар.

Танылган шагыйрә Гөлүсә Шаһбанга да бу «могҗизалар» белән очрашырга туры килгән. Алар турында фикерен социаль челтәрләргә урнаштырган ул. «Бу галәмәт бөтен Русия буйлап таралды бугай. Ялтада кызымны эләктереп алдылар да, фотога төшерегез, дип култыкладылар. Безгә нәрсә, безгә кызык… Рәхәтләнеп фотога төшердем. Рәхмәт әйтеп, китәргә җыенган идем, каршыга басып «сездән 200 сум», диләр. Аңламый торам, күргән нәрсәмени. Түләмәсәгез, әйдә сыздырыгыз фотоны диләр. 200 сум акча түгел түгелен, ләкин кешегә карата хөрмәт булырга тиеш. Андый эшләр яр буенда, ягъни «на берегу» сөйләшенә. Алисәмнең кәефе төште. Ул аларны акча кысалар дип уйламаган, ихлас кабул иткән», – дип язган шагыйрә.

Казан урамнарына ияләшкән бу аниматорлардан күпләр кача, күпләр тәнкыйтьли. Костюм артына яшеренгән яшь кыз һәм егетләрнең шул рәвешле акча эшләве күпләргә ошамый, билгеле. Көне буе урамда чабып кына йөреп, кулга акча керсен әле. Бауман урамыннан узучы Зимфира апаның да фикере шундый: «Көне буе трай тибеп йөргәнче, бүтән эш эзләсеннәр иде алар». Бу сүзләрне өлкәнрәк яшьтәгеләр хайваннар колагына да җиткерә, ләкин яшьләр кәгазь тарату яки фастфуд кибетләрендә эшләргә теләми. Йөзләре күренә, имеш. Ә костюм кигәч, сине беркем дә танымый.

Бәйләнчек хайваннарны халыктан акча суыра дип сүксәк тә, бер дә кешелексез түгел үзләре. 8нче сентябрь сайлау көнендә бушка фотога төшкәннәр. «Бизнес Онлайн» хәбәр итүенчә, бу көнне алар белән сайлаучылар гына түгел, участокта дежур торган полиция һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре дә, медицина хезмәткәрләре һәм күзәтүчеләр дә фотога төшкәннәр.

«Бу безнең үз теләгебез. Тавыш бирү көнен тагын да ямьлерәк итәргә телибез. Балалар һәм Казан халкы тавыш биргәндә дә күңел ачсын иде», – дигән аниматорлар.

Кем ничек булдыра ала, шулай акча эшли. Болар да бит халыкны таламый, акчаны да кычкыртып алмый. Халык үзе баета һәм «яшәтә» аларны. Акча кереп торганда башка берәр шөгыль үзләштерү кирәкми бит. Фотога төшеп кенә дә, тама.

Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА

Комментарии