- 22.08.2023
- Автор: Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА
- Выпуск: 2023, №33 (23 август)
- Рубрика: Тормыш сулышы
ҺАМАН ШУЛ БАЛЫК БАШЫ
Мин инде олы яшьтә. «ТНВ» телеканалыннан татар спектакльләрен бик яратып карыйм. Тик ничә елдан бирле һаман шул бер спектакльләрне әйләндерәләр. «Уеннан уймак», «Яланаяклы кыз», «Ышанасы килә» ишеләр. Сүзләренә кадәр ятлап бетердек бит инде. Беткәнме инде татарда спектакльләр? «Тирән тамырлар», «Ак чәчәкләр» һәм башка бик күп матур спектакльләребез бар. Шуларны күрсәтсеннәр иде.
Бер апа,
Буа районы
ҖӘЗАСЫН АЛСЫН
9нчы август көнне «Яңалыклар»да Казан медицина көллияте директоры Зөһрә Хисаметдинова көллият укучыларыннан 120шәр мең сум акча алган, дип хәбәр иттеләр. Өстәвенә, өендә 17 миллион сум күләмендә акча да сакланган. Ул кулга алынган иде, тик аны ике айга өй арестына хөкем иттеләр. Бездә законнар йомшак шул, кызганыч. Тотылганның һәркайсын утыртып барсаң, болай ук кыланмаслар иде. Әле бит мондый каракларның халык белмәгәне күпме. Сугыш вакытында балаларын ачтан үтермәс өчен, 200-300 грамм ипи урлап кайткан әниләрне 10шар елга төрмәгә утырттылар. Ә 7 баласы өйдә япа-ялгыз калды. Бернинди кызгану булмады. Ә хәзер баласы яшь, хатыны яшь, диләр дә, хөкем карарын йомшарталар. Урлаганда белгән бит ул. Депутатлар бу мәсьәләне контрольгә алсын иде. Урлаган икән – тиешле җәзасын алсын, бу бит – халык акчасы.
Мөҗаһидан МОРТАЗИН,
Мөслим районы, Исәнсеф авылы
ЯРДӘМЕМ ТИСЕН ӘЛЕ
Мин телевизор карамагач, белми идем: «Безнең гәҗит»тә атналык программада, «Татарстан» радиосының да программасы бар икән. Радионы бик яратып тыңлыйм. Анда яңа тапшырулар, кызыклы радиоспектакльләр һәрдаим чыга. Безнең Чаллы ягына ул ретранслянция белән бара. Менә шунда Мәскәүнекен өзеп, Казанныкын кушарга оныталар кайвакыт. Еш кына аларга шалтыратып, Казанны кушыгыз, дип ялгаттырам. Әгәр дә укучыларыбыз сәгать уртасында Казан кушылганны сизә икән, димәк, мин шалтыратып куштырткан булам. Үзебезнең укучыларга да аларның номерын хәбәр итәсем килә. Кем Чаллы ягында яши, 8(8552)78-12-55 менә шушы номерга шалтыратып, Казанны куштыра ала.
Наилә ВИЛДАНОВА,
Чаллы шәһәре
***
Узган атнада укучыларыбыздан менә шундый шалтыратулар кабул итеп алдык. Соравыгызга җавап тапмасагыз – борчылмагыз, димәк, аңа җавап эзләнә. Сезнең белән һәр атнаның чәршәмбесендә 10нан 13:00 сәгатькә кадәр турыдан-туры элемтәдә аралашабыз. Сорауларыгызны, зарларыгызны һәм фикер-тәкъдимнәрегезне башка вакытта да җиткерергә мөмкин. Ләкин катлаулы мәсьәләләр бары тик шул элемтә вакытында гына кабул ителә. Редакциябезнең телефоны – (843)239-03-53. Шулай ук кесә телефоныннан да шалтыратырга була: 8927-039-03-53.
Мөрәҗәгатьләрне Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА кабул итеп
Комментарии