- 22.08.2010
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2010, №32 (18 август)
- Рубрика: Тормыш сулышы
Бу ялда кабат зоопаркка киттем. Теге атнада үсемлекләр дөньясына сәяхәт кылырга өлгермәгән идем бит. Андагы гүзәллекне күрми калу ярамас.
Зооботаник бакчада йөргәндә күп җирдә яфрагы саргаеп беткән агачлар озатып кала. Кайберләренеке коелып та беткән инде. Күңелсез булып китте. Әле җәй тәмамланмаган да, ә мондагы төсләр моңсу, сагышлы көзне хәтерләтә. Зоопарк хезмәткәрләре иртән келәм булып җәелгән сары яфракларны себергән, ә төштән соң ул урында кабат аяк асты шыгырдарлык булып түшәлгән. Бу кызу кояш нурлары барысын да корытты. Ул агачларга гөлләр, чәчәкләргә кебек игътибар эләкмидер шул. Һәр агачка су җиткерү мөмкин дә түгел. Әйткәнемчә, зоопарк уртасындагы күл дә нык саеккан. Аңа да артык өметләнеп булмый.
Беренче чиратта, уң яктагы “Мексика” бакчасына киттем. Коры туфрак өстенә сипкән судан яңгыр явып узган кебек хуш ис килә. Үземне авылда шикелле хис иттем. Анда нинди генә чәчәк, куак юк. Хозурланып карап тордым. Берничә урында өсләренә фонтаннан су сиптерәләр. Үсемлекләр дә иркен сулый кебек тоелды. Әмма, кызганыч, зооботаник бакчаның икенче ягындагы үсемлекләр хәле бик үк мактанырлык түгел шул. Эсселек зыян салмый калмаган. Арада үлгән, үлеп баручы гөлләр дә очрады.
“Мексика” бакчасында эшләп йөрүче, зоопаркның техник дизайнеры Галина Федоровна да биредә хәлнең мөшкел булуы турында сөйләде.
– Бу бакчада хәлләр түзәрлек, артык зарланып булмый. Чөнки Кабан күленнән берничә суырткыч ярдәмендә су килергә көйләделәр. Ә зоопаркның башка яктагы үсемлекләренә мондый шартлар тудырырга мөмкинлек юк. Анда исә хезмәткәрләр эчтән шлангны урамга сузалар да чиләк белән ташыйлар. Көн дәвамында берничә тапкыр сибәләр. Әмма бу эсседә үсемлеккә күпме сипсәң дә җитми. Бераз вакыт үткәч тә ул тагын коп-коры була. Хәлләр әйбәт түгел, күп үсемлекләр үлде. Калганнарын ничек тә бу афәттән саклап калырга иде. Бер бездә генә түгел бит, бөтен җирдә шул проблема. Табигать законнарына каршы барып булмый, – ди ул.
Мин барган көнне кояш артык нык кыздырды. Хәзер һава торышы бераз җайлана башлады, эсселек сүрелә төште. Зооботаник бакчадагы үсемлекләр дә аз булса да иркен сулыш алгандыр, дип өметләник. Үлем алдында булганнарына да җан кереп, бәлки, исән кала алырлар.
Лилия ЙОСЫПОВА
Су кытлыгы
Безнең Каравай бистәсендә тиешенчә су биреп, беркайчан да кинәндермәделәр. Ә быелгы эсселектә көндезләрен ул бөтенләй булмый. Һәркем төнге икене көтеп алырга мәҗбүр. Анда да ул җеп калынлыгында гына агып тилмертә.
Беркөнне шулай күршебез Әлфия апа да су килүен бик озак көтә. Сәгать ике дә тула, өч тә. Челтерәгән тавышка уянып китеп бакчага йөгереп чыкса, су савыты янында арты белән баскан ирне күреп ала. Аны-моны уйлап тормыйча: “Кем син? Минем бакчада сиңа ни кирәк?” – дип кычкыра да башлый. Шунда: “Син нәрсә инде, әни, бу бит мин, синең улың Камил”, – дигән таныш тавышны ишетә. Улы да аның кебек үк су килүен көтеп йөргән икән.
Роза АБЛИЕВА.
Кайтаваз
Яшәп тә карыйлар
“Яшәп тә карыйлар бит, ә” дигән яңалыкны укыгач (23 сентябрь, 2009 ел) “аһ” иттем. Анда миллионер Роман Абрамович турында язылган. Әле бу елны кереме 40%ка кимегән икән. Ул Кариб диңгезе утравында бәясе 90 миллион доллар торган искиткеч утар сатып алган. Миллионерның курорт комплексында 28 гектар җире бар икән.
Менә кемнәр яши ул! Ә авыл җирендә ай буе хезмәт хакы ала алмыйлар. Бу кадәр байлыкны ничек үзләштерә ул?! Татарстанда 1 гектар җир өчен кычкырышып яталар. Шуны алыр өчен дә күпме кәгазь тутырырга кирәк. Монда 28 гектар җирне ничек тота ул? Бу нинди заман? СССР вакытын торгынлык чоры дип әйтәләр. Коммунистлар өчен урлашу, ришвәт, наркомания, алкоголизм юк иде. Нинди заманга калдык! Баеганы байый, ә хәерче хәерче булып кала. СССР вакытында ал да гөл яшәдек. Бик рәхәт иде.
Мөҗәһидан МОРТАЗИН.
Мөслим районы, Исәнсеф авылы.
Комментарии