Зәңгәр тәрәзә

Күлле-Киме (хәтта буасы булмаса да Күлле) авылындагы интернат мәктәбендә Әтнә районының унөч авылыннан килгән укучылар белем алды. Безгә кадәр урыс салалары Атамыш белән Мәзекәү урыс балалары да татарча укыган икән, мәктәп архивына күз салсаң, күрәсең. Ә хәзер татар балаларын да ана телебездә укыту тыелган дисәң дә хилафлык булмас. Төшенә алмаганнарга ачып саласы да юк. Ә бер елны мәктәбебезгә Дөбъяз (хәзерге Биектау) төбәгенең Казаклар, Кече Казаклар авылыннан да килде балалар. Ара якын түгел – уналты чакрым. Аларның саф татар телле мәктәптә укыйсылары килгән булып чыкты. Район үзәгендә ана теленнән ваз кичү эпопеясы башланып киткән булган. Хәзер бу ахмак чара төгәлләнергә бара инде. Акылына килгәннәр генә Ана теллеләр.

Килгәннәрнең берничәсе генә калды. Ялгышмасам, Рәфкать, Рафаэль һәм Мәрзия. Ә миңа сокланып карап, «зәңгәр тәрәзә» дигән кыз да китүчеләргә иярде. Аның исемен оныттым инде, безнеке түгел иде шул.

Күлле-Киме мәктәбендә тамакларыбыз тук булды безнең. Итне сирәк кенә күргәннәргә һәр көнне аны авыз итү дә бәхет иде шул. Чөнки мәктәпнең һәр педагогында кешелеклелек сыйфатлары югары иде. Безгә белем биргәннәрнең байтагы бакыйлыкта. Сыйныфташларыбыз да. Көтмәгәндә каршыңа килеп чыгарлар кебек тоела. Юк шул. Зәңгәр «тәрәзәләр» дә юк инде. Шулай да күңелләрне төшермибез, рәхәт чигәбез. Кирәкмәгән, милләтебезгә хас булмаган нәрсәләргә табына башладык.

Нәкыйп ГАБДЕЛБӘР,

Казан шәһәре

Комментарии