«Алло, Безнең гәҗитме?»

«Алло, Безнең гәҗитме?»

ЧИШМӘНЕ КЕМ ЧИСТАРТЫР?

Без чишмәгә бик якын яшибез. Аны ремонтларга дип, сүтеп аттылар да, чишмә чокыры хәзер әйләндереп алынмаган килеш тора. Шулай бер көнне яшелчәләргә су сибә идек, кинәт су пычранып китте. 4 яшьлек оныгым йөгереп барып, чокырын караган иде, «Әби, анда күрше апаларның үрдәкләре йөзә», – ди. Чынлап та шулаймы икәнен белү өчен бардым, махсус ике сәгатьләп көтеп утырдым, үрдәкләр күршенеке булып чыкты. Бу чишмәдән безнең ярты урам су эчә. Анда үрдәк коендырырга ярый микән? Әле җитмәсә: «Мин төшермәдем, кемдер махсус куып төшергән үрдәкләремне чишмәгә», – дип аклана ди. Миңа анысы кызык түгел. Бер генә сорау борчый: хәзер ул пычракны кем җыештырырга тиеш икән? Җирлек башлыгы телефонын алмый, участок полициясен чакырдым – килми. Безгә нишләргә соң?

Нурия ХӘКИМОВА

Арча районы, Казанбаш авылы

Әлеге уңайдан авылыгыз караган Үрнәк җирлеге башлыгы Илгиз Рафаил улы Камалетдинов белән элемтәгә чыктык:

– Җирлек башлыгы телефонын алмый дип, җирлек башлыгы – отпускта. 12 елга бер мәртәбә безгә дә ял итәргә ярыйдыр. Чишмәне рәтләячәкләр аны. Нурия апа үзе үк йөрде бит – начарланды чишмә, төзекләндерергә кирәк, дип. Төзекләндерәчәкләр, иганәчеләр табылган. Ә инде үрдәккә килгәндә, чат саен сакчы куя алмыйм бит инде мин чишмәгә үрдәк төшмәсен дип. Ярар, үрдәк бәпкәләренең хуҗасы белән сөйләшермен, – диде ул.

НИЧЕК САТЫП АЛЫРГА?

Җәлил хәзрәт Фазлыевның «Әле соң түгел» һәм «Бәхет тәме» дигән китапларын сатып аласым килә иде. Бәлки тагын яңараклары да чыккандыр… Почта аша сатып алу мөмкинлеге бармы икән, белешмәссезме?

Гөлфирә МӨНИПОВА

Мамадыш районы, Олыяз авылы

Соравыгызга җавапны Җәлил хәзрәтнең килене Альбина Фазлыева бирде:

– Китапларны почта аша алу мөмкинлеге бар. Яңа китапларга килгәндә, әтинең күптән түгел генә «Күңел бакчасы» дигән яңа китабы да чыкты. Ул автобиография, анда кечкенә китапларындагы бөтен вәгазьләре дә кергән. Бәясе – 300 сум. Почта аша җибәрсәк, почта хезмәтләре өчен 250 сум да түләргә кирәк булачак. Укучыгыз минем белән элемтәгә чыксын, җибәрермен. Телефоным – 89274479199, – диде ул.

ИСЕМ ҖИСЕМГӘ ТУРЫ КИЛСЕН

Казанның туристлар яратып йөри торган Бауман урамында булып кайткан идем. Казан – Русиядә мөселманнар башкаласы буларак билгеле. Әмма татарча элмә такталар гына юк… Юри санап чыктым – Бауман урамындагы 50 элмә-тактаның икесенә генә татарча язылган. Ләкин тагын бер эчне пошыра торган нәрсә бар – инглиз телендә язылганнарының күп булуы. Аларның янында татарча да, русча да аңлатмасы юк. Нәрсә ул: кибетме, оешмамы, предприятиеме – аңлашылмый. Инглиз теле дәүләт теле түгел бит бездә. Шушы эчпошыргыч элмә-такталарны татарча да язсалар, исемебез җисемгә туры килеп, чынлап та мөселманнар башкаласы булыр идек.

Рафаэль САЛЬМУШЕВ

Казан шәһәре

ШӘҺӘРДӘ РӘХӘТ?

Чаллы базарына сатуга баргач, шундагы дус-ишләр, минем товарны яратып алучылар җыелышып, туктап соңгы яңалыкларны сөйләшәбез. Берсе әйтә: «Дачамны ничә еллар буе сата алмаган идем, коронавирус чорында кыйммәт хакка сатып җибәрдем», – ди. Икенчесе әйтә: «Әгерҗе районына туган авылга кайткан идем, коймаларым авып беткән иде, бер иске өем бар иде. Ике кеше керде дә: «Биш йөз меңгә сат апа өеңне, алабыз», – дип сорадылар. Коймаларын гына тотам да, сатам, миңа авылда өй кирәкми», – ди. Тагын бер ир-ат: «Бик күп төрле шәһәрләрдә яшәдем, авылны яратсам да, авылда яши алмыйм. Шулай ук дачамны саттым, яшьләр файдалансын. Ә безгә шәһәрдә яшәү рәхәт», – ди. Чаллы шәһәрендә яшәүче өлкән кешеләр бик күп, бөтенесе дә шәһәрне мактап, шулай итеп шәһәрдә яшәп яталар. Тагын бер танышларым исә элек яшәгән авылларына экскурсиягә генә йөрүләрен сөйләде. «Бик сагынсак, бергә терәлеп яшәгән күршеләребезгә кайтабыз. Авыл кунакка кайтканда гына рәхәт, ярый шәһәр бар», – диләр. Яшьләр генә түгел, картлар да кача бугай авылдан…

Мәүлидә ГАЙСИНА

Минзәлә районы, Хуҗәмәт авылы

***

Узган атнада укучыларыбыздан менә шундый шалтыратулар кабул итеп алдык. Соравыгызга җавап тапмасагыз – борчылмагыз, димәк, аңа җавап эзләнә. Сезнең белән һәр атнаның чәршәмбесендә 10нан 13:00 сәгатькә кадәр турыдан туры элемтәдә аралашабыз. Сорауларыгызны, зарларыгызны һәм фикер-тәкъдимнәрегезне башка вакытта да җиткерергә мөмкин. Ләкин катлаулы мәсьәләләр бары тик шул элемтә вакытында гына кабул ителә. Редакциябезнең телефоны – (843)239-03-53. Шулай ук кесә телефоныннан да шалтыратырга була: 8927-039-03-53.

Игътибар, эпидемия чорында редакция кешеләрне кабул итми, бары тик телефон аша гына мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

Мөрәҗәгатьләрне Айгөл ЗАКИРОВА кабул итеп алды

Комментарии