- 22.07.2016
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2016, №29 (20 июль)
- Рубрика: Тормыш сулышы
Русия Федераль янгын сагының Татарстан Республикасы буенча 1нче отряды (Түбән Кама, ОФПС-1) базасында республиканың янгын-гамәли спорт төре белән шөгыльләнүче яшүсмерләре арасында ярышлар узды. Ул һәр елны бер үк вакытта, янгын сүндерүчеләрнең һөнәри бәйрәме уңаеннан һәм шушы спорт буенча дөнья чемпионы, мәрхүм Сергей Хилков истәлегенә үтә. Гадәти ярышлар. Аларның барышын ел саен диярлек күзәтеп торучы буларак, шулай дим. Тик быел бу чарага башка күзлектән карадым һәм, яңалык булмаса да, шундый нәтиҗәгә килдем: ә бит бу балалар иртәгә янгын сагы хезмәтендә эшләргә мөмкин. Әйе, мөмкин генә, чөнки, бер яктан, малайларны аларның киеме, техникасы, янгын сүндерүчеләр турында мактап сөйләүләре ымсындырса, икенче яктан, бүгенге көннең афәте булган хезмәт хакы, һөнәр сайлаганда, романтика белән чынбарлыкны бизмәнгә куеп үлчәргә мәҗбүр итә. Һәм, кагыйдә буларак, финанс ягы авыррак булып чыга. Шул ук вакытта янгын сагы хезмәтендә, кадрларга кытлык булса да, тәгәрәп еларлык та түгел. Әле кайчан гына бу эшкә урнашу кыен иде. Беренчедән, урын юк, булганда да, әшнәлек барысын да хәл итеп куя. Тик анысы да медицина комиссиясен уза алсаң гына. Ә егетләрне ул вак тишекле иләктән или. Минем бер туганым, мәсәлән, буе кыска булуы аркасында уза алмады аны. Хикмәт нидә? Янгын сүндерүче булып эшләүче егетләр белән хезмәтем буенча еш аралашырга туры килә. «Хезмәт хакы канәгатьләндерми, дисез, ә барыбер эшлисез? Моның сере нидә соң?» – дип сорыйм бер үк янгын частенда бер сменада эшләүче Камил белән Дамир Хәкимовлардан. Әлбәттә, башта ык-мык килеп кенә: «Әгәр синең тырыш хезмәтеңне күреп, тиешле хөрмәт күрсәтелә икән, андый коллективта эшләве рәхәт», – дип җавап бирсәләр дә, сер тирәндәрәк булып чыкты. Әтисез үскән егетләр. Авыл тормышы аларны эштә чыныктырган, акчасызлык дөньяга карашларын үзгәрткән. Классташлары институт турында хыялланганда, алар эшкә урнашу хакында уйлый башлаган. Армия хезмәтеннән дә качып йөрмәгәннәр. Үз эшләрен ачарга теләп, мая туплау өчен, берсе Себердә эшләгән хәтта. Һәм теләкләренә ирешкәннәр дә. Шәхси эшләре булгач, нигә алар башка эшкә урнашканнар соң? Алар үзләрен патриотик рухта тәрбияләнгән дип саный, армиягә дә үз теләкләре белән барганнар, янгын сүндерүче һөнәренә шуның дәвамы кебек карыйлар. Шулайдыр, ләкин асылда эшнең сменалы булуы уңайлы аларга. Киләчәкне, ягъни картлыкны да кайгырта икән ич егетләр! Стаж да бара, аз булса да, акча да тамып тора. Буш вакытларында үз эшләре белән шөгыльләнәләр. Молодцы! Чын ир-ат, гаилә башлыгы шундый булырга тиеш тә. Шуны да әйтеп китим: егетләр төп эшләрендә эленке-салынкы йөрми, алдынгылар сафында. Янгын частьлары арасында уздырыла торган һөнәри һәм спорт ярышларында катнашалар. Ә моның өчен сәламәт яшәү рәвеше алып барырга кирәк. Тел төбемне аңладыгызмы? Ә бит хезмәт хакы аз булуын сәбәп итеп, елның яртысын эш эзләп уздыручылар аз түгел. Ике урында эшләү түгел, ул хакта уйларга да курка андыйлар.
Хәзер янгын сагының тренировкалар полигонында барган ярышларга әйләнеп кайтыйк. Яшүсмерләр, тирләп-пешеп, каршылыклы 100 метр араны чабып уза, икенче этапта штурм баскычы буенча дүртенче катка күтәрелә. Бу гадәти җиңел атлетика түгел, йөгерү барышында полосада торган янгын сүндерү шлангасын эләктереп алырга, күтәртелгән багана аша йөгереп чыгарга, шланганы сүтеп, аның очын юлөсте җиңсәгә кидереп өлгерергә дә кирәк. Штурм баскычы да тиз генә бирешергә теләми шул. Тормышта янгын сүндерүчеләр бу кадәр үк җитез дә түгелдер, ләкин бүселеп торган корсак белән йөгерү дә җиңел дип уйламыйм. Ә утның телләре күпкә җитез – янгын сүндерүче һөнәрен сайлаган егетләр шуны аңларга тиеш.
Әлбәттә, ярышта катнашучы яшүсмерләрнең барысы да янгын сүндерүче булмас та, әмма алар көтелмәгән хәлләрдә югалып калмас, беренче ярдәм күрсәтә белер, үзләрен аямыйча ут эченә дә керер дип уйлыйм. Һәрхәлдә, өметләнәм. Ә әлегә алар әти-әниләренең кадерле балалары, мәктәп укучылары…
– Әтием дә, абыем да янгын сүндерүче хезмәтендә эшли, шуңа да спортның шушы төрен сайладым, – ди 31нче мәктәпнең 11нче сыйныф укучысы Ирек Заһидуллин. – Вакытны җиткерә алмыйм: тренировкалар, ярышлар, өстәвенә, дәүләт имтиханнарына әзерләнергә кирәк. Аларны әйбәт бирсәм…
Ирек җөмләсен тәмамламады, елмаеп кына куйды. Аңлашылды: монысы әлегә сер.
Нурисә ГАБДУЛЛИНА,
Түбән Кама шәһәре
Комментарии