- 22.07.2014
- Автор: Фәнзилә МОСТАФИНА
- Выпуск: 2014, №29 (23 июль)
- Рубрика: Тормыш сулышы
«Безнең пенсияләр белән нәрсә булып бетәчәк» – менә шундый рухтагы сорауларны редакциягә күп юллыйлар. Аңлашыла да: яңа реформаның гади халык төшенеп җитмәгән урыннары шактый. Пенсия формуласы дигәне дә кешеләрне пошаманга салды: нәрсә булачак бу, ул балл дигәннәрен ничек җыясы, пенсия артамы, әллә кимиме… Шушы һәм башка мәсьәләләргә ачыклык кертү ниятеннән, Русия Пенсия фондының Казан шәһәре, Совет районындагы идарәсенә мөрәҗәгать иттек.
ПЕНСИЯ БАНКАДА САКЛАНА?
Иң элек шуңа ачыклык кертергә кирәк: халыкта, пенсияне Пенсия фонды үзе билгели, дигән хаталы фикер яши. Тик алар өстән кушылган федераль кануннарны гына үти. Димәк, үз районыгыз буенча Пенсия фондына барып, күбрәк түләүләрен даулап йөрү бернинди нәтиҗәгә дә китермәячәк. Федераль нормаларга таянып, билгеле бер сумма язачаклар. Ә аның күләме, фонд хезмәткәрләре кат-кат басым ясап әйткәнчә, кешенең үзеннән тора.
Бүген кеше белемле. Күп укыйбыз, кызыксынабыз, интернетта казынабыз, кыскасы, үзебезгә нәрсә кирәген беләбез. Тик Пенсия фонды җитәкчесе Гүзәл Дәүләтшина билгеләп үткәнчә, ул белем дөрес булмаска да мөмкин. Рәсми чыганакларга ышанасы урында, күрше сүзен закон итеп йөрүчеләр байтак икән әле. Менә шул сәбәпле: «Ни өчен фәлән шуның хәтле пенсия ала да, минеке шуның кадәр генә?» – дигән сораулар туа да инде. Арада фондларга килеп, күбрәк пенсия таләп итеп йөрүчеләр дә юк түгел икән.
Икенче бер хаталы фикер: пенсиянең туплам өлеше (накопительная часть) Пенсия фондында, кем әйтмешли, пыяла банкаларга тутырылган хәлдә ята, дип уйлау. Фонд пенсияне билгеләү белән генә шөгыльләнә, үзендә акча тотмый. Гомумән, безнең илдә бер нәрсә дә тик кенә ятмый бит. Акча бигрәк тә. Банкка исәп-хисап кенәгәсенә салган мөлкәт киштәдә хуҗасын көтеп ята, дигән уйлардан котылырга кирәк инде.
Пенсия турында иртәгә лаеклы ялга чыгам дигән көнне генә түгел, яшь вакытта ук уйлый башларга кирәк. Гүзәл Фуадовна бер яхшы мәкальне искә төшерде әле: «Яшьлек картлыкны тәэмин итү өчен бирелгән». Икенче бер әйтем дә бар: «Яшьлек күз ачып йомганчы үтеп китә». Димәк, эшкә урнашканда ук лаеклы ялга чыгуны кайгырта башлау мәслихәт.
ПЕНСИЯ ЗУР БУЛСЫН ӨЧЕН НИШЛӘРГӘ?
Пенсия фондларына еш кына менә шундый сорау белән мөрәҗәгать итәләр икән. «Без болай дип аңлатабыз: әгәр өстәмә керем бар икән, эш бирүче белән сөйләшеп, процентларны пенсия фондына күчереп барырга кирәк. Кемдер моны аңлый, ә кемгәдер хәзер булган акча кадерле. Өлкән яшьтә кечкенә пенсия алгач, үпкәләп йөриләр аннары», – ди Гүзәл Фуадовна.
Инде яңа пенсия реформасына күчик. Аннан аңлашылганча, пенсия дүрт нигездән торачак. Ул шушы формула буенча хисаплана: АxВ+С+D. А (пенсия баллары), B (пенсия баллының хакы), C (билгеләнгән түләү) һәм D (туплам өлеше). Пенсия баллары стаж, «ак» (салымнар түләнгән, рәсми күрсәтелгән) хезмәт хакы, лаеклы ялга чыгу яшеннән формалаша. Бер елга күп дигәндә 10 балл тупларга мөмкин. Ә пенсия ала башлау өчен 30 балл җыю таләп ителә. Шунысы да бар: лаеклы ялга чыгу өчен кирәк булган стаж ел саен аз-азлап арта барачак. Әйтик, 2015нче елдан пенсиягә чыгу өчен минималь стаж 6 ел булырга тиеш, шулай ел саен арта барып, 2025нче елга минималь стаж 15 елга җитәчәк.
Туплам өлешен (накопительная часть) кеше үзе хәл итә. Мәсәлән, туплам өлеше файдасына хәл итсәгез, пенсиянең иминиятләштерелгән (страховая часть) өлеше кими. Һәм киресенчә. Кыскасы, монда, тегесе әйбәт, монысы яхшы, дип сөйләп булмый. Утырып уйларга, һәрберсе турында Пенсия фондларында яхшылап белешергә һәм үзегезгә файдалы булырдаен сайлап алырга гына кирәк.
Пенсиягә чыгу өчен иң күбе 30 балл җыярга кирәк, дигән идек. Бу бөтенләй үк булмас нәрсә түгел. Әйтик, әгәр 9000 сум рәсми хезмәт хакы аласың икән, 30 балл җыела. Болар – социаль пенсия алу өчен минималь шартлар.
Рәсми хезмәт хакы, дигәннән, яңа пенсия формуласында да иң күренә торган урынга язып куелган, Пенсия фондында да кат-кат тукып торалар: пенсия язылганда фәкать «ак» хезмәт хакы гына карала. Кемдер, бәлки, 30-40 мең сум алып эшлидер, тик җитәкчесе ул акчаны конвертта гына биреп барса, Пенсия фондына аның өчен тиешле салымнарын түләмәсә, лаеклы ялга чыккач, әлеге кешенең минималь пенсия белән калачагы көн кебек ачык. Ә «кара» хезмәт хакына эшләүчеләр нишләргә тиеш соң? Аларга булачак пенсияләрен үзләренә кайгыртырга кала инде. Мисал өчен, «Пенсияне бергәләп финанслау» (софинансирование пенсии) дигән программа бар. Син һәр ай саен (һәр квартал яисә елга бер тапкыр да мөмкин) пенсия капиталына күпмедер сумма кертеп барасың. Елга 2-12 мең сум туплам өлеше җыелса, дәүләт бу акчаларны икегә тапкырлый. Айга 200 сум да, 2000 сум да кертергә була. Шунысы да бар: дәүләт акчаны 12 мең сумга кадәр генә кабул итә. Акчаны теләсә нинди банкта кертергә була. Моның өчен махсус документ кына тутырырга кирәк. Эш бирүче аша да эшләргә мөмкин. Тиешле документка, җитәкченең шуның кадәр сумманы әлеге программага күчереп баруын сорыйм, дип кул куясың да, һәр ай саен билгеле бер күләмдәге акча, хезмәт хакыннан тотып калынып, Пенсия фондына күчерелә торган була. Тик бу акчаны теләгән вакытта алып булмый, аның өчен пенсиягә чыкканны көтәргә кирәк.
Бу программа 10 елга исәпләнгән һәм дәүләт аның үтәлешенә 100 процент гарантия бирә.
11 МЕҢ СУМ ПЕНСИЯ ВӘГЪДӘ ИТӘЛӘР?
pfrf.ru һәм rosmintrud.ru сайтларында пенсияне исәпләп карау өчен махсус калькулятор бар. Теләгән һәркем кереп, акчасын чутлап карый ала. Анда ничә ел эшләргә җыенганыңны, күпме бала табарга ниятләвеңне, рәсми хезмәт хакыңны һәм башка шуның ише мәгълүматларны күрсәтәсең дә, санагыч сиңа булачак пенсияңне чыгарып та бирә. Тик калькуляторның минуслары да байтак. Әйтик, рәсми хезмәт хакы дигән урынга яшәү минимумыннан да азрак сумма язып булмый. Ә анысы 2014нче елда – 8346 сум. Аннан азрак күләмдә хезмәт хакына эшләүчеләр булачак пенсияләрен кара акыл белән генә исәпләргә тиеш булып чыга инде. Димәк, калькуляторны ясаучылар илдә 8000 сумнан да азрак хезмәт хакына яшәүчеләрнең бихисап булуыннан хәбәрдар түгел.
Мин дә бәхетемне сынап карадым әле. 2 бала табып, һәрберсе белән 2шәр ел декрет ялында утырсам, пенсия яшенә җиткәннән соң да 2 ел эшләсәм һәм рәсми хезмәт хакым 9000 сум булса, гомуми 39 ел эш стажы белән 8113 сум 51 тиен пенсия алачакмын икән. Бу акчаны гына азсынып, кайбер мәгълүматны үзгәртеп карарга булдым. 3 бала табып, һәрберсе белән 1,5 ел өйдә утырсам, пенсия яшеннән соң 5 ел эшләсәм, калькулятор ай саен 11108 сум пенсия алачакмын дип хәбәр итә. Бу очракта эш стажым 43,5 ел була инде.
Кыскасы, дәүләт халыкны ничек тә озаграк эшләтү яклы. Пенсия турындагы белешмә кәгазьләрдә дә зур хәрефләр белән язып куелган: «Лаеклы ялга никадәр соңрак чыксаң, пенсия шулкадәр зуррак булачак». Беренче чиратта «зуррак булачак» дигән өлешкә күз төшә бит, димәк, шуңа алданып, халык 55-60тан соң да эшләячәк – монысын фаразлавы кыен түгел. Болай булганда пенсиягә чыгу яшен арттырырга да кирәк булмаячак.
Пенсия реформасына ахыргы нокта куелмады әле. Канун проекты беренче укылышта кабул ителде, икенче укылыш көз көне булачак. Шуңа күрә тагын үзгәрешләр булса да, аптырарлык түгел.
МОНЫ БЕЛҮ МӨҺИМ:
* Пенсия яше артмый.
* Стаж зуррак булган саен, пенсиянең күләме дә арта.
* Яңа формула хәзерге пенсионерларга һәм 2015нче елга кадәр лаеклы ялга чыгачак кешеләргә кагылмый. Аларның пенсиясе кимемәячәк.
* Пенсия белән тәэмин итүнең рәвешен 2014-2015нче елларда сайлап бетерергә кирәк.
* Эшли торган пенсионерлар пенсияне тулы күләмдә алачак.
* Зарарлы эштә эшләүчеләрнең вакытыннан алдарак лаеклы ялга китү мөмкинлеге саклана. Төньякта хезмәт куючыларның да ташламалары бетерелми.
* 30 еллык хезмәт стажы булган авыл хуҗалыгы хезмәткәрләренә югары пенсия түләү каралган.
* Күпме пенсия баллы җыелганын Пенсия фондларында белергә мөмкин.
Фәнзилә МОСТАФИНА әзерләде.

Комментарии