- 22.07.2014
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2014, №29 (23 июль)
- Рубрика: Тормыш сулышы
Газетабызның 26нчы санында (2нче июль, 2014нче ел) «Газпром»ны җиңеп буламы?» дигән язма басылган, анда Арча шәһәрендә яшәүче берничә гаиләнең «Газпром трансгаз Казан» белән судлашып йөрүе хакында бәян ителгән иде. Мәсьәләгә ачыклык кертү өчен, әлеге оешмага хат юлласак та, язма басылып чыкканчы, сорауларыбызга җавап ала алмадык. Теманы япмый торабыз, кабат кайтырбыз әле, дигән идек.
Ниһаять, көттереп кенә, редакциябезгә «Газпром трансгаз Казан»нан конверт килеп төште. Сорауларны юллаганга бер ай узса да, онытмаганнар бит, рәхмәт яугырлары! Без мондый сораулар биргән идек:
1. Ник «Газпром трансгаз» судка 2012нче елда гына мөрәҗәгать иткән? Моңарчы Ибәтуллин һәм башкалар тарафыннан магистраль газ торбалары турындагы канунны бозу булмаганмы?
2. Ни өчен Ибәтуллин 3.16 пунктының Кагыйдәләр һәм кануннар җыентыгында (СНиП) булмавы хакында белдерә, ә «Газпром трансгаз» судта шул пунктны төп корал итеп куллана?
3. Ни өчен район хакимиятен судка бирмәдегез?
Баш инженер Р. К. Гыймранов имзалаган җавапны түкми-чәчми китерәбез: «ТР Арча районы судының 2014нче елның 22нче маенда чыгарылган карары нигезендә «Газпром трансгаз Казан» ҖЧҖнең Ибәтуллин Алмаз Назих улына карата минималь рөхсәт ителгән араны бозу турындагы дәгъвасы канәгатьләндерелде, Арча шәһәре, Ф. Әмирхан урамы, 59нчы йорт адресы буенча урнашкан йортын үз хисабына сүтү һәм дәүләт пошлинасына түләнгән чыгымнарны тулысынча каплау тиеш дип табылды. Әлеге карар законлы көченә кергәннән соң мәҗбүри рәвештә үтәлергә тиеш. Суд карары белән риза булмаган очракта аны шикаять итәргә мөмкин».
Мондый хатны җибәрүгә караганда җибәрмәү яхшырак булыр иде. Балта сораганга шөшле тоттырганнар. Әле җавап бирәбез дип язып утырганнардыр. Алар әйтмәсә, суд карары чыгарылганын да, аның мәҗбүри үтәлергә тиешлеген дә белми йөрисе булганмын бит. Рәхмәт инде, «Газпром» күземне ачты, суд карарының ни өчен кирәклеген аңлатты. Аны Арча кешеләре, сораулар белән хат юллыйм, дигәч, алырсың алардан җавап, дип көлемсерәп куйганнар иде инде. Хак булып чыкты.
Остарды хәзер оешмалар. Хатны вакытында җибәрмиләр, җибәргәннәренең дә җавап димәсәң хәтере калыр. Әйбәт бит: хат юлламадылар, дип бәйләнерлек урын да калдырмыйлар, төгәл җавап бирүдән дә качалар. Халыкны да, матбугат чараларын да мыскыл итеп, «отписка» язып яталар. Бу оешмадан зарланып, зуррагына шикаять бирәсең, анысы белән дә шул ук хәл кабатлана. Һәм шулай чиксезлеккә кадәр. Дәүләт җитәкчелеге: «Без халык белән эшләргә, мәгълүмат чаралары өчен ачык булырга тиеш», – дип сөйләнә тагын…
Ә арчалылар тиз генә бирешергә җыенмый әле. Район судының карарын ТР Югары судына шикаять иткәннәр. Көтеп карыйк, ни булып бетәр бу эш. Без дә вәзгыятьне күзәтеп, халыкка бәян итеп торырбыз.
Сөмбел СӘЙФИ.

Комментарии