Кайгыртучан табиб

Кайгыртучан табиб

Зәкия Илдар кызы Валиуллина – ачык йөзле, сабыр, матур кеше. Көн белән төнне ялгап эшләүче, кеше сәламәтлеген саклау өчен үзеннән өлеш керткән табибларның берсе. 16нчы июнь көнне медицина хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәме узды. Бәйрәм уңаеннан табибларны, шәфкать туташларын, шул өлкәгә белгечләр әзерләүче укытучыларны чын күңелебездән тәбриклибез.

Чын профессионаллар акча, дан-дәрәҗә артыннан кумый, үз эшләрен яратып эшлиләр. Бүген табиб иңенә зур вазыйфа йөкләнгән, авыруны караудан тыш, язу-сызу эше дә күп вакытны ала. Ни дисәк тә, элек барыбер табибның абруе зур иде, ә хәзер табиб белән укытучылар, укып бетергәч, Казанда кала. Район җирләрендә кадрлар җитми, аппаратура җитешми. Путин әйткәнне көтеп торырга кирәк түгелдер, завод директорлары, түрәләр үзләре дә бу сорауларны чишә ала югыйсә.

Татарстанда 2008нче елдан башлап «Ел табибы – Ак чәчәкләр» тантанасы үткәрелә. Безнең Түбән Кама шәһәрендә эшләүче табиблар да бик белемле, ярдәмчел, алар да бу тантанада катнашырга һәм җиңәргә лаек. Рәхмәт сүзен ешрак әйтеп, алардан үрнәк алып яшик әле. Түбән Камада халык сәламәтлеге ышанычлы кулларда.

Корбан ГАЛИЕВ,

Түбән Кама шәһәре

Комментарии