«Зәй ягында булдым мин…» (14 июнь, 2012 ел) язмасына кайтавазлар

«Зәй ягында булдым мин…» (14 июнь, 2012 ел) язмасына кайтавазлар

Мыскыл итеп күрсәтәләр

Сезгә районы Чыбыклы районыннан язалар. Безнең Чыбыклы – чын татар авылы. Әмма авылда туып- үскән, шунда 9 елга якын авыл җирлеге башлыгы булып эшләгән Гадершин Илфат Нуриәхмәт улын ни сәбәпледер алып атып, авылга хуҗа итеп рус хатынын куйдылар. Авылыбыз көннән-көн бетеп бара. Авыл халкының күбесе пенсионерлар, өлкән кешеләр. Авыл җирлеге башлыгы янына үз сораулары белән барып, иркенләп сөйләшә дә алмыйлар. Хәтта авыл халкы өчен кирәкле белдерүләр дә рус телендә эленә. Быел кышны озату кичәсе дә рус телендә барды бит.

Хакимият башлыгы Ринат Шәех улы куйган җитәкчене ошатмыйча, авылны бетерү, мыскыл итү өчен эшләнгән эштер инде бу. Шул дәрәҗәгә барып җиттек, сыерлары булмаган кешеләр дә икмәк алды, ә бит хөкүмәт сыер башын югалтмас өчен сыерлы кешеләргә генә бирде бит ул икмәкне. Авыл халкы күпме генә йөрсә дә, эш судка кадәр барып җитсә дә, эшне зурга җибәрмәделәр, яшереп калдырдылар, чөнки район җитәкчеләре үзләре дә курыкты.

Авылда хәзер тәртипсезлек. Элек бездә Илфат эшләгәндә мондый бозыклыклар юк, аны хөрмәт итәләр иде. Ә хәзер урам тулы эт, юллар начар, шлагбаумнарны ябучы юк. Мәдәният йортының исеме генә калды, анда бәйрәм үткәрүче дә юк, атна саен җыелып, дискотека дип, акча җыеп яталар. Ул акчаны кая куялар икән? Авыл тулы көмешкә сатучы. Кайтып, теләсә ничек яшәп ятучы гаиләләр күбәйде. Аларга да авыл башлыгы күз йома.

Ни өчен авыл җирлекләрен шул кадәр мыскыл итәргә икән? Авылда, гомумән районда, берәр татар кешесе юк микәнни? Югыйсә, сайлау вакытында Илфат 100% тавыш җыйды, барыбер депутатларны мәҗбүр итеп Ольга Алексеевнаны сайлаттылар. Хакимияттән шундый указ булгандыр инде. Мәктәптә дә каторга режимы хөкем сөрә. Сания ханымнан бөтен мәктәп куркып тора, хәтта аның белән сүзгә килеп больницада ятучылар да булды. Укучылар мәктәпне «колония» дип йөртәләр.

Гомумән, авыл халкы Илфатны сагына. Усал, әмма гадел иде. Авыл өчен яшәгән, авыл булсын дип йөргән кеше кирәк безгә, ә үзе дә бурычка баткан, үз сүзендә тора алмаган, белеме белән дә туры килмәгән, дуслары да үрнәк гаилә булмаган җитәкче кирәк түгел.

Хөрмәт белән авыл халкы.

«Хурматлы» хакимә

Зәй хакимияте халыкны «Высший закон – благо народа» шигаре белән каршылый. Ә мин аны «благо Воропаевой» дип төзәтер идем. Бу хатынның кыланмышы кырга сыймый: нәрсә тели – шуны эшли. Ә нигә кыланмасын?!

Пенсия яше җитәргә бик аз гына вакыт калган марҗаны кайда хакимият башлыгы итеп куйганны ишеткәнегез бар?! Аны билгеләп куйганда бүгенге Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов үзе катнашты (ул вакытта Премьер-министр иде). Воропаева фамилиясен ишетүгә, залны сәер дулкын каплады һәм матәм тынлыгы урнашты. «Яңа гасыр» журналисты Марсель Әскәров, аны шулай яратмыйлармыни, дип аптырап янәшәдә утырган мин фәкыйрегездән сорады.

Хакимияттә «чистка» башланды. Яңа хакимә җиң сызганып татарларны кууга кереште. Элекке хаким Ринат Шәех улы Фәрдиевне исенә төшереп, «крокодил яше» агызса да, үзе аның тотрыклы бердәм командасын таркатты.

Тагын бер бик мөһим шөгыле бар әле аның: үз йортын төзекләндерә, шәһәр урамнарын бизәргә ераклардан кайтарылган барлык үсентеләр аның бакчасын бизи. Бассейны гына да ни тора!

«Благо народа» хакында сүз дә булырга мөмкин түгел. Ә үзе популизм белән шөгыльләнә. «Исанмысыз, хурматлы ипташлар. Бахат, шатлык, саламатлык сызга!» – дип ур-ра кычкыра. Куштаннар гөрләтеп кул чаба. Янәсе, татар телен белә безнең хакимә. Татар алфавитының 6 хәрефен башын бәрә-бәрә өйрәнергә тиеш ул. Кытайча өйрәнсәң, хаким итеп куябыз, дисәләр, безнең татар бер төн эчендә өйрәнер иде ул телне. Хакимәнең безнең телне мыскыллавын да аңлыйбыз бит, их, без – мескен татарлар!

Артка чигенеп, олавы белән урлаучы түрәләр хакында да язасы килә. Алар күбәү. Казанда фатирлар, чит илдә виллалар, хаҗ кылу, ел әйләнәсе чит илдә берничә мәртәбә булу… Барысы да хезмәт хакына диләр. Ә гади халык очны-очка ялгый. Сыер савучы 1 шешә сөт, терлекче 1 капчык силос урлаганда тотылса эштән куалар.

Сайлауларда «99,99% Путинны сайлатмасагыз, барыгызны да эштән куам», – дип комиссия әгъзаларына хатын-кызның әшәке сүгенүе хакында язып тормыйм.

Искәндәр, син курку белмәс кыю егет. Ә мин – куркак. Машина йөртәм: «очраклы» юл һәлакәтеннән куркам. Агач йортымның «очраклы» янып бетүеннән дә, балаларым, оныкларым өчен дә куркам. Шуңа күрә исем-фамилиям фәкать сезнең өчен генә. Бу – минем җан авазым, эч бушату. «3әй офыклары» газетасында хакимәнең йөзен һәр бит саен күрү мине газаплый, чарасызлыктан гаҗизләнәм, һаман кыйналам. «Кыйнамыйлар яраланган кошны – чат кан гына чакта йөрәге», – диләр бит.

Зинһар, булышыгыз, башланган эш – беткән эш, диләр. Чара күрерсез дип ышанам. Бу хакимәне зәйлеләрне җәзалар өчен куйдылар, дигән сүз йөри. Хушыгыз.

Песиләргә тычкан тотып ашата торган заманда авылда гомер кичерүче апагыз.

Кая бара дөньясы?

Воропаева мәрхүм башлык Фәрдиевтан калган кадрларны, үзенә ошамаган кешеләрне төрле бәла-пычраклар ягып кудыртып бетерде. Ә калганнары, пенсия яшенә 2-3 ел калган кешеләр, түзә алырмы, юкмы бичаралар? Бөтенесе шул хакимә кулында. Пенсия көтмичә китеп баручылар да күп.

Хакимият бинасына килеп керсәң, һәркайсы «минем янга килмәсәләр генә ярар иде» дип куркып тора. Һәркем эш бүлмәсеннән чыкмый гына башын иеп утыра. Кирәкле йомышларын үтәргә дип коридорга чыксаң, анда сине «Сабантуй» (С.Н.Иванова – башкарма комитет җитәкчесенең урынбасарын шулай атыйлар ) белән «Кызыл шапка» (К.Х.Габидуллина – советның аппарат җитәкчесе) күрсәләр яки каршыңа килеп чыксалар, бетте башың… Рөхсәт сорарга кирәк.

Икенчедән, ярдәм сорап яки хәл итәсе эшләрең булып керсәң, кире борылып чыгып китәсең. Чөнки хәл итәрлек кеше калмады, «итәкле марҗадан» куркалар, «апа» нәрсә кушса, шуны эшлиләр, эшләмичә генә кара… Җыелыш җыеп, кайсы җирең кычытса, шул җиреңне кашый, кендектән түбән әгъзаларны кушып, барлык хезмәттәшләрең алдында мыскыллый.

Аппарат киңәшмәсендә баш иеп утырган әзмәвердәй ирләрне күреп, кая бара бу дөнья, кайда соң ул ирләр, дип кычкырасы килә.

Кайсы гына өлкәне (медицина, мәдәният, мәгариф, авыл хуҗалыгы) алсаң да, эшлисе эшләр җитәрлек. Бөтен җирдә «показуха». Газета битләрендә шуның фотосурәте. Әйтерсең, 100 баш сыер савып,1000 гектарҗир сөргән. Кайда ул пычракка батып, җиң сызганып эшләгән авыл хезмәтчәннәре? Кайда ул шул өлкәдә эшләп киткән ветераннар? Менә шуларны караса, бу әшәкелекләрне эшләргә вакыты калмас иде. Хәзер ул район газеталарына языласы да килми. Мәҗбүриләп яздыралар.

Тәкыя апагыз.

«Зәй ягында булдым мин…» (14 июнь, 2012 ел) язмасына кайтавазлар , 3.3 out of 5 based on 3 ratings

Комментарии