Смоленскида динне кыерсыталар

Күптән түгел Бөек Ватан сугышында җиңүнең чираттагы хәтер көне уңаеннан, «Татарстан-Яңа гасыр» телеканалында тапшыру булды. Анда шәһәр муниципаль оешмасы җитәкчесенең, 3,5 меңлек диаспорасы соравына каршылык күрсәтеп, төзергә җир бүлеп бирмәве турында сүз барды. Без Мәскәү телевидение каналлары аша илләрендә шул илләр халыкларын фашизмнан коткару өчен гомерләрен дә кызганмаган совет содатларына куелган һәйкәлләрнең җимерелүе, шәһәр үзәкләреннән күчерелүе хакында ишетеп бик нәфрәтләнәбез. Шул ук вакытта күп кенә Русия шәһәрләрендә, авылларында ил иминлеге өчен һәлак булган христиан кардәшләрнең җан тынычлыгы өчен чиркәүләр салына, алар ил хакимияте, җирле җитәкчеләр тарафыннан да тиешенчә искә алына. Шундый вакытта, Русия Федерациясендә уртак Ватан иреген, суверенлыгын яклап гомерләрен дә кызганмаган якташларыбызны искә алу, аларны хөрмәтләү өчен салырга урын бирелмәү безне бик рәнҗетә. Мондый шәфкатьсез карарның нигезендә нәрсә ятуын, күрепме, күрергә теләмичәме, халкын мыскыл итү чарасы үткәрү яхшы сизелә. Болай ачыктан-ачык Смоленскидагы кебек халкына карата турыдан-туры каршылык эшләү Татарстанда, Казанда күренмәсә дә, халкы арасында бу хәл зур борчылу тудыра, тора-бара аның нәфрәт хисенә үсеп китүе дә бар, ләбаса. Хакимият хезмәткәрләренең халыкның дини хисләре, төрле диннәргә тигез мөнәсәбәт мәсьәләләрен онытып җибәрүе хөкүмәт өчен дә байтак катлаулы хәлләр тудырырга мөмкин. Казан шәһәрендә генә дә Тынычлык, Дәрвишләр, Азино һ.б. бистәләрдә чиркәүләр бай архитектура белән төзеләләр. Татарстан Республикасы башкаласы Казан шәһәре уртасында тәреләр куелганда да, халкы каршылык күрсәтмәде. Әлбәттә, безнең халык элек-электән башка халыкларга, диннәргә карата тынычлык һәм дуслык рухында тәрбияләнгән. Шулай да, Казандагы дини эшләр дә, Смоленскидагы кебек, җитәкчеләргә карата көчле нәфрәтләргә китерергә мөмкин һәм бервакыт, 1998 елдагы кебек, тәре астында булган айларны төшерү вакыйгасын Казанда гына түгел, Русиянең башка шәһәрләрендә дә булырга мөмкин икәнлеген күрсәтә. Мондый административ һәм конфессиональ каршылыклар Смоленскидагы җитәкчеләр, 1941 елда сугыш башлангач, татарларның немецларга каршы Смоленск шәһәрен, халкын яклап, саклап, татарларның ничек сугышканнарын бүген онытканнар булса кирәк. Казан шәһәрендә татарлардан торган дивизия (ул вакытта дивизиядә 22-24 мең сугышчы булган) оештырылып, актык солдатына кадәр канга батып сугышкан, ләкин билгеләнгән позициясеннән чигенмичә, барысы да сугыш кырларында вафат булган. Аларның сөякләре, гәүдәләре хәзер дә Смоленск шәһәре кырларында, җирләрендә ыңгырашып, Коръән сүрәләре, дога укуны көтеп яталар бит. Безнең дин әһелләре ягыннан миһербанлы, инициативалы кешеләр булмавы Җиңү бәйрәме көннәрендә шактый нык сизелде, алар үзләре чаралар үткәрмичә, башкалар уздырган чараларга гына ияреп йөрделәр. Җиңү бәйрәме көннәрен истәлекле итеп оештыру, шул чагында биеп, җырлап кына түгел, ә хәтер көннәрен җитди искә алу чараларына әйләндерү турында уйланырга да вакыт җитте. Сугыш кырларында 750 меңгә якын һәлак булган милләттәшебез, туганнарыбызны, дусларыбызны максатчанрак искә алу кирәк булыр иде. Аларны дин нигезендә Белоруссия, Украина, Сталинград җирләренә һәм башка өлкәләргә барып искә алган юк. Шуңа күрә мәчетләр төзергә урын бирелми. Әгәр безнең мөфтиләр, 1941-1945 елларда сугыш кырларында вафат булган милләттәшләребезне искә алып, төрле өлкәләргә барып, анда хәтер чаралары оештырсалар, ул өлкәләрдә безнең татарларга истәлек булырлык урыннарны барлап, аларда хәтер чаралары үткәрсәләр, андагы җирләрдә яки аларга якын зур шәһәрләрдә җир алырга һәм мәчет төзергә сәбәбе булыр иде. Бу эшләрне, әлбәттә, безнең мөфтиләр башлап йөрергә, халыкны шул рухта тәрбияләргә бурычлы.

Ю.Г.КАМАЛЕТДИНОВ,

«Татар мохиты» иҗтимагый оешмасы рәис-координаторы.

Комментарии