«Алло, Безнең гәҗитме?»

«Алло, Безнең гәҗитме?»

«БЕЗНЕҢ ГӘҖИТ» ӨЧЕН «РАЗБОРКА» ОЕШТЫРДЫМ

20нче майга кадәр газеталарга ташламалы бәядән язылып була, дигәнне укыгач, «Безнең гәҗит», «Серләр гәҗите» һәм «Шифалы гәҗит»кә язылырга дип почтага бардым. Тик почта хезмәткәре мине ташламалы бәядән яздырмады. Күзен дә йоммады: «Бу газеталар декадада катнашмый», – диде. Газетада язганнар бит менә, диюемә каршы: «Да они напишут», – дип куйды. «Шифалы гәҗит»кә генә ташламалы бәядән яздырды. «Разборка» оештырдым. Почтаның абунә бүлегенә шалтыраттым, ул почта хезмәткәренә, «Безнең гәҗит»тә декадада катнаша, дип аңлатты. Шуннан соң артык алган акчаны кайтардылар. Хәзер газеталарымны исән-имин көтеп аласы гына калды.

Зөлфирә ГАЙНАТУЛЛИНА,

Алабуга шәһәре

РЕДАКЦИЯДӘН: Зөлфирә ханым – безнең тугры укучыбыз. Хат ташучы газетаны китермәгәндә дә (ә Алабугада андый хәлләр еш була) үзе почтага барып, газетаны юллап ала ул. Башка укучыларыбыз да, әгәр газета килми калса, беренче чиратта почта бүлекчәсенә шалтыратып, алардан таптырсын иде. Без газетаны җитәрлек тираж белән чыгарабыз да вакытында почта бүлекләренә җибәрәбез бит (бәйрәм яллары туры килгәндә генә үзгәрешләр булырга мөмкин, ләкин ул хәбәр ителә), газетаны тарату эше безнең җаваплылыкта түгел. Ә инде почта бүлекчәсендә сөйләшергә теләмәсәләр, «газетаны җибәрмәделәр бит» дисәләр, редакциягә шалтыратыгыз. Андый очракта үзебез сөйләшә торган булабыз. Онытмагыз, «Безнең гәҗит» һәр атнаның чәршәмбесендә, ә «Шифалы гәҗит» белән «Серләр гәҗите» айга бер тапкыр, айның беренче яртысында чыга.

Әгәр кемнедер 10 – 20нче май аралыгында ташламалы язылу юк, дип, кыйммәт бәягә яздырганнар икән, шулай ук редакциягә шалтыратыгыз.

СУГЫШ ЯТИМНӘРЕН ИСКӘ ДӘ АЛМЫЙЛАР

Газетаның узган санында (16нчы май, 2018, №20) беренче биттә үк «Ветераннарга акча бирелә» дигән хәбәрне укыдым да шалтыратырга булдым әле. Көнләшеп әйтүем түгел, тик исән кайткан ветераннарга машинасын да, фатирын да бирделәр бит инде. Уч тутырып акчасын да алдылар, тигезлек белән балаларын үстерделәр. Ә мин үзем сугыш ятиме. Әти сугышка киткәндә ана карынында калганмын, хәзер 75кә җиттем. «Әти» сүзен әйтергә тилмереп үстем. Сугыш ятимнәре дип ник бер телгә алсыннар! Ичмасам пенсиябезгә 100 генә тәңкә дә өстәмә юк бит. 9нчы май уңаеннан бөтен пенсионерларга да компьютердан чыгарган котлау кәгазе өләшеп чыгалар, анысы да митингка килсеннәр өчен генә. Шуның белән шул.

Исемем редакция өчен генә,

Арча районы

ТАТАР ТЕЛЕ ЮККА ЧЫГУНЫҢ БАШЫ

Сүзем һаман шул татар теле турында инде. Татар телен бетерүнең башы балага исем кушудан һәм сәхнә артистларының үз-үзен тотышыннан ук башлана дип саныйм мин. Хәзер татар исемен кушучы бик сирәк. Элекке Гөлсинә, Гөлчәчәк, Гөлия урынына Алина да Малина. Ир балага Руслан да Олег кушалар. Әби-бабайлар аны әйтә дә белми, Урыслан дип йөртәләр, үзеннән үзе «урыс» килеп чыга бит.

Сәхнә артистлары нәрсә теләсә, шуны кия башлады. Яшьләр көлә, без, олылар, «Йа Ходаем» дип утырабыз. Әллә киенеп җитмәгән, әллә чишенеп бетмәгәннәр шунда. Башта күлмәкләренең бер җиңе генә булмый иде, аннары икесе дә юк була башлады. Ландыш дигән җырчы берсендә чалбарының ике балагын да бер аягына киеп чыккан иде. Шәрә килеш йөрергә дискотекалары бардыр бит. Шунда күрсәтеп туйгач кына сәхнәгә менәргә кирәк. Сәхнәбез дә татар сәхнәсе түгел инде хәзер.

Наилә ХӘКИМОВА,

Азнакай районы, Митрәй авылы

УРЫНДЫК АЛГАНЧЫ, ЮЛ САЛСЫН!

Актаныш районы башлыгына кыйммәтле урындык алырга теләүләре турында укыдым әле («Сездә 175 сумлык өстәл бармы? – Актаныш җитәкчеләре эш урыннарына җиһаз сайлый», 10 май, 2018, №19). Татар-Суыксу авылыннан Карт авылына асфальт белән барасың да, Карт авылына бер өч километр асфальтсыз җир кала. Яңгыр яугач җиңел машинада үтеп булмый аннан. Яңа Кормаш аша Актаныш юлына чыгып, бер 30 км әйләнеп кенә барырга була. Шундый кыйммәтле урындыклар алганчы, район җитәкчеләре бөтен кешегә дә кирәкле юлны карасыннар, халыкны интектермәсеннәр иде.

Исемем редакция өчен генә,

Актаныш районы, Татар-Суыксу авылы

ЧЫН ТАТАРЧА КАРШЫ АЛА

Газета-журнал киосклары яныннан тыныч кына узып китә алмыйм мин. Үзем алдырмый торган татар газеталарын карыйм, сатучылар белән сөйләшәм. Чаллыда бер генә киоскта да татарча сөйләшкән кешене очратканым юк иде. Бөтенесе урысча гына. Шулай да бер матур татар хатынын очраттым бит! Чаллының ЗЯБ бистәсендә «Дом ботинки» дип йөртелә торган тукталыштагы гипермаркетта эшли ул. Кап-кара чәчле, татар хатын-кызларына хас булганча матур итеп киенә, кешеләрне матур итеп каршы ала. Минзәлә районы, Түбән Тәкермән авылы кызы Фәтхия Хәмзә кызы Сабирова булып чыкты ул. Аның белән газеталар турында да, тормыш турында да сөйләшеп була. Газета аша рәхмәт сүзләремне җиткерәсем килде.

Мәүлидә ГАЙСИНА

Минзәлә районы, Хуҗамәт авылы

***

Узган атнада укучыларыбыздан әнә шундый шалтыратулар кабул итеп алдык. Бу санда үзегезнең сорауны тапмасагыз, аптырамагыз: димәк, аңа җавап эзләнә. Сезнең белән һәр атнаның чәршәмбесендә иртәнге сәгать 10нан 13.00 сәгатькә кадәр аралашабыз. Сорауларыгызны, фикер-тәкъдимнәрегезне 8 (843) 239-03-53 яки 8 927-039-03-53 номерларына шалтыратып җиткерергә мөмкин.

Фәнзилә МОСТАФИНА

Комментарии