Юбилеең белән, Кайбычым!

Юбилеең белән, Кайбычым!

Туган авыл, туган төбәк… Раймаг, май заводы чокырында окоп казып, «шпион-шпион» уйнап, парольләрне сер итеп саклап йөргән чаклар. Бияләйләрнең, итек табаннарының боз белән катканын да сизмичә, өйләребезгә электр утлары кабынгач кына кайтып керә идек (ул чакларда электр утларын кич белән генә бирәләр). Бер үк уеннар булып кына калсын инде ул окоплар, шпионнар.

Авылыбыз әле ул чакта район үзәге иде. Урта мәктәпне укып бетергәнче, район инде таркалды. Әле Буага, әле Апаска ташыдылар безнең байлыкны. Үзәк урамда матур булып үсеп утырган агачлар аллеясы да (рәшәткәләр белән әйләндереп алынган иде), ателье, май, кирпеч заводлары, инкубатор, су тегермәне, типография дә юкка чыкты. Саный китсәң, күп инде алар. Булганны юкка чыгаруы тиз…

Ул гомерләрдән соң шактый күп сулар акты. Районыбыз, яшь бала дөньяга аваз салгандай, яңадан туды. Әйе, яшь бала булып. Ә яшь баланы чын Кеше итү өчен күпме көч, күпме вакыт, сәләт һәм акыл кирәк. Иң кыйммәте – вакыт дияр идем. Вакытлар гына бушка узмасын.

Яңадан туган районыбызга да 25 яшь тула. Күпме ул, азмы? Моны бездәге зур үзгәрешләр күрсәтә. Кайбычыбыз үсә, яңара, ныгый, матурлана! Адымнары нык, халкы күркәм – тырыш кайбычлылар. Районыбызда төрле милләт халыклары дус-тату яши. Авылларда һәр милләтнең үз гыйбадәтханәсе бар. Мәчетебез манарасыннан азан тавышы яңгырый. Аллаһ йорты – туры юл. Район җитәкчесе Альберт Рәхмәтуллин белемле, иманлы җитәкче. Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтендә булган кешенең эше алга бара. Әле күптән түгел генә Казанның «Апанай» мәчете имам хатибы Нияз хәзрәт Сабиров белән әңгәмәдә катнашырга туры килде. Кайбычка барасы көннәре иде. Кайбычта булган идек инде, күркәм кешеләр яши икән анда, ә район җитәкчесе, эшенең тыгыз булуына карамастан, очрашу кичәсендә башыннан ахырына кадәр безнең белән булды, дип, җылы ихтирам хисләрен тапшырды.

…Менә тагын балачакка кайтып барам. Аръяк. Зират буйларында, сазга бата-бата, сарык, бәрән эзлибез. Җир үзенә суыра торган урыннар. Ә хәзер монда ясалма күл – үзе бер гүзәллек, могҗиза! Парк, шугалак, бассейн. Яше-карты ял итә, сәламәтлекләрен арттыра. Бай, матур, җиһазланган залларда өлкәннәр инде күп еллардан бирле җитәкчеләре Әлфия апа Закирова белән гимнастика ясыйлар, сәламәтлекләрен арттыралар. Сәламәтлек, гүзәллек булган җирдә әшәкелеккә урын калмый. Күңел ачу чаралары, концерт-театрлар, спорт уеннары, ярышлар даими булып тора. Алдынгылыкны бирми кайбычлылар. Әле Яңа ел алдыннан оештырылган республикакүләм ярышта бер миллион сум белән дә бүләкләнгәннәр Афәрин!

Районыбызда бик күп эшләр башкарыла, ә эшләнәселәре тагын да күбрәк. Булып торсын, туктамасын эшләр. Исән булганда, эш беркайчан да бетәргә тиеш түгел. Тормыш шатлыклы авазлардан гөрләп торсын. Тормыш бит ул – океандагы зур кораб. Корабның штурвалы – ышанычлы кулларда. Ә җилләр, давыллар булып тора. Аумасын, туры юлдан тайпылмасын корабыбыз! Бергә булыйк, бердәм булыйк, авылдашлар, райондашлар. Бергәлектә – бөтен көч!

Юбилеең котлы булсын, Кайбычым!

Әлфия ЗӘКИЕВА,

Кайбыч – Казан

Комментарии