Гадел бәя булырмы?!

Гадел бәя булырмы?!

Язгы чәчүгә керешү белән, Русиядә, гадәттә, ягулыкка күтәрелә башлый. Авыл халкы басуларга күпләп техника чыгара, һәм ягулык сәүдәгәрләре, бу форсаттан файдаланып, кесәләрен тутырып калырга ашыга. Хәер, соңгы бер ел эчендә солярканың литры – 45, АИ–92 маркалы бензинныкы 20 процентка кыйммәтләнде дә инде. Тик белгечләр бәяләрнең шашып артуында җитештерүчеләрне генә гаепләү яклы түгел. Бензин яисә солярка өчен түләнгән һәр 1 сум акчаның 70 тиене дәүләт казнасына китә, диләр. Файдалы казылмалар өчен акцизлар әле алга таба да күтәреләчәк, шуңа төшәр, дип өметләнәсе юк. Әгәр Русиянең киләсе өч елга планлаштырган бюджетын ачып карасаң, 2014 елга солярканың литры 30 сум торачагын аңлап була.

Бәйсез экспертлар һәм финансистлар, гадел эш иткәндә, АИ–92 маркалы бензинның бер литры – 10, күп дигәндә, 15 сум торырга тиеш, ди. Күптән түгел әлеге мәсьәләне 7 шәһәр арасында оештырылган он–лайн конференциядә күтәреп чыктылар. Анда яңгыраган кайбер фактларны гына алыйк. Русиядә бензинның бер литры, Венесуэла белән чагыштырганда – 40, Төркмәнстанга караганда, 4 тапкырга югарырак. Шул ук вакытта елына 500 миллион тонна чамасы нефть чыгара. «Кара алтын»ны читтән күпләп сатып алучы АКШта да бензинның хакы безнекеннән 2 сумга түбәнрәк.

Конференциядә, безнең илнең чимал гына сатып ятуын зур ялгышлык, дип янә кабатладылар. Нефтьне эшкәртми сату – үз халкыңны хәерчелеккә төшерү дигән сүз. Һәркемгә аңлашыла ки, ягулык бәяләрен илдәге 5–6 эре нефть компаниясе күтәреп, көрәк белән акча каерып ята. Аларга монополиягә каршы хезмәт эшләр дә кузгата, хәтта штрафлар да сала. Ләкин штраф күләме көлке – гаделсезлек белән эшләп алынган акчаның 1 дән 15 процентына кадәр өлеше. Елына 50шәр миллиард доллар эшләп алучы нефть гиганты өчен бу чүп кенә. Кызганыч, кырын эш белән шөгыльләнүчеләрдән зыян күрүчеләргә, ягъни гади халыкка бернинди компенсация дә каралмаган. Шуңа түзәсе генә кала. Авыл кешесе быел да чәчүгә төшәчәк, күбесе аны намус белән башкарып чыгачак. Хәтта ягулык алтын бәясе торса да…

С. ГЫЙЛЬФАНОВ.

Комментарии