Нур чәчүче «Нур» ансамбле

Соңгы вакытларда телебез, мәдәниятебез, авылларыбыз бетә, дип чаң суксалар да, авылларыбыз тырышып-тырышып эшли, яши, матур итеп көн күрә. Авыллардагы мәдәният йортлары, клублар телебезне, милли һәм дини йолаларыбызны саклау өлкәсендә матур эшләр алып баралар дип искәртәсе килә.

Сүзем Саба районының Татар Икшермәсе авылы клубы һәм анда эшләп килүче «Нур» ансамбле турында. Клубка мөдир итеп Чаллыдан кайткан Алинә Асанова билгеләнгәннән соң, эшләр бермә-бер җанланды. Бик тырыш, уңган, иҗади җанлы кеше булып чыкты мөдир. Бер сүз татарча белмәгән Алинә тиз арада авыл халкы белән уртак тел тапты, аз гына вакыт эчендә дөрес итеп татарча сөйләшергә өйрәнде, үзебезчә аралаша башлады, авыл халкының якын дустына әйләнде. Узган ел аның инициативасы белән хатын-кызларның «Нур» ансамбле оешты. Ансамбль Гөлнара Хәмидуллина, Рәсүлә Мухина, Нурзия Гарипова, Резедә Мухина, Минзилә Кәрамова, Алинә Асанова, Кәүсәрия Кәримуллиналарны берләштерә. Ә ансамбльнең музыканты – гармунчы Илшат Тимербаев сәхнәдә хәләле Тәнзилә, кызы Ләйлә белән.

«Нур» ансамбле авылның мәдәни тормышы үзәгендә – барлык кичәләр, бәйрәмнәр, очрашулар аның катнашында уза. Әле күптән түгел генә булып узган гаҗәеп кичә турында сөйлисем килә.

Авыл клубы. Сәхнә түрендә – самавырлар! Ниндиләрен генә тапмаганнар: зурлары, кечкенәләре, бизәлгәннәре, бизәлмәгәннәре, ак самавыр, җиз самавыр, электр самавыры… «Самавыр – өстәл артында, җыйган дусларын барсын да» дип атала иде ул кичә. Халкыбызның күркәм йолаларын, гореф-гадәтләрен искә төшерергә ярдәм итә торган, үткән тарихыбызга кызыксыну, мәхәббәт уята алырдай матур бәйрәм булды ул. Әйе, чыннан да, клуб залының озын бәйрәм өстәлендә кайнап утырган самавыр үз тирәсенә дусларын, авылдашларын җыйган иде.

Авыл халкы да бәйрәмгә зур хәзерлек белән килгән. Бәйрәм өстәле нигъмәтләрдән сыгылып тора иде. Ул бердәмлек, дуслык, туганлык табыны булды.

Ансамбль кызлары концерт кую белән беррәттән татар халкының чәй өстәле артындагы гореф-гадәтләре турында сөйләделәр, кунакларны җырлый-җырлый сыйладылар. Кичә һәркемгә ошады. «Нур» ансамбленең нуры килгән кунакларга күңел күтәренкелеге өстәде, татар халкының матур традицияләре белән горурлану хисләре уятты.

Шушындый игелекле эшләр гомерле булсыннар иде!

Нурия ГАЛИЕВА,

ветеран укытучы

Комментарии