- 22.03.2016
- Автор: Айгөл ЗАКИРОВА
- Выпуск: 2016, №12 (23 март)
- Рубрика: Тормыш сулышы
САНДУГАЧНЫ КЕМ БУА?
Беркөнне телевизордан Ришат Төхвәтуллинның «Тыңлачы, сандугач!» җырын аның башкаруында җырлатмауларын ишетеп, исем китте. Сүз иреге дигән илдә яшәп тә, халык яраткан җырны тыңлый алмау бик кызганыч. Әллә кемнеңдер көнләшүеннән инде? Кем эше бу? Сәяси җыр да түгел бит… Нәфкать Нигъмәтуллин бик матур җырчы, ләкин ул бу җырны алай ук матур итеп башкара алмады. Без, тамашачылар, барыбыз да бу җырны Ришат башкаруында бик тә, бик тә ишетергә телибез. Җырчы сандугачны бугазыннан бумасыннар иде. Бәлки, сез ачыклык кертә алырсыз.
Дания ТӨХВӘТУЛЛИНА,
Нурлат районы, Октябрина авылы
Көзен матбугатта таралган хәбәрләргә караганда, әлеге проблема Ришат Төхвәтуллин һәм продюсеры Рифат Фәттахов арасында килешү вакыты тәмамлангач килеп чыга. «Безнең гәҗит»кә биргән аңлатмасында Рифат әфәнде: «Җырга авторлык хокуклары хәзер миндә түгел, Ришатның үзеннән сорагыз», – дип кыска гына җавап бирде. Җырчы үзе исә «Тыңлачы, сандугач!» белән килеп туган вәзгыятьне шулай тасвирлый:
– Быел Рифат Фәттахов күп авырлыклар тудырса да, мин барыбер югалып калмадым! Аңа бары тик рәхмәтлемен генә, һәрбер авырлык мине нәрсәгәдер өйрәтә, чыныктыра, ныгыта. Бөтен җырлар Рифат Фәттахов җитәкчелегендәге Рәшит Ваһапов фондында калса да, мин борчылмыйм, композиторларыбыз бар ич әле… Безнең халык: «Таш атканга аш белән ат!» – ди бит. Рифат Фәттахов – мине халыкка күрсәтүче. Мин үч саклый торган кеше түгел, калганы аның эше. Җырчыны халык, кирәк икән, күтәрә, кирәк икән – төшерә. «Тыңлачы, сандугач!»ка килгәндә, Рифат Фәттахов аның бәясен 2 миллион сум диде. «Халыкка кирәк, миңа гына түгел», – диюгә, «Түләсеннәр, алай булгач», – дип җавап кайтарды. Минемчә, чит илләрдән кергән күренеш – «Продюсер» эше безнең дини халык өчен ят әйбер һәм килешми.
ТАТАРГА ТЫЛМАЧ КИРӘК
Күптән түгел Казан шәһәренең Вахитов район суды утырышында булырга туры килде. Дәгъва белдерүче татар телендә сөйли башлагач, судья: «Тәрҗемәчегез булмаса, суд утырышын туктатам», – дип, катгый таләп куйды. Татар кешесе үзенең туган телендә сөйләргә хокуклы түгелмени? Судта карала торган мәсьәләнең асылы – Казан шәһәре хакимиятенең Туган тел көне уңаеннан татар телен яклап митинг үткәрер өчен урын бирмәвенә ризасызлык белдереп, дөреслекне табу иде. Судка бирелгән барлык белешмәләр алдан ук татар телендә бирелүгә карамастан, судья ханым тәрҗемәчене дәгъва кылучыдан таләп итте.
Расих ҖӘЛӘЛ,
Казан шәһәре
«БЕЗНЕҢ ГӘҖИТ»НЕ СОРАГАЧ, КҮЗЕМӘ ГАЗ СИПТЕРДЕ»
Безгә газеталарны да, пенсияне дә Җамалиева Гөлнара исемле хат ташучы тарата. «Безнең гәҗит»кә язылган идем, көтәм-көтәм – гәҗит юк! Шуннан соң хат ташучыны күреп алып: «Яңа ел җитте, ни өчен миңа гәҗит килми?» – дим. «Кайда квитанцияң!» – ди. Акча бирдем бит, ник язмадың, дим. Шулай итеп, түләгән акчаларым җилгә очты. Хәзер җәй җитте. «Безнең гәҗит»кә языласым килеп йөрим, ә хат ташучы килми. Шуннан бервакыт моның күршеләргә кереп киткәнен күреп калдым да артыннан кердем. Икенче яртыеллыкка язмыйсыңмы әллә мине «Безнең гәҗит»кә, дидем. Минем белән сөйләшеп-нитеп тормады, сумкасыннан газ баллоны чыгарып, күземә сиптерде. «Әй Алла, күзем чыкты инде!» – дип, елгага төшеп, күземне юдым. Апастагы почтага шалтыратып, бу хәлләрне җитәкчеләренә әйттем. Ярар, сөйләшербез, диделәр. Сөйләшкәннәр сөйләшүен, тик бу хат ташучы: «Ул бит үзе минем сумкама килеп ябышты», – дип әйтә икән. Гөлнара миннән ике тапкыр озынрак, нишләп ябышыйм ди мин аңа. Күршебездә 90 яшьлек карчык тора. Ул карчыкка 12 мең 700 сум пенсия килергә тиеш икән. Бу 10 мең 900 сумын гына биреп барган. Ул әби укымаган, саный да, яза да белми. Апасының кызы кайтты, шул ачыклады моны. Менә ул акчаларны кайтарамы ул? Мондый хат ташучы буламы!
Галимә МИФТАХОВА,
Апас районы Янгелде авылы
Апас районының Сатламыш авылы почта бүлекчәсе җитәкчесе Мансура Гыйльфанова шәрехләмәсе:
– Аның белән мондый бәхәсләр бик күптәннән бара. Ай башларында, ай ахырларында әнә шулай әллә нишләп ала ул. Хәзер инде сезгә дә барып чыккан икән. Ул гәҗит гәҗит булмады инде. Гөлнара Җамалиева гәҗиткә яздырырга кергәч, ире янында утырган. Галимә апа гәҗиткә яздырырга кушкан, ләкин акчасын бирмәгән. Ире барысын да күреп торган, ул шаһит. Акчасын бирмәгәч, почтальон квитанция бирә алмый бит инде! Газ баллонына килгәндә, бервакыт хат ташучы моның күршеләрендә пенсия биреп утырган. Йөгереп керде дә ди, кешене ишетми, чар-чар үзенекен сөйләп, минем сумкага килеп ябышты, ди. Кеше пенсия биреп утыра, ник аның сумкасына ябыша ул! Аның ни хакы бар соң акчалы сумкага ябышырга? Мин үзем бардым, үзем тикшердем, үзем сөйләштем – бу хәлләрне дә күреп торучы шаһитлар бар. Гөлнара Җамалиева газ баллоны чыгарып, Галимә апаның күзенә түгел, һавага сиптергән. Андый әйбер сиптергәч, мин дә төчкерәм, сез дә төчкерәсез инде, анысына аптырарлык түгел. Ә туксан яшьлек әбигә килгәндә, ул акча исәбен белми. Аның белән бәйле рәвештә шундый мәгънәсез хәл килеп чыгып, бер хат ташучыны эшеннән җибәрделәр инде. Пенсия алгач, ул әби, акчам чыкмый, дип, кибетчегә барган – кибетчедә акча никтер чыккан. Менә хәзер үзегез нәтиҗә ясагыз, сезнең соравыгызга нәрсә дип җавап бирергә миңа – үзем дә белмим. Инде бу мәсьәләне авыл советы белән дә сөйләштек. Хәзер әбинең акчасын үзенә бирмибез, бер туганнарына китерәбез.
ГАБДУЛЛА ТУКАЙ БҮЛӘГЕНӘ ЛАЕКЛЫЛАР
Язучы Фәүзия Бәйрәмова һәм Айдар Хәлимнәрнең китапларын укыганнан һәм чыгышларын тыңлаганнан соң уйландыра да, моңландыра да. Ул язмаларда милләтнең ачы язмышы чагыла, киләчәккә өмет уята. Бу мөхтәрәм язучылар бөтен дөньяга таныш. Аларның әсәрләрен, язма-мәкаләләрен әдәбият сөючеләр һәм милләтпәрвәрләр бик яратып укый. Татарстанда ел саен бирелә торган Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә язучылар Фәүзия Бәйрәмова һәм Айдар Хәлим бик лаек. Минем тәкъдимне башкалар да хуплар дип ышанып калам.
Сәгъдулла ШӘЙХУЛЛА-ӘНӘЛЕ,
Казан шәһәре
НӘРСӘ ЯЗАРЛАР…
Гадәти булмаган бер сорау бирәсем килә. Менә күп язасыз инде Вамин кавемнәре, ВАМИНның үзе, Минһаҗевның үзе турында. Мин – олы яшьтәге кеше. Кешеләргә вафатыннан соң некролог бирәләр. Менә синең фәлән-фәлән гамәлләрең бар дип саныйлар да, сине озак вакытлар онытмабыз, диләр. Минһаҗевтан соң нәрсә язып калырлар икән. Минем шуны күрәсем килә, күрә алмам дип куркам. Бәлки, укучылар арасында бу сорауга газета аша җавап бирүчеләр булыр.
Гөләндәм ӘХМӘДУЛЛИНА,
Казан шәһәре
НИК ИНВАЛИДЛЫК БИРЕЛМИ?
Хатыным Закирова Рәзинә озак еллар санитарка булып эшләде. Гонартроз, коксартроз чирләре белән аяклары авыртып, III төркем инвалидлык бирделәр. Бер аягына узган ел операция ясадылар, икенчесенә чират тора. Быел экспертиза узарга Казанга барган идек, аяклары авыртканга, кешегә инвалидлык бирелми, дип кайтардылар. Ул бит көчкә йөри. Башта, теге кәгазь кирәк, бу кәгазь кирәк, дип йөрттеләр. Юлларга күпме акча чыгардык, аннары, бирелми, дип кайтарып җибәрделәр. Февраль аенда яңа закон керде, аягы авыртканнарга группа бирелми, ди. Нүжәли андый закон да була икән инде?
Илдар ЗАКИРОВ,
Балтач районы
Әлеге сорау буенча Татарстан Республикасы буенча медик-социаль экспертиза баш бюросының табиб-консультанты Рәфидә ХӘСӘНОВА белән элемтәгә чыктык.
– Узган елның 6нчы августында «Затларны инвалид дип тану кагыйдәләренә үзгәреш керү буенча» карар кабул ителде.(Постановление правительства РФ от 06.08. 15 о внесении изменений правила признания лица инвалидом.) Быелның гыйнварыннан башлап, ул үз көченә керде. Кешеләргә инвалидлыкны шушы карардагы критерийларга туры килгән очракта гына бирәләр. Мөгаен, Рәзинә Закирова аларга туры килмидер яки аны инвалид итеп тану өчен җитәрлек медицина белешмәләре юктыр, – дип җавап бирде ул.
Сүз уңаеннан, әлеге карарны сез интернеттан да табып, аның белән якыннанрак таныша аласыз. Карарга сылтама бирәбез: http://docs.cntd.ru/document/901969284
Бу атнада шундый әңгәмә булды. Укучыларыбыздан шалтыратуларны һәр чәршәмбе 10-13 сәгатьләр аралыгында кабул итәбез. Сорауларыгыз булса, яки фикер белдерәсегез килсә, шулай ук кызыклы темалар тәкъдим итәргә теләсәгез, 272-42-17 номеры буенча Казанга шалтыратыгыз.
Айгөл ЗАКИРОВА

Комментарии