- 22.03.2014
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2014, №11 (19 март)
- Рубрика: Тормыш сулышы
Кеше гомерендә рәхәт мизгелләр бихисап булса да, истә калырдайлары сирәк диеп уйлыйм мин. Бигрәк тә безнең ише карт-корыга картайган көннәрендә сихри мизгелләрне искә алу җанга дәва булып тора.
2013нче елда мәктәпне тәмамлаганга 50 ел булды. Йөз ел үтсә дә, мәктәп еллары үзенең шуклыклары, кызыклы хатирәләре, «4»ле, «5»леләре белән истә калачак.
Бер төркем классташлар Кукмара районы Оштырма авылына җыелдык. Күбесе килмәгән булса да (һәркемнең җилкәсенә нужа атланган), күңелле генә утырдык. Нуржиһан, Фәйрүзә, Миңлегөл, Миңлегөлфия һәм башка классташлар Русиянең төрле почмакларыннан җыелганнар иде. Ә без, Миңсылу, Мөнип, Ләбибә, Рауза, Фәрит, Мәксут – оештыручылар.
Әйтәсе килгән сүзем шул, бер очрашу – бер гомер дигәндәй, киләчәктә дә очрашырга язсын. Классташлар – гомерлек дуслар бит алар.
2013нче елның тагын бер рәхәт мизгеле – «Крутушка»да ял итү булды. Мин бу ял йортында инде берничә тапкыр булсам да, андагы үзгәрешләр мине барган саен таң калдыра. Ашау ягы, ял, сәяхәт, җырлы – биюле уеннар югары дәрәҗәдә оештырыла бара. Сипләнгән бүлмәләрдә ял итү өчен шартлар яхшырганнан яхшыра. Медперсонал үзенең эшен бик бирелеп башкара, кулларыннан куансыннар. Ә «Крутушка» янындагы чишмә мәңге саекмасын, тәнгә, җанга да дәвасын биреп, озак еллар безне куандырсын.
Мәксут НУРИЕВ.
Аксубай районы.
Комментарии