Җанга – шифа, тәнгә – дәва

Яшел Үзән шәһәренең тарихи үзәгендә, янәшәдә генә Идел елгасы аккан, парк-бакчаларга, яшеллеккә күмелгән урынга урнашкан ул «Волга» ял һәм дәвалау үзәге. Татарстан шифаханәләргә, ял итү, дәвалау үзәкләренә бик бай, әлбәттә. Әмма «Волга» шифаханәсе һәртөрле рекламаларда чагылыш тапмаса да, Республикада һәм Русия төбәкләрендә билгеле. Моның берничә сәбәбе дә бар. 21нче гасырда халык арасында нык ешайган йөрәк-кан авыруларына юлыккан, инфаркт, инсульт һәм башка йөрәк өянәге авырулары кичергәннәр монда сәламәтлекләрен ныгыта. Шифаханәнең нәкъ менә кардиология өлкәсендәге нәтиҗәле эшчәнлеге аны өстенлекле итә дә инде. Әлеге бүлекне 1978нче елдан бирле Яшел Үзән шәһәренең үзәк хастәханәсендә эшләүче легендар табиб Галина Николаевна Заславская җитәкли. «Волга»да авырлы хатын-кызларның шактый булуына да гаҗәпләнергә кирәкми. Йөккә узганнар белән эшләү юнәлеше шифаханәнең тагын бер бик кирәкле заманча үзенчәлеге. Бүгенге демографик шартларының бик үк мактанырлык булмавын искә алсак, гаять кирәкле һәм файдалы эш бу.

Мәдинә Рашат кызы Гайнуллина инде 20 елдан артык шифаханәнең баш администраторы вазыйфасын башкара. Санаторийның һәрдаим клиентлар белән тулы булуы, туклану, медицина хезмәте күрсәтү мәсьәләләрен әз генә күз уңыннан ычкындырсаң да, уңайсызлыкларга таруың бик мөмкин. «Бездә берьюлы 200дән артык кешенең ял итү һәм дәвалану мөмкинлеге бар. Күпләр социаль иминият, профсоюз биргән юлламалар белән килә. Иң күбе – «Серго» исемендәге заводта эшләүчеләр. Әлеге завод балансында исәпләнсәк тә, үзебез эшләп тапкан акчага яшәп ятабыз. Техник җиһазлау, ремонт мәсьәләләрен тырыш һәм үткен җитәкчебез Гамид Исмаил улы завод җитәкчелеге белән кулга кул тотынып эшләп хәл итә. «Ял итүчеләр һәм дәваланучылар һәрвакыт хаклы» дигән шигарьне беркем дә, беркайчан да исеннән чыгармый». Чыннан да һәр тармакта үз эшенең осталары, квалификацияле белгечләр эшли. Шәфкать туташлары Л.Р.Савина, 20 елдан артык эшләп тә киң күңеллелеген, ачык йөзлелеген, тәмле теллелеген җуймаган Венера Абдуллина һәм башкалар әнә шундыйлардан. Алия Шәйхуллина дәвалау ванналары эшен җиренә җиткереп башкаруы белән мактауга лаек. Игътибарлы, ачык йөзле булуы өчен клиентлары бик-бик рәхмәтле аңа. Мәдәни һәм ял чараларын оештыруны 2002нче-2011нче елларда Г.Кариев исемендәге театрда актер һәм режиссер ярдәмчесе булып эшләгән, тамашачыларга «Диләфрүзгә дүрт кияү»дә – Саҗидә, «Сержант»та – Миңнурый (Газинур Гафиятуллиннын әнисе Миңнурый апа бүген дә исән-сау. Авт. ), «Улыбыз өйләнә, без аерылышабыз» спектакльләрендә Зөлфия рольләрен уйнаган Гөлнур Шиһаповага ышанып тапшырганнар. Язмыш җилләре Яшел Үзәнгә китергәч, күңеленә якын эшкә шулай тотына ул. Концерт, кичәләр вакытында актлар залында алма төшәрлек тә урын булмый. Казанга, Зөягә, Раифага автобус белән сәяхәтләр дә оештыра.

Уенын-чынын бергә кушып: «Свердловск өлкәсендә, Урал хәтле Урал якларында ял итәргә мөмкинлекләр азмы әллә?» – дигән сорауга «Волга»да ял итүче Людмила һәм Надежда: «Бездә дә күп алар. Тик «Волга»га җитми инде. Путевка бәяләре дә күпкә арзан, 5 тапкыр туклану, хезмәткәрләрнең үз туганнардай якын итүләре, мәдәни һәм медицина хезмәтләре күрсәтүләренең камиллеге үзенә тарта. Без директор Гамид Исмаил улына, барлык хезмәткәрләргә бик рәхмәтлебез», – дип беравыздан җаваплады сөйкемле ханымнар.

Ульяновск шәһәреннән килгән Нурзилә, Гөлсинә, Флёра ханымнарның күңелләренә алты катлы бинада, бүлмәләрдәге уңайлыклар хуш килгән. Без монда рәхәтләнеп татарча аралашабыз, туган телебездә концертлар карыйбыз, үзебез, ягъни ял итүчеләр көче белән, җыр-моң, бию кичәләре үткәреп, мишәр мәдәниятен Казан татарларына, рус халкына җиткерәбез, дип сөенечләрен уртаклаштылар.

Гаилә белән ял итү өчен дә мөмкинлекләр җитәрлек. Балаларны калдырып тору, алар белән файдалы шөгыльләр, уеннар оештыру өчен махсус бүлмә эшли. Китапханә татар һәм рус язучыларының әдәби мирасы, компьютер, видео-аудио язмалар, вакытлы матбугат басмалары белән тәэмин ителгән.

Ял итүчеләр арасында Татарстан телевидениесенең элеккеге танылган дикторы, журналист, хәзер исә почта открыткалары җыю, үзенчәлекле буклет-альбомнар чыгару белән мәш килеп йөрүче, татар филокартия (раритет фотолар) остасы Абдулла Дубинны да очраттым. Ул еш кына шулай берәр атна ял итеп, бассейнда йөзеп тәненә рәхәтлек ала.

Менә шулай дус, бердәм гаилә булып, халкыбызның күңеленә сихәт, тәненә дәва, җанына шифа биреп, ачык йөзләрен, киң күңелләрен кызганмый хезмәт итә «Волга»лылар.

Татарстан Журналистлар берлеге әгъзасы, Татарстанның атказанган укытучысы, К.Сибгатуллин исемендәге әдәби премия лауреаты Рамазан КӘБИРОВ

Комментарии